Көмеш кыңгырау

Киек Каз Юлы

Марат өйләрендәге зур бәллүр вазаны ватты. Ватты да урамга ычкынды һәм караң­гы төшкәнче өенә кайтмады.

Дөресрәге, кай­тырга курыкты. Кирәген бирәчәк, күрмәгәнен күрсәтәчәк бит аңа әтисе әлеге ваза өчен.

Әнә ул урамда берүзе басып тора. Шул вакыт аның баш очында зур гына яктылык пәйда булды. Әнә ул җиргә якынлаша. Бәй, оча торган тәлинкә ич бу. Менә төшеп тә утырды. Люк ачылды.

Көмеш каска кигән бер матур абзыйның башы калыкты.

— Нихәл, Марат? Ваза өчен борчылма. Әйдә безнең белән Эта Кассиопеи йолдызы­на. Без сиңа вазаның тагын да матуррагын бүләк итәрбез.

Хәлбуки ул көнне күктән берни дә төш­мәде. Әлеге очрашу малайның хыялы, фанта­зиясе иде. Әтисенең каешыннан әнә шулай котылырга теләде ул. Ә чит планетадан ки­лүчеләр җирдә яшәүчеләрнең бөтен уй-гамәлләрен күреп-белеп торалар, имеш. Эта Кас­сиопеи йолдызы турында исә малай китап­тан укыган иде. 1955 елда Американың Кен­тукки шәһәре янындагы бер фермага «теге­ләр» бишәүләп киләләр. Аларга атып карый­лар. Берни дә булмый, тик тимер чыңы гына ишетелеп кала. Фермерларның сөйләвенә караганда, «чакырылмаган кунаклар» нечкә билле, киң күкрәкле, зур күзле һәм зур ко­лаклы. Ә менә 1968 елда Испаниянең Зафра шәһәре янында күренгән «кунак» озын буй­лы, озын куллы, янып торган яшел киемнән була.

НЛОлар каян килә соң? Марат күккә кара­ды. Аңа бихисап йолдызлар күз кыса. Бу — Киек Каз Юлы. Ул галәмдәге миллионнарча галактиканың берсе генә булырга мөмкин икән. Димәк, НЛО хуҗаларының кайсыдыр бер йолдызда яшәп ятулары бик ихтимал. Ә Эта Кассиопеи йолдызы — шул фаразлар­ның берсе. Ул кояшка охшаган, аның 480 елга бер әйләнеш ясый торган кечкенә генә ияр­чене бар, дип язганнар иде. Их, китәргә иде шунда, китәргә иде. Ваза...

— Улым, нишләп йөрисең? Кич бит инде. Марат әтисенең тавышыннан куркып кит­те. Әтисенең исә эштән кайтып килеше икән.

—  Әти, синең кечкенә вакытта өегездәге берәр әйберне ватканың булдымы?

—  Мин ватмаган әйбер калмагандыр, улым. Бик шук идем.

— Әти, мин дә вазаны ваттым бит. Ялгыш ваттым. Син ачуланасың инде мине?

—  Нишләп ачуланыйм! Баш ярылмаган, күз чыкмаган...

Әтиле-уллы бергә атладылар. Могҗиза­лы, серле Киек Каз Юлы яктысы аларны өйләренә кадәр иркәләп-назлап озата барды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: