Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Керпе

Бервакыт елга буйлап барам, күрәм: куак төбендә бер керпе ята.

Ул да мине күрде һәм бөгәрләнеп ятты. Мин итек очы белән аңа кагылдым, ул да аптырап тормады, энәләре белән итегемне этеп җибәрде.

- Син әле шулай кыланасыңмы?! - дидем дә аны елгага тәгәрәтеп төшердем.

Керпе суга керү белән җәелде дә, йөзеп, кырыйга килде. Мин бер кечкенә таяк алдым да керпене эшләпәмә тәгәрәтеп керттем һәм өйгә алып кайттым. Белүемчә, керпе тычкан тота. Шуңа күрә әйдә миндә торсын, тычкан тотсын, дидем.

Чәнечкеле йомгакны идән уртасына куйдым да язарга утырдым, ә үзем күз кырые белән генә керпегә карыйм. Ул хәрәкәтсез килеш озак ятмады: минем өстәл янында тыныч кына утырганны күргәч, як-ягына каранып алды. Ары барды, бире килде, ахырда, карават астында урын табып, бөтенләй тынып кал­ды.

Караңгылангач, мин лампа кабыздым. Шулвакыт керпе карават астыннан йөгереп килеп чыкты. Ул, әлбәттә, лампаны күреп, урманда ай калыкты дип уйлагандыр: керпеләр ай яктысында аланнарда йөрергә яраталар бит. Шулай итеп ул, бүлмәне урман аланы дип белеп, йөгергәләргә тотынды.

Мин трубкамны алдым да тәмәке тарта башладым һәм ай әйләнәсенә «бо­лыт» җибәрдем. Бөтенләй урмандагы шикелле булып китте: ай да бар, болыт­лар да бар, ә минем аякларым агач ботаклары кебек. Алар керпегә бик ошады­лар булса кирәк, чөнки ул, итек үкчәләремне энәләре белән капшап, борыны белән исни-исни, аяк араларында туктаусыз йөгергәләргә тотынды.

Укып бетергәч, мин газетаны идәнгә төшереп җибәрдем, караватка барып яттым да йокыга талдым.

Мин бик уяу йоклыйм, шуңа күрә бүлмәдә кыштыр­дау ишетеп уянып киттем. Шырпы сызып, шәм кабыз­ган арада, керпенең карават астына кереп киткәнен шәйләп калдым. Газета өстәл янында түгел, инде идән уртасында ята иде. Мин шәмне яндырып калдырдым, үзем йокламыйча уйланып ятам: «Керпегә газета нигә кирәк булды икән?». Озакта үтмәде, «кунагым» карават астыннан йөгереп чыкты да туп-туры газетага таба юнәлде, аның янында әйләнеп шытырдады, кыштырдады да. Маташа тор­гач, хәйләсен тапты: газетаның кырыен энәләре белән эләктерде дә, өстерәп, почмакка алып китте.

Газета аңа коры яфраклар урынына кирәк икән, ул аны үзенә оя ясар өчен алган. Дөрестән дә, керпе тиз арада, газетага чорналып, үзенә чын оя ясады. Бу мөһим эшне башкарганнан соң, ул үзенең торагыннан чыкты һәм, карават кар­шында туктап, шәм-айга карап тора башлады. Мин тагы болытлар җибәрдем һәм:

- Сиңа тагы нәрсә кирәк? - дип сорадым. Керпе курыкмады.

- Эчәсең киләме? - дидем. Мин тордым. Керпе качмады.

Тәлинкә алдым да идәнгә куйдым, чиләк белән су алып килдем. Суны әле тарелкага салам, әле кире чиләккә бушатам, чишмә суы аккан кебек тавыш чыгарам.

- Йә, - мин әйтәм, - кил, кил...

Күрәм, якынлаша. Мин дә үземнең «күл»емне аңа таба этәрдем. Бер­беребезгә таба шуыша-шуыша, ниһаять, без очраштык. Мин, кискен итеп:

- Эч, - дидем.

Керпе суны мәче кебек ялый-ялый эчә башлады. Ә мин, аны сыйпагандай итеп, энәләре өстеннән кулымны әкрен генә йөртеп чыктым. Керпе эчеп туй­ды. Мин аңа:

- Әйдә йоклыйк инде, - дидем. Яттым, шәмне сүндердем.

Белмим, күпме йоклаганмындыр, уянып киттем: бүлмәдә тагын эш бара.

Шәмне яндырсам, ни булган дип уйлыйсыз? Керпе бүлмә буйлап йөгерә, ә энәләрендә алма. Оясына йөгереп керә дә алманы төшерә, аннан икенчесе артыннан йөгерә. Почмакта капчык белән алма тора иде, капчык ауган. Ә ул, моннан файдаланып, үзенә ризык әзерли.

Шулай итеп керпе миндә тора башлады. Чәй эчәргә утырган саен, кунагым­ны онытмыйм: савытына һәрвакыт сөт салам яки күмәч бирәм.

Михаил Пришвин

К.Ишукова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев