Көмеш кыңгырау

Хик­мәт­ле ишек пы­я­ла­сы

Рөс­тәм Га­лиул­лин хикәясе.

− Зеңңң!...

Баш­та шул та­выш ише­тел­де, ан­нан идән­гә пы­я­ла ки­сәк­лә­ре ко­ел­ды.

− Ха­рап бул­дык! – түр як­тан әби­се­нең та­вы­шы ише­тел­де.

−Нәр­сә бул­ды, нәр­сә бул­ды? − аның ар­тын­нан ук ба­бай­сы да, тә­мам по­ша­ман­га тө­шеп, тиз-тиз ат­лап кил­де.

Йо­кы бүл­мә­се ише­ге­нең пы­я­ла­сы чел­пә­рә­мә кил­гән, онык­ла­ры – биш яшь­лек Ай­нур әле ге­нә бул­ган хәл­дән кур­кып, дер кал­ты­рап то­ра.

− Үзе­ңә бер­нәр­сә дә бул­ма­ды­мы? – әби­се аны әй­лән­де­реп-әй­лән­де­реп ка­ра­ды. – Юк, икән, Ал­ла­га шө­кер! Бас­кан җи­рең­нән куз­гал­ма, пы­я­ла кый­пыл­чы­гы элә­гә күр­мә­сен!

Ә­би­се­нең кур­ку йө­гер­гән та­вы­шы ти­гез­лән­де, хә­зер ин­де ул оны­гын оры­ша ук баш­ла­ды:

− Кү­зең­не ачып йө­рер­гә яра­мый­мы­ни соң ул? Бер-бер хәл бул­са, пы­я­ла­га ки­сел­сәң? Ал­ла сак­ла­сын, Ал­ла сак­ла­сын! Әти­ең бе­лән әни­е­ңә ни дип әй­те­ри­ек? И-и, тын­гы­сыз ба­ла!..

Йо­кы бүл­мә­се ише­ге­нең яр­ты­сын алып тор­ган пы­я­ла идән буй­лап та­рал­ган, ба­бай­сы тиз ара­да се­бер­ке алып кил­де. Әби­се әле һа­ман да ты­ныч­ла­на ал­мый иде:

− Күп­ме әй­тәм ал­дың­ны-ар­тың­ны ка­рап йөр дип. Өй­дә кем шу­лай ко­ты­рып ча­ба ин­де. Пы­я­ла кү­зе­ңә кер­сә, ба­шы­ңа эләк­сә, ку­лың­ны кис­сә, ә?

Ай­нур бу ка­дәр тир­гәү­ләр­дән соң елап җи­бәр­гә­нен сиз­ми дә кал­ды. Хә­зер ба­бай­сы да ка­лын та­вы­шы бе­лән оры­ша баш­ла­са­мы?...

− Тук­та­ле, әби­се... – ба­бай­сы ел­мая иде. Хә­тер­ли­сең­ме?

Ә­би­се әле һа­ман да идән­нән пы­я­ла кый­пыл­чык­ла­рын җыя, ки­нәт куз­гал­ган ачуы сү­рел­мә­гән иде әле аның.

−И­се­ңә төш­мә­де­ме? Ул ва­кыт­та Ай­нур­ның әти­се­нә – Ай­рат­ка ни­чә яшь иде?

− Кай­чан? Ә-ә-ә... – әби­се дә бөк­рә­еп идән се­бе­рү­дән тук­тап кал­ды да, ар­ка­сын ту­рай­тып ишек­кә те­кәл­де. Ки­нәт аның да ирен­нә­ре­нә ел­маю кун­ды.− Ка­ра­ле, шул ук ишек, шул ук пы­я­ла бит ул!

− Соң, шул бул­мый­ча! Аңа да биш яшь иде! Нәкъ шу­лай пы­я­ла­ны ват­кан иде бит ата­сы да!

− Шу­лай шул! Икәү бер­гә пы­я­ла куй­ган иде­гез! Ишек­не дә алыш­тырт­ма­дың син! Ис­тә­лек бу­лып тор­сын дип!

Хәл­нең тик тор­ган­нан үз фай­да­сы­на та­ба үз­гәр­гә­нен ча­ма­ла­ган Ай­нур елау­дан тук­та­ды, шу­лай да ты­ныч­ла­на ал­мый иде әле.

− Тач ата­сы шул ин­де бу да. Тик­тор­мас, ал­дын-ар­тын ка­ра­мас. Кы­я­фә­те дә кой­ган да куй­ган үзе. Бу­тап бе­те­рәм исем­нә­рен дә... – әби­се яра­тып ба­шын­нан сый­па­ды.

−Йә, ниш­ли­без? – ди­де ба­бай­сы Ай­нур­га усал гы­на ка­рап. Юри усал­ла­на­мы ул, әл­лә чын­лап­мы – Ай­нур ча­ма­ла­ма­ды.

− Мин...мин... баш­ка алай эш­лә­мәм... − ди­де ул сул­кыл­дап.

− Ишек­кә пы­я­ла­ны кем куя ин­де? Әти­е­ңә ни дип әй­тер­без?

Ай­нур­ның күз яше янә­дән би­те буй­лап тә­гә­ри баш­ла­ды.

−Я­рар ин­де, ба­бай­сы...− сү­гү­че­дән як­лау­чы­га әй­лән­гән әби­се ма­лай­ның ба­шын­нан коч­ты. – Бу­ла тор­ган хәл ин­де. Баш­ка алай эш­лә­мәс­сең бит, улым?

− Юк, юк...

Ба­бай­сы­на ия­реп ише­гал­ды­на чык­ты ма­лай. Авыз эчен­нән мы­гыр­дап кы­на нин­ди­дер җыр көй­лә­гән ба­бай­сы бе­лән төр­ле ма­те­ри­ал­лар сак­лан­ган аб­зар­да ак­та­рын­ды­лар, төр­ле пы­я­ла­лар ара­сын­нан үз­лә­ре­нә ки­рәк­ле­сен тап­ты­лар. Ан­нан пы­я­ла ки­сә тор­ган ал­маз­ны эз­лә­де­ләр. Алар ише­гал­дын­да­гы өс­тәл­дә пы­я­ла­ны ки­рәк­ле үл­чәм­гә ки­сеп бе­тер­гән­нәр ге­нә иде, кап­ка ише­ге ачыл­ды.

− Ниш­ли­сез сез? – эш­тән кайт­кан әти­се ба­бай бе­лән онык­ның пы­я­ла ки­сү­е­нә га­җәп­лән­де.

− Ме­нә ишек пы­я­ла­сы ку­я­быз, − ди­де ба­бай­сы. Ай­нур исә әти­се­нең кү­зе­нә кү­тә­ре­леп ка­ра­мас­ка ты­рыш­ты.

− Нәр­сә бул­ды? Әл­лә ва­тыл­ды­мы?

− Әйе шул, − ба­бай­сы, ни­һа­ять, эшен бе­тер­де. – Әй­дә, би­я­ләй ки, син дә без­гә бу­лыш.

− Ә кем ват­ты? Әл­лә син­ме? – ул Ай­нур­га усал гы­на ка­рап куй­ды.

− Тот әй­дә, тот, − дип җа­вап бир­де аңа ба­бай­сы.

− Ай­нур, си­нең эш­ме? – әти­се һа­ман да га­еп­ле­не ачык­лар­га те­ли иде.

Йо­кы бүл­мә­се ише­ге яны­на ки­леп җит­кәч, әти­се ки­нәт тын кал­ды.

− Ни­чек ва­тыл­ды соң ул?

− Улың ват­ты, йө­гер­гән җи­рен­нән ки­леп төр­тел­гән...

− Таш­баш! – әти­се­нең та­вы­шы кы­рыс яң­гы­ра­ды.

−Нәкъ си­нең ке­бек үк ват­ты, − ди­де ба­бай­сы те­ге җы­рын һа­ман да авыз эчен­нән көй­ләп.

− Исе­мә төш­те! – әти­се кө­леп җи­бәр­гә­нен сиз­ми дә кал­ды. – Без икәү яса­ган идек бит мо­ны.

Ба­бай, әти һәм онык өчәү­лә­шеп пы­я­ла­ны ишек­кә бер­кет­те­ләр. Ишек яңа­дан үз хә­ле­нә кил­де.

− Хик­мәт­ле ишек пы­я­ла­сы бул­ды бу, − ни кы­рыс ба­бай­сы да ел­мая иде. – Ай­нур­ның улы да ва­тар әле, ин­шал­ла, ан­нан сез дә өчәү­ләп яңа пы­я­ла ку­яр­сыз, ан­да, аб­зар­да, кал­ды әле...

Ү­зе­нә пы­я­ла ват­кан өчен эләк­мә­я­чә­ген аң­ла­ган Ай­нур да сө­е­неч­тән бал­кы­ды, кү­зен­дә са­гыш ка­тыш шат­лык оч­кын­на­ры си­зел­гән әти­се, үзе дә сиз­ми­чә, тук­тау­сыз аның ба­шын­нан яра­тып сый­пый иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: