Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Китап язам

Аның турында инша гына түгел, китап язам әле мин.

Мәктәп тормышы үзе бер дөнья ул. Кызыклы да, мавыктыргыч та, маҗаралы да. Нинди генә мәзәк хәлләр булмый анда. Кызык булмаганда да көләбез. Безгә көләргә сәбәп кенә булсын. Алтынчы сыйныфны тәмамларга да күп калмады. Тышта кояш көлә, түбәләрдән тып-тып тамчы тама. Табигать бөтен барлыгы белән безне үзенә чакыра. Ә без — дәрестә. Рус теле өйрәнәбез. Апа дәреслектән бирем язарга кушты. Төшеп калган хәрефләрен куеп язарга кирәк иде. 

Тып-тын калып бирем күчереп утырганда мәче мыраулаган тавыш ишетелде. Үзе дә озак көттермәде. Арткы рәттән, парталар арасыннан ашыкмый гына чыкты да такта алдына килеп, укытучыга карап, «мияу-мияу» дип тавыш бирде. Мәченең ни әйтергә теләгәнен белеп булмый шул. Безгә шул җитә калды: дәррәү күтәрелеп көлешә башладык. Көлкегә көлмәсәң күңел калыр ди безнең әби. Кызык ич инде: дәрескә кунак килгән, сирәк кунак! Әле моңа хәтле дәрескә мәче килгәне дә юк иде. Бирем онытылды, кәефләр күтәрелде. Бер мәчегә карыйбыз, бер апага. Кызык, апа бу уенны ничек кабул итәр? Кемнең мәчесе икәнен дә белмибез. Бәлки кемдер беләдер, мин белмим. Мәчесе дә бик матур, йорт мәчесе икәне күренеп тора — чиста, пөхтә. Ул үзе дә уңайсызланып кына укытучы янына барып утырды. Йә, нишләтәсез мине дигәндәй, апага карап тора. Ә безнең бөтен игътибар мәчедә. Әйтерсең лә комедия карыйбыз. Апа, елмайгандай итеп:

— Мәчесен яраткан кеше беркайчан да бу акылсызлыкны эшләми. Балалар, көлүдән туктагыз, — диде.
Без генә һаман елмаешып утырабыз.
— Мәче барыбызда да бар. Аның белән бер кешене дә шаккатыра алмассыз. Юлбарыс йә крокодил алып килсәгез инде, — дип елмайды апа.
Үзе аның белән сөйләшкәндәй:
— Йә, кем белән килдең инде, кая синең хуҗаң? — дип, мәчегә сораулы караш ташлады.
Мәче, сорауны аңлагандай, торып китеп, Әтәч Нәсим янына барып басты да «мияу-мияу» дип сәлам бирде. Нәсим аптырап калды. Үзе комач кебек кызарды. Аның мәчесе икәне көн кебек ачык иде. 

Әйе, чыкса Әтәчтән чыгар инде мондый маҗара! Аңа «Әтәч» кушаматын да юкка гына бирмәгәннәр. Ул тавык оясыннан йомырка чәлдерергә яраткан. Чалбар кесәләренә йомырка тутырып күршеләренең абзарыннан чыгып килә икән. Артыннан кыт-кыт дип кытаклап тавыклар йөгерә ди. Берзаман алдына әтәч килеп чыкмасынмы! Нәсим әтәчтән куркып йөгергәндә абынып егылган. Кесәсендәге йомыркалар тәбәгә әйләнгән ди. Кесәсен чистартып ятканын малайлар күргән. «Нишлисең, Нәсим?» — диләр икән иптәшләре. Нәсим җавап итеп: «Әтәч, әтәч!» — дип кенә әйтә алган. Менә шул вакыйгадан соң «Әтәч» кушаматы тагылган да инде аңа.

Ә хәзер апа нишләтер инде Нәсимне? Нинди җәза бирер — көтәбез. 
— Исеме ничек мәчеңнең? — дип сорады Вилүзә апа. 
— Мейсон, — диде Нәсим, башын аска иеп.
— Бар, Нәсим, мәчеңне мәктәптән чыгарып җибәр. Бик зур стресс ясадың син аңа. Өегез ерак түгел, юлны үзе таба ул, — диде укытучы. — Иртәгә «Мин мәчемне яратам» дигән темага инша язып кил. 

Нәсим мәчесен кулына алды да ишеккә юнәлде. Бүлмәдән чыгар алдыннан апага борылып:
— Аның турында инша гына түгел, китап язам әле мин, — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев