Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Күгәрченкәй көнбагыш ярата

Һоп! Явызлыгы белән аты чыккан Майлы күз койма башында гамьсез генә чыркылдашып утырган чәүкәләр өстенә атылды.

Кошларның берсе егы­лып төште, калганнары дәррәү очып киттеләр. Майлы күз корбанына кабат ташланмакчы иде, Маһирә апа:

— Прес! — дип кычкырып өлгерде.

Мәче кош итеннән авыз итеп булмасына ышанды, ахры, туп кебек, койманың икенче ягына сикерде һәм, күрше йортның түбәсенә менеп, үзен куркытучының кит­кәнен көтә башлады.

Маһирә апа кошны кулына алды. Чәүкә баласы ялтырап торган күксел-кара йонлы, нәфис томшыклы, йөгерек очкыннар уйнаган кара күзле иде. Аның күз карасы сары кыршау белән каймаланган. Маңгай тирә­сендәге йоннары чалара башлаган сыман, ә күкрәгендә берничә бөртек ак йоны бар. Сул канатында майлы күзнең теш эзләре калган. Чәүкә баласы ычкынырга теләп тыпырчына башлады. Ул үзенең чәүкә башы белән кешедән куркырга кирәкмәгәнен каян белсен?!

—  Бу салкында харап буласың бит син, юләркәем! — дип, Маһирә апа   чәүкә   баласын,   иркәли-иркәли, өйгә алып керде. Ишек ачылуга ук, янына йөгереп килгән өч  яшьлек  Гөлсемнең,   кошны күргәч, куануының чиге булмады:

—   Ай,  күгәлченкәем!  Әнием, әллә миңа алып  кайттың?  Бил әле миңа!

—  Нишләп күгәрчен булсын, кызым, чәүкә баласы бит ул.

—  Түгел дә, белмисең дә! Күгәлченкәй!

—   Йә,  ярар,   алайса, Күгәрченкәй   булсын,— дип, Маһирә апа кызы белән ризалашты.

Шулай итеп, гап-гади чәүкә баласы Күгәрченкәй исе­мен алды.

Күгәрченкәйнең яралы канатын бәйләгәч, Маһирә апа өйнең бер почмагына ипи телеме һәм таба белән су куйды.

Идәнгә төшү белән, чәүкә баласы, игътибарга лаек бердәнбер җир санап, ахры, диван астына кереп китте. Аны тотмакчы булып, Гөлсем үрелеп-үрелеп карады, булдыра алмагач, әнисенә эндәште:

—   Әнием, тоттылсын әле Күгәлченкәй! Мин аңа тимим, илкәлим генә.

—  Кызым, ашыйсы килгән аның, куркыта күрмә. Гөлсем белән Маһирә апа, аш бүлмәсенә кереп, кошны күзәтә башладылар.

Менә ул диван астыннан башын чыгарып карады. Куркыныч юклыгына ышангач, кызыксынып, кыю-кыю атлап, ризык янына килде. Башта ипигә горур гына чит­тән карап торды, аннан, ис китмәгән кыяфәт белән, аңа томшыгын тидереп алды. Ошатты булса кирәк, тагын чукыды һәм, башын югары күтәрә-күтәрә, тәмләп, су эчте.

Чәүкәләр барысы да шулайдырмы, әмма Күгәрчен­кәй акыллы, гаҗәп кызыксынучан һәм шаян кош булып чыкты. Аның кыланышлары шуның кадәр көлке дә... Хәер, ашыкмыйк әле, тәртип белән сөйлик.

Тиздән Күгәрченкәй өйдәгеләрдән ятсынмый баш­лады. Ул бүрттерелгән тары, дөге бөртекләрен рәхәт­ләнеп ашый. Үзе йорт хуҗасымыни, бертуктаусыз эшем иясе төсле йөреп тора. Йөргән җирендә ярамый дип тормый, пычратырга да күп сорамый. Бакчадан кайткач, Гөлсем беркөнне Күгәрченкәй белән уйнады-уйнады да курчаклары янына китте. Озак та үтми, иң яраткан курчагы Алсуны күтәреп, әнисе янына килде.

—   Әнием,—диде ул, еламсырап,—Күгәлченкәй Алсуның болынын пычлаткан.— Маһирә апа курчакны чистартып бирде.

Чәүкә баласы курчактагы сыман эзне телевизор өстәлендә дә, сувенир Дон Кихот башында да (карават астын әйткән дә юк инде), урындыкта да калдырырга өлгерә. Ә бервакыт, өйдәгеләр уянуга, Гөлсемнең карават башына кунган. Әйтерсең тынычлыгын саклый. Баш өчында тик кенә утырса икән, мендәрен дә буяп өлгергән.

Маһирә апа Күгәрченкәйнең бу гадәтенә ачуланмый, иренмичә юа, җыештыра. Гөлсем исә үзендә булмаган акылны чәүкә баласына саткан була.

—   Пычлатылга яламый, Күгәлченкәй! — Әйтүнең файдасы тимәгәч ачуланып куя: — Сүз тыңламыйсың, мин сине ялатмыйм да!

Үзе бу турыда онытып, яңадан Күгәрченкәй тирә­сендә әнисеннән ишеткән «кошчыгым», «бәблекәчем» кебек сүзләрне сөйли-сөйли, бөтерелеп йөри башлый.

Дөньяда бары берничә ай гына яшәгән бу кошны гаиләдә бик яраттылар. Бигрәк тә аның көнбагыш һәм кабак төше ашавын күзәтүе кызык иде.

Кабак төшен Күгәрченкәй башта идәнгә җайлап куя. Соңыннан тәпиләре белән ике башына баса һәм томшыгын сак кына бәреп карый. Нык торамы, янәсе. Ныклыгына ышангач, чукый-чукый, кабыгын салдыра һәм төшен йотып җибәрә. Аннан соң, күрдегезме дигәндәй, өйдәгеләргә таба башын бора да, ләззәт белән, озак­лап, су эчә. Көнбагышны да әрчеп ашарга ярата.

Үзе өчен өр-яңа дөньяга эләксә дә, Күгәрченкәй өй тормышына тиз күнекте. Ләкин никадәр генә акыллы кош булмасын, һәрнәрсәне ул үзенчә кабул итә. Бер­көнне, Гөлсемнең җилкәсенә басып, телевизор кара­ганда, экранда чәүкәләр күренүгә, алар янына сикерде һәм кинескопка килеп бәрелде. Ничек ватылмый калгандыр?..

Икенче тапкыр телевизордан күрше Майлы күзгә охшаган мәче күрсәткәннәр иде, Күгәрченкәй ялт диван астына кереп качты. Өйдәгеләр чәүкә баласының кыла­нышыннан көлгәч, Гөлсем ачуланды.

— Көлмәгез! — дип, мәче сурәтен ачуланды,— кәкәй мәче. Кыйныйм мин аны!

Ярый әле экранда сурәт алмашынды. Югыйсә явыз­лык һәм гаделлек төшенчәсен үзенчә аңлаган Гөлсем нишләмәс иде.

Көлкесен көлке, әмма беркөнне тиктормас чәүкә ба­ласы өйдәгеләрне шактый зур бәлагә дучар итә язды.

Утны сүндереп, өйдәгеләр барысы да йокларга ятты­лар. Күзләре инде йомылып барганда, Маһирә апаның колагына аш бүлмәсендә, челтерәп, су акканы ишетел­гәндәй булды. Шикләнеп кереп караса, Маһирә апаның исе-акылы китте: Күгәрченкәй су кранына баскан да, тыпырчынып боргалана торгач, кран ачылып, су ага баш­лаган. Йоклап китсәң, өеңне су басасын көт тә тор.

Шуннан соң Гөлсемнең әтисе чәүкә баласы өчен читлек ясарга мәҗбүр булды. Күгәрченкәй читлеккә ябылу белән баштарак бер дә килешергә теләмәде.

Ул, иреккә чыгам дип, читлектән башын тыгып карый, сыймагач, канатлары белән стенаны кыйный, ачу­ланып, томшыгы белән чукый. Арымыйча туктамый. Ирекне кем сөймәс!

Күгәрченкәй читлеккә дә тиз ияләнде. Берничә көн­нән ул ашарга үзе керә, тамагы туйгач, шунда эшләнгән таганга басып, атынып торырга ярата башлады. Аның бу кыланышын Гөлсем иң беренче күреп ала һәм:

—  Әни, кала әле, кала, Күгәлченкәй атына! — дип, читлек тирәсендә бөтерелеп йөри.

Читлеккә өйрәнгәч, чәүкә баласын төнгелеккә дә япмый башладылар.

Күгәрченкәйнең өйдә яшәве гадәти хәлгә әйләнде. Шулай булса да аның ара-тирә сюрпризлар эшләве бетмәде.

Маһирә апа ниләр генә сөртмәде дә, ничек кенә карамады аның канатын. Ун-унбиш көннәр үтүгә, Күгәр­ченкәй оча башлады.

Нәрсәсен яраткандыр, карамыйчарак торсаң, аш бүл­мәсендәге су кранына килә дә куна иде ул. Кумасаң китәргә уйламый да. Берсендә Гөлсем:

—  Көш-ш! — дип, кулларын чәбәкләп кууы булды, Күгәрченкәй, очып, Маһирә апаның сервант өстендәге бик ярата торган бәллүр вазасына килеп бәрелде. Ваза идәнгә төшеп челпәрәмә килде.

Су краны чәүкә баласының үз башына да җитә язды. Гөлсем куркытуга, Күгәрченкәй чак кына газ плитәсендә кайнап торган ашка төшми калды.

Җылыда, мул азык арасында яшәсә дә, тәрәзә кар­шында үскән агачларда чыркылдашкан кошларны күрсә, Күгәрченкәй тәрәзә тупсасына килеп баса һәм, шом­раеп, аларга карап тора башлый иде. Шак-шок итеп, ара-тирә томшыгы белән бәргәләп тә ала. Үз ишләре янына чыгасы килә шул аның. Гөлсемнең әтисе:

— Әнкәсе, кызым, Күгәрченкәйне чыгарыйк булмаса. Чәүкә дә кош бит, очар өчен яралган! — диде.

Канаты тәмам төзәлеп җиткән иде инде, киңәшкәч чыгарырга булдылар.

Маһирә апа форточканы ачып чәүкә баласын очыр­тып җибәрде. Һәм барысы да, нишләр икән дип, тәрә­зәдән карап тордылар. Күгәрченкәй, җиргә төшүе белән, карда коена башлады. Коймага басып, тирә-юньне күзәтте дә соңыннан очып китте.

Озак күренмәгәч, өйдәгеләр, аның кайтуыннан өмет­ләрен өзеп, форточканы ябып куйдылар.

Кичке ашны ашагач, Гөлсем тәрәзә каршындагы агачта таныш кошны күреп, тизрәк әнисе янына йөге­реп килде:

—  Фолточканы ач, әнием, Күгәлченкәй кайткан! Чәүкә баласы өйгә керде. Ул туңып, бөрешеп калган иде.

Күгәрченкәй һавага һәр көнне чыгып йөри башлады. Ләкин, көннәр җылыта төшкәч, бер чыгуыннан соң, ул әйләнеп кайтмады. Күрәсең, муллыкта яшәсә дә, кош зәңгәр һавасыз һәм үз ишеннән башка тора алмыйдыр.

Кайтыр дип, Күгәрченкәйне озак көттеләр. Бигрәк тә Гөлсем юксынды:

—  Әнием, нигә Күгәлченкәй кайтмый инде? Мин аны сагындым. Кайтсын инде, киләк ул миңа...

Өйдәгеләрнең көтүе һәм Гөлсемнең моң-зарларына да карамастан, кошчык кайтмады. Күпмедер вакытка өй бушап калгандай булды. Күгәрченкәй гүя үзенең күңелле ыгы-зыгысын үзе белән алып киткән иде.

Күгәрченкәй хәзер зур үскәндер инде. Әгәр дә сезгә ялтырап торган күксел-кара йонлы, нәфис томшыклы, йөгерек очкыннар уйнаган кара күзле, күз карасы сары түгәрәк белән каймаланган, маңгай йоннары бераз чаларган, күкрәгендә берничә бөртек ак йоны бул­ган чәүкә очраса, сез аны куркытмагыз, кесәгездә бар икән, көнбагыш бирегез. Күгәрченкәй ярата, бик ярата көнбагыш ашарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев