Кич утыру
Кич җитте исә, Әлфия, Нури һәм мин Хәлим бабайларга керәбез. Хәлим бабай берьялгызы яши.
Уллары ерак-ерак шәһәрләрдә көн итә, авылны тансыклап елына бер генә кайтып китәләр икән. Шуңа күрә, бабайга күңелсез булмасын дип, без кич утырырга керәбез. Ул күзләрен кыса төшеп кызык хәлләр сөйли, без тыңлыйбыз да тел шартлатабыз.
— Менә шулай, оланнар. Безнең заманда була бу хәл, — дип мавыктыргыч маҗаралар сөйли башлау белән без бабакай тирәсенә сырышабыз. — Авылга яман хәбәр килеп төшә. Ике көннән ак чехлар безнең тирәдән үтәчәкләр икән. Аларның кансызлыгы турында белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр: талап, үтереп, җирне кара кайгы белән томалап киләләр, мөртәтләр. Авыл җыена. Ни дип җыена инде, оланнар? — Бабай көрсенеп куя.
— Я, я, шуннан, бабай? — дип без дә кыбырсый башлыйбыз.
— Халыкның нәрсә, корал-фәләне юк, шул инде, сәнәген, балтасын әзерли. Минем мәрхүм әткәй дә өч япьле сәнәген имән сапка саплады. Гайрәтле иде әткәй. Тимерче иде. «Чехларның кирәген бирә-ә, әти», — дип ишегалдына кырын карап йөргәндә, мине янына чакыра бу. «Улым, — ди, — син инде аңларлык малай, зур кеше, — ди, — әниеңне тыңла, сеңелләреңне елатма», — ди. «Ярар, әти», — дим. Аннан соң икебез дә дәшмибез. Әти махра төрә. Бер заман, шулай аталы-уллы янәшә утырганда, капкада мулла күренә. Өстендә һәйбәт чапан, кулында шоп-шома таяк. «Кем, Газизҗан, бунт күтәрергә җыенасызмы? Рөхсәтем юк, — ди ул, безнең борын төбендә таягын болгап. — Чехларны якты йөз, ипи-тоз белән каршыларга кирәк, динсезләр. Алар безгә, мөселман халкына, тимибез, дигәннәр», — ди.
— Әкият сатма, мулла абзый, — диде әткәй, башын күтәрмичә генә, — һәм халыкны әгитләмә дә. Дошманны бил бөгеп каршылаганчы, аягүрә басып каршыла!
— Син... син... — Мулла абзый бүртенүдән сүзләрен әйтә алмыйча тотлыгып торды. — Син, мөртәт, мәчет юлын да күптән оныттың! Садаканы белмисең дә! Утлы тәмуг кисәве!
И орышты мулла әтине, и орышты. Әллә нинди гаепләр тагып бетерде. Әти барыбер ризалашмады. Нык кеше иде, мәрхүм. Уйлаганын эшләми калмас иде.
Хәлим бабай, үз сүзләрен җөпләгәндәй, баш кагып куйды.
— Әллә чәй эчәбезме, оланнар? — диде ул. Хикәянең кинәт кенә өзелүенә, без һич тә риза түгел идек.
— Сөйлә инде, бабай, сөйлә, — дип, бертавыштан үтенә башладык.
— Әти яклы ир-егетләр авылда шактый иде. Күрше урыс авылыннан бәләкәй генә булса да бер әтрәт безгә кушыласы икән. Әти алар белән бик якын дус иде. Ике як та киңәш-табыш кылып, бала-чага белән карт-корыны урманга яшерергә була. Элек халык күбрәк мулла-мәзингә ышана иде. Авылның яртысы, мулла яклы булып, урманга качмады. Чехлардан мәрхәмәт көтәләр, имеш. Алар килделәр дә картын, яшен бергә өеп, тураклап киттеләр.
— Ә Газизҗан бабай исән калдымы?
— Бабагызмы? Һәй-й, ул бабагызны... Ахырдан муллага бөтен халык алдында үзе суд ясады. Мулланың кулы канга буялган иде, оланнар... Күпме гөнаһсыз җан харап булды, һәй-й, ул бабагызны... Колхозын да төзеде, кулагын да бастырды. Сез, оланнар, авыл тарихын әз беләсез. Картлар үлгән саен тарих та күмелә, оланнар. Ягез, булмаса, чәй эчик.
Бабайның тел төбе аңлашыла иде. Үткәннәрнең тере шаһитлары исән чагында авылыбызның тарихын яздырып, музей ачып каласы иде бит. Әлфия белән Нури да бу изге эшне хуплый иде. Икенче көнне без инде бабай янына дәфтәр белән каләм дә кыстырып кердек. Нури иске фотоаппаратын да ходка җибәреп маташты. Алай да төшерде, болай да төшерде, белмим, рәсеме чыгармы, юкмы, әйтүе кыен. Үзе: «Ышанып әйтәм, фото булачак», — ди. Бабай күңелле генә кеткелди һәм җитди генә әйтеп куя:
— Менә нәрсә, оланнар. Ул музей дигәнегезгә әйберләр җыюны дүртебез генә ерып чыгалмабыз. Әйдәгез, бу изге эшкә бүтән балаларны да тартыйк.
Атна-ун көн эчендә без бөтен авылны аякка бастырдык. Авыл гөж килә, аеруча әбиләр һәм бабайлар яшәрде. Берсеннән-берсе уздырып сөйлиләр, хәтерләрен барлыйлар. Алар сөйли, без язабыз. Нинди зур куаныч бу: беренче сентябрьгә безнең мәктәптә үз кулларыбыз белән язылган тарих булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев