Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Кибән башы»

«Оныттың дамыни?! Хәер, хәтерләмәсәң дә гаеп итеп булмый. Ул вакытта сабый гына идең шул әле син...»

Кешеләр күп уза биредән, әмма чүплек савыты янында, тәмәке төпчекләре арасында тилмереп яткан «кибән башы»на илтифат итүче юк. Инде мин дә узып киткән идем. Шулай да нидер исемә төшкәндәй тукталдым, акрын гына кире борылып килдем. Ипи телеменең кабылган урыны — авыз шикелле булып, миңа нидер әйтте кебек.

«Оныттың дамыни?! Хәер, хәтерләмәсәң дә гаеп итеп булмый. Ул вакытта сабый гына идең шул әле син...» — Ипи телеме миңа гүя ки шулай эндәште.

...Онытып буламыни ул көннәрне?..

Безгә бик күп кеше җыелган иде. Менә ишекне киң ачып, өйгә бер өер салкын ияртеп, әти кайтып керде. Керде дә мине көчле кулларына алып, күкрәгенә кысты. Аның җиз мыеклары битемә орынды, муенымны кытыклады. Тик мин башка вакыттагыча көлә алмадым — әтинең кызарган күзләрендә яшь иде…

Әни өстәлгә мичтән яңа алынган түм-түгәрәк ипи китереп куйды. Әти "кибән башы"н кисеп алды да, читеннән тешләп, калганын әнигә бирде. Әтинең нигә шулай эшләгәнен мин соңыннан гына белдем.

— Ипи телеме аны ашый башлаган кешенең исән-сау әйләнеп кайтуын тели, улым. Кешене ризыгы тартып кайтара,— диде әни.

Шуннан без әтине сагынган саен сандыктагы кадерле икмәкне алып карый, караган саен әтине ныграк сагына торган булдык. Әти булмагач, ничектер өй дә салкын, аш та тәмле түгел кебек иде. Ашка кычыткан, балтырган кебек нәрсәләр кушылды. Хуш исле арыш ипиен бәрәңге кәлҗемәсе алыштырды. Инде "кибән башы"на караган саен, әтине генә түгел, тәмле ипи ашаган көннәрне дә сагынабыз, авызга ирексездән сулар килә иде. Эх, бер генә кабарга! Юк, ярамый. Мин ашамыйча да түзәрмен, тик әти генә тизрәк кайтсын!

Шулай да "кибән башы"н беркөнне чак кына ашамый калдым бит, әй. Авырып тора идем. Кичкә таба тәшләнә-саташа башлаганмын. Имеш, әни мич тутырып ипи пешергән. Зур гына бер телем кисеп миңа суза:
— Аша, улым, аша,— ди.

Күзләремне ачсам, чыннан да әни минем кулыма ипи тоттырып маташа иде. Әлеге «кибән башы»н.
— Аша, улым, әтиең болай да исән-имин кайтыр, аша. Сугыш туктагач, моннан да тәмлерәк ипиләр пешерербер әле,— ди әни, яшьле күзләрен миннән яшереп.

Мин хәлсез кулларым белән ипи кыерчыгын күкрәгемә кыстым. Шул килеш кабат изрәп киткәнмен. Уянып, күзләремне ачсам, өйгә кояш нуры тулган. Баш авырту да, күңел болгану да беткән кебек. Күкрәгемдә нинди каты нәрсә бар дисәм, «кибән башы» икән. Ярый әле ашамаганмын дип сөенүемнең чиге булмады.

...Сугыш бетте. Әти яраланган килеш булса да әйләнеп кайтты. Ул алып кайткан «куян калачы» белән мавыгып, сандыктагы кисәк турында чүт кенә онытып җибәрмәгәнмен. Сандыкны ачып, "кибән башы"н алдым да әтигә суздым.

— Әти, ипекәйнең кешене сугыштан исән-сау алып кайтуы дөресме?—дип сорадым мин.
Әти "кибән башы"н сак кына сыйпый-сыйпый бераз уйланып торды да әйтте:
— Дөрес, улым,—диде.— Гитлер мәлгуньне җиңүче дә, безне сугыш мәхшәреннән саклап алып чыгучы да шушы, туган як ипекәе булды…

...Уйларымнан айнып, чүплек савыты янында аунап яткан ипи телеменә карадым. Ул да үзен ташлап калдыручының яңадан кадерләп кулына алганын көтәдер шикелле тоелды миңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев