Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Хикмәтле сер

«– Сер, әни, сер! Озакламый белерсез... – диде Кәрим. Сеңлесе белән алар бу хакта беркемгә дә сөйләмәскә дип ант иттеләр. Юкса хыялларының чынга ашмый калуы бар...» Рамил Ханнанов хикәясе.

Ак куянын кочаклаган Әминә белән соры песиен сыйпап утыручы Кәрим арасында бүген тагын ялкынлы бәхәс купты.

– Юк, абый! Синең песиең күтәреп чаба алмый ул кояшны, – дип башлады Әминә.

– Синең Йомшактан булыр дисеңме әллә? Кара син аңа: назланып утырудан бүтәнне белми, – дип каршы төште Кәрим.

– Назланса назланыр, ләкин Йомшак синең Мырау кебек ялкау түгел.

Кәрим үзсүзле сеңлесен һәрвакыттагыча хәйлә белән, шаяртып җиңәргә кирәк дигән карарга килде. Бер көләргә тотынса, Әминәнең башына төпле фикер килмәячәген һәм үзенең җиңәчәген белә ул. Хәйләкәр елмаеп, Мырауга сорау бирде:

– Мырау, син ялкаумы? – Һәм песиенең колагына өрде.

Хуҗасына җавап итеп, Мырауҗан озак кына башын селкеде.

– Күрдеңме, күрдеңме? “Юк”, диде бит. “Юк”, диде!

Әминә, кулындагы Йомшагын да онытып, чырык-чырык көлә башлады.

– Хи-хи-хи... Абый, ул сине чыннан да аңлый, әйеме? Ялкау түгел мин, дигән була...

Форсат чыгудан файдаланып, куян белән мәче, тәмам туйдык бу бәхәсегездән дигәндәй, күрше бүлмәгә йөгерделәр. Йомшак оясына ук кереп качты. Кәрим, бәхәс дилбегәсенең үз кулында икәнлеккә инангач, сүзгә нокта куйды:

– Булды, бүтән бәхәсләшмибез. Кояш Мырауга утырачак!

Тик менә кояш кына һаман юк та юк! Инде көзге каникул узып, укуның икенче чиреге башланганга да байтак вакыт үтте. Юеш җир өсләре тәүге салкыннарда туңып, кырпак кар да түшәлде. Урманнан кышларга кайткан песнәкләр дә күзгә күренеп күбәйделәр. Озакламый Яңа ел бәйрәме дә җитәр, ә кояш юк та юк. Күк йөзендә авыр болытлар үз көенә агуын белә.

Һәркөнне кич зәңгәр экранда “Яңалыклар” тапшыруы була. Ул бетүгә, Татарстан харитәсе янәшәсенә мөлаем апа чыгып баса. Аны түземсезләнеп көткән Кәрим белән Әминәгә карап, беркөнне әниләре:

– Бервакытта да һава торышы белән кызыксынмый идегез. Нәрсә булды соң сезгә? – дип аптырады.

– Сер, әни, сер! Озакламый белерсез... – диде Кәрим. Сеңлесе белән алар бу хакта беркемгә дә сөйләмәскә дип ант иттеләр. Юкса хыялларының чынга ашмый калуы бар.

 

***

Тәнне чымырдатып дулкынландырган сернең тарихы болай булды.

Әле җиде яше тулып җитмәсә дә, Кәрим быел беренче сыйныфка китте. Биш яшьлек Әминә исә өченче елын бакчага йөри.

Көзге каникулда алар гаиләләре белән авылга – әби-бабаларына кунакка кайттылар. Бик сагынышканнар иде. Әбиләре елап та алды. Ерак яшиләр шул, юлга дүрт-биш сәгать вакыт китә, ди әтиләре. Шуңа гел-гел кайта алмыйлар. Авылда Кәрим белән Әминәнең яраткан этләре, песиләре, йорт куяннары бар. Җәй буе бергә уйный торган дуслары да күп. Һәммәсен сагынып кайта алар. Шулай да шәһәрдә күңелләре нык юксынганы – ул Шәйхулла бабалары. Хикмәтләргә бай, шаян, тапкыр бу карт – бабаларының әтисе, ягъни карт бабай була. Аны оланнары Кет-кет бабай дип йөртәләр. Чал мыегы астыннан хәйләкәр елмаеп, җиңелчә кеткелдәп, имән бармагын өскә күтәрдеме, берәр кызыклы хәл булмый калмый.

– Карт бабагызның хәйлә капчыгы тагын шыплап тулды инде. Бушатырга сезне көтте, оланнар, – дип, әбиләре дә гел искәртеп тора.

Кәрим дә, Әминә дә, бөтен эшләрен онытып, Кет-кет бабаларына елышалар. Әтисе белән әнисе дә шул вакытта бабалары авызыннан шактый яңалык ишетә. Алар юкта нинди генә мавыктыргыч вакыйгалар килеп чыкмаган икән авылда...

Беркөнне күрше Зәбидә апаларның улы Ришат “өйләнәм” дип кайтып әйткән. Хәзер өй эчендәге һәммә кеше утлы табага баса икән. Чынлан та, Кәрим белән Әминә баярак күреп калдылар: Зәбидә апалары капкадан ук кебек чыгып атылды да югары очка таба торып чапты. Аяк табаннары пешкәндер инде, фельдшерга йөгерүедер...

Ә карт бабаларының энесе Зәйнулланың оныгы Марат, шәһәрдә укый башлагач, тәмам әллә нишләгән. Кет-кет бабай: “Бер-ике умартаны карт юкә төбенә күчерәсе бар иде, булыш әле, улым”, – дип чакырган булган. Авызы белән чебен тотып тик басып тора, ди. Элек андый булмаган. Күрәсең, яңа һөнәр үзләштерүедер. Моңа кайда укыталар икән соң?! Кет-кет бабай әйтмәде. Сыйныфташлардан белешергә кирәк булыр дип, күңеленә теркәп куйды Кәрим. Әминә исә ачылган авызын әле озак яба алмый утырды. Соңарып туган көзге бер чебен янәшәсеннән выжлап үткәч кенә исенә килде.

Җитмәсә, бакча башындагы Фатыйма карчыкның Кәрим белән Әминә җәй буе уйнап йөргән көчеге ике койрыклы эт булып җитешкән, ди. Кем керсә дә, өрми икән. Куштан, ялагай бер маэмай, ди, хәзер. Монысы инде бөтенләй башка сыймый. Ничек инде, аның бит нәни, елгыр койрыгы берәү генә иде... Янәшәсенә икенчесе үсеп чыкты микәнни? Ярар, ара ерак түгел, чәй эчкәч, күреп кайтырга булдылар.

...Мавыктыргыч, ләкин санаулы көннәр тиз үтте. Кәримнәр, авылдагы барлык дуслары белән саубуллашып, юлга җыендылар. Кет-кет бабай да капка төбенә озатырга чыкты. Күпме генә ялынып чакырсалар да, шаян бабаларының аларга кунакка килгәне юк әле. Гел дә сәбәбен табып кына тора. Тик бу юлы Кәрим белән Әминәнең һәрвакыттагыча кыстауларына әти-әнисе дә кушылды.

– Бабай, яңа фатир алгач, куышыгызны барып күрермен, дигән идең. Көне җитте түгелме? – дип, балаларының сүзен куәтләде әтиләре.

– Әйе шул, бабай! Үзең әйтмешли, кызыл кар яуганны көтмә инде, – диде әниләре.

Шулчак, ялварып карап торган оланнарын бер читкә алып китеп, Кет-кет бабай болай диде:

– Кәрим, Әминә! Күптән шул шәһәрегезне барып күрергә кызыгам да, һич җай чыкканы юк иде. Сезгә генә, сер итеп кенә әйтәм: быел, карлар явып, кояш куянга атлангач, әбизәтелне киләм! Шунсыз булмый, үпкәләмәгез, эшем күп. Сез балын ярата торган умарта кортларымны кышкы йокыга яткырасым, күлдәге кыр үрдәкләрен җылы якка озатасым, урмандагы пошиларга җимлек-утлыклар ясыйсым бар...

– У-у-у, бабай! Бик озак була бит бу! – диеште оланнары.

– Юк-юк! Санаулы көннәр хәзер үтеп китә ул... Менә күрерсез!

***

Юлда да, өйләренә кайтып җиткәч тә, Кәрим белән Әминәнең нәни йөрәкләре тынгы тапмады. Уйларында алар Кет-кет бабалары белән шәһәр урамнарында йөрделәр, аны зур-зур кибетләргә, кинотеатрларга алып керделәр. Шул көннең тизрәк килүе турында хыялландылар. “Тукта, кайчан киләм диде әле Кет-кет бабай?” – дип, һәркөнне бер-берсенең хәтерен тикшереп тордылар.

– Умарта кортларын йоклаткач, кыр үрдәкләрен җылы якка озаткач, – дип такылдады Әминә.

– Алай гына түгел, пошиларга җимлекләр ясагач, – дип өстәде Кәрим.

– Бу эшләрен эшләде микән инде? Умарта кортлары йоклады микән? Абый, әгәр алар йокларга теләмәсәләр? – дип борчылды Әминә.

– Йоклагандыр! Кар яуды бит инде. Салкынайтты да. Кет-кет бабайның әйткәнен ишеткәнем бар: беренче суыклар башланганчы, умарталарны чүнниккә кертергә кирәк. Димәк, бал кортлары инде йоклый. Күл дә туңгандыр, үрдәкләр дә киткәндер...

– Абый, ә пошиларга җимлек?.. – Әминәнең нәүмиз тавышына бераз өмет өстәлде.

– Анысын да ясагандыр...

Сабыр холыклы Кәрим тынгысыз сеңлесен юата белә. Дәлилле җөмләләре белән шик-шөбһәләрен тиз тарата ул Әминәнең. Тик нишләп килми соң һаман Кет-кет бабалары? Хикмәт нидә? Әниләре авылга хәл белеп шалтыраткан саен, Әминә гел бер сорауны кабатлый, өзми дә куймый: “Кет-кет бабай киләме әле? Кайсы көнне юлга чыгачак?”

Шулай да беркөнне Кәрим белән Әминә мәсьәләне утырып төптән уйларга булдылар. Ничек диде соң бабалары? Читкә алып китеп: “Сер итеп кенә әйтәм”, диде бит... Их, ә алар сабырсызлыклары аркасында бабаларының серен әтиләре белән әниләренә чиштеләр. Инде бу серне авылда да белгәннәрдер.

– Син гаепле! – диде Кәрим. – Шул тиктормас телең... Әнә, үрдәк тә теле аркасында төлке авызына капкан, ди Кет-кет бабай.

– Үзең дә әтидән гел сорыйсың бит! – дип каршы чыкты Әминә.

– Сорасам?! Мин бит Кет-кет бабай безгә килсә, кем каршы алыр, адашып йөрмәс микән дип борчылганга гына сорыйм. Кайчан килә дә кайчан килә, дип еламыйм.

Шулчак, бәхәсле мизгелләрдә игътибарсыз калып, бераз шәхси тормыш белән яшәп алырга ашыккан Йомшак бер бүлмәдән икенчесенә чабып үтте. Куянны уздырырга теләп йөгергән Мырау, абынмас өчендер инде, аның аша сикереп чыкты. Көтелмәгән хәрәкәттән тынып калган Кәрим уч төбе белән шап итеп маңгаена сугып алды да сеңлесенә ярып салды:

– Аңладым! Барына да төшендем! Әйтәм бит, Кет-кет бабайның сере берәр хикмәтсез булмас, дип. “Карлар явып, кояш куянга атлангач”, диде бит ул! Менә эш нәрсәдә икән...

– Абый, ә кояш куянга ничек атлана соң ул? – диде Әминә, сабырсызланып. Аның күзләре яна иде.

– Кет-кет бабайның бөтен сере дә шунда шул! Серсүзне белдек, тик минем моңа башым җитми. Җит-ми! Синеке җитми дә җитми... Чөнки син әле бәләкәй.

– Мин бәләкәй түгел!

– Бәләкәй! Мәктәпкә йөрмәгән кеше бәләкәй була.

– Ну, ярар... Нишләргә соң хәзер безгә, абый? Каян белергә? Әнидән сорарга! Әтигә әйтергә! – дип кабаланды кызчык.

– Юк! Син тагын бөтен эшне бозып, серне чишәчәксең! И-и җүләр, нигә әйттем? – дип хафаланды Кәрим. – Кет-кет бабайның хикмәтенә без үзебез төшенергә тиеш.

Әминә абыйсы белән килеште һәм серне беркемгә дә ачмаска дип сүз бирде.

Шул көннән башлап алар серсүзнең йозагына ачкыч эзләргә тотындылар...

***

Башта бәхәс Әминәнең елый-елый соравы буенча алынган Йомшак кушаматлы ак куян тирәсендә барды. Кояшны күтәрә алачакмы ул, юкмы? Кояш кайчан аңа атланачак? Иртәнге яктамы? Көндезме? Ә атланырга теләмәсә? Кояш Йомшакка атланып та, алар моны күрми калсалар?

Шулчак Кәрим үзенең Мырау исемле песиен ярдәмгә чакырды. Кызу бәхәсләрдән соң, кояшны ул атландырып чабачак дигән фикергә килделәр. Ни әйтсәң дә, Мырау Йомшактан өлкәнрәк тә, гәүдәгә дә зуррак. Аннан соң, ул – егет затыннан! Ниндидер ак мамыклы Йомшак түгел инде. Тик менә кояш кына чыгарга һәм Кәримнең Мыравына атланырга теләмәде. Ә көннәр үтте дә үтте.

Беркөнне Кәрим мәктәптән кош тоткандай очып кайтты. Сеңлесен бакчадан көчкә көтеп алды. Табигать белеме дәресендә ел фасылларын һәм һәр фасылга хас үзенчәлекләрне үткәннәр икән. Шунда укытучы апалары сөйләгән: елның иң озын һәм иң кыска көне була, ди. Озыны – июньнең, кыскасы декабрьнең егерме икенче көненә туры килә, дигән. “Хәзер – декабрь уртасы. Димәк, озакламый елның иң кыска көне җитә. Бу көннең озынлыгы җиде сәгатьтән артмый. Кояш та түбән була, бер офыктан икенчесенә бик тиз сикерә”, дип тә өстәгән.

Тын да алмыйча абыйсын тыңлаган Әминә нәрсә дияргә дә белмәде. Фасыл нәрсә ул да, офык кайда була? Юк, аңламады бугай... Өметле күзләрендәге очкыннар бер балкыды, бер тоныкланды. Баш миен мең төрле сорау бораулады. Шулай да сер бирмәде, аңлаган кыяфәт чыгарып: “Ә-ә-ә...” – дип сузып куйды.

Кәрим дә көн ачышының төбенә төшә алмады. Сөйләгәне Әминәне гаҗәпләндермәгәч, хәбәрнең сенсация түгеллегенә төшенде. Ләкин елның иң кыска көне, кояшның түбән йөрүе, Кет-кет бабайның килүе арасында ниндидер бәйләнеш барлыгына ул ышанды. Бу сернең асылын озакламый беләчәгенә шикләнми иде инде.

***

Икенче көнне иртән туган тел дәресе булды. Укытучы апалары, керә-керешкә, диварга эленгән экран-тактага ишарәләп:

– Укучылар, бүген без кыш турында кыска гына фильм карыйбыз. Игътибар белән тыңлагыз. Ахырдан фикер алышачакбыз, – диде.

Матур, чалт аяз, кояшлы кышкы көн. Кар бөртекләре җемелди. Урманга таба кыр буйлап сузылган юл тирәләренә көртләр өелгән. Бераз читтәрәк – йөгереп узган җәнлек эзләре...

Сихри музыка астында бер апа үзенең йомшак тавышы белән Татарстан кышы турында сөйли: “Декабрь – иң салкын фасылның беренче ае. Бу вакытка табигатьтә кыш тәмам урнашып җитә. Төньяк Котыптан суыкларның еш үтеп керүе һава торышына бик нык тәэсир итә. Көннәр шактый салкыная. “Гармунсыз биетә торган”, “төкерек җиргә төшмәслек” ай, диләр декабрьне. Кар-буранлы көннәре дә күп аның. Елның иң кыска көне дә декабрьнең өлешенә тигән. Ул – егерме икесе, кояшның җир эклиптикасының иң көньяктагы ноктасы аша узу вакыты. Димәк, кояш безгә нибары җиде генә сәгать нурларын сибә. Шуңа күрә бу көнне халыкта “кояш куянга атланган чак” дип тә атыйлар...”

Кәрим калганын хәтерләми. Дәресләр ничек узган? Төшке ашка нәрсә ашаган? Кайтырга җыенганда, алмаш аяк киемен биштәренә салганмы? Берсен дә белми. Иң мөһиме, ул сернең хикмәтенә төшенде! Кет-кет бабай бит аларга егерме икенче декабрь, көннәр тәмам кыскарып беткәч киләчәк икән! Кояш та ялкауларча гына “эшләгәч”, бабасының мәшәкатьләре дә кими инде, димәк. Ә егерме икенче декабрь – Кәримнең туган көне. Аңа җиде яшь тула. Хәйләкәр дә соң бу Кет-кет бабай! Кәримгә нинди бүләк уйлап тапкан бит...

Әминәне көтеп алырга һәм яңалыкны тизрәк җиткерергә кирәк. И-и сөенер инде сеңлесе. Кечкенәрәк шул әле. Үзе күп әйберне аңламый да кебек, ләкин абыйсыннан күреп, фикерләргә өйрәнә.

***

Ниһаять, кояш куянга атланасы көн җитте. Ул шимбәгә туры килде. Кәримне тәрәзәдән бүлмәсенә төшкән кояш нурлары кытыклап уятты. Менә бит, күптән көтелгән кояш! Йомшак белән Мырау да аның нурларына коенып утыралар. Әйтерсең, икесе дә кояшны сыртларына менгезеп атландырганнар...

Әминә абыйсына, туган көне белән котлап, рәсем бүләк итте. Анда Йомшакка утырып сәяхәткә чыккан кояш сурәте ясалган иде. Әтисе һәм әнисе шулай ук бүләкләр тапшырдылар. Кәримнең шатлыгы йөзенә ягылды. Ләкин иң зур бүләк – Кет-кет бабай күренми иде әле.

Иртәнге чәйне эчкәч, әниләре аш-су тирәсендә кайнашты. Әтиләре кибеттән төрле-төрле ризыклар төяп кайтты. Әминә дә эшсез тормады: аның нәни куллары ярдәмендә кашык-чәнечкеләр, матур чәчәкле тәлинкәләр табын өстәленә тезелештеләр. Кәрим генә үзенә урын тапмады.

Төш авышкач, ишектә кыңгырау чыңлады. Кәримнәргә бер өй эче кунак кереп тулды. Аларны каршыларга, узыша-узыша, Йомшак белән Мырау да чыкты. Әмма авылдан туган көнгә һәм өй котларга килүчеләр арасында Кет-кет бабай юк иде.

Шат йөзле кунакларның берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә нәрсәдер сөйләүләре, бүләк арты бүләк тапшырулары Кәримнең ачуын гына кабартты. Сөмсере коелган оныгының хәлен шундук аңлап алган әбисе:

– Кәрим улым, бер дә борчылма! Кет-кет бабаң да килде. Әле ишек төбегездә калды. Безнең авылдан инде күптән күчеп киткән Сәлимхан агай каршы очрады. Сезнең тирәдә яшиләр икән. Шуның белән авыл хәлләрен сөйләшәләр, – дип тезеп салды.

– Ур-ра! Кет-кет бабай да килгән! – дип сикергәләде Әминә.

Чыннан да, мыек астыннан мут елмаеп, кулына үзе кебек серле бер төенчек тотып, Кет-кет бабай кереп килә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев