Көмеш кыңгырау

Кентаврлар көтүе

«Ләкин көтү дигәнем — ярымат, ярымкешеләр төркеме икән...» Камил Кәримов хикәясе.

Челлә.

Җәйнең кыл бер уртасы.

Бер адым алга атласаң, көзнең сары томаны­на килеп керерсең төсле, ә артка чигенсәң — җәйнең сихерле тоткынлыгында каласың. Арт­ка чигенергә теләмим.

Җәй ничек кенә гүзәл булса да, елның ике фасылы уртасына межа сыман уелып кергән шушы питрау көненнән көзгә таба атлата. Ур­ман куелыгында авыз тутырып кошлар сайрый икән — сайрасын, шул кошлар китәр юлга чыккач, озату ямансулыгында да матурлык бар; кая карама, чәчәкләр җем-җем итә икән, шул чәчәкләрдән җирнең дымлы куенына орлыклар коелганын күзәтеп утыруы үзе бер рәхәт. Тагын... Бу көзнең кара чутырдай бер төнендә миңа уналты яшь тула. Бүген — пит­рау көне, кошлар да инде алып килгән җыр­ларын җырлап бетерделәр, чәчәкләр дә орлыкка бөреләнде. Авыл көтүен җәйнең теге яртысына алып керәм. Кайдадыр еракта-еракта яфрак бураннары сагалап тора, көз көч җыя. Берәм-берәм саргайган яфраклар төсле, әкрен генә уналты яшем тулып килә.

Кәрәкә шулпасы дип тормыйлар, көн эссе булгач, «Югары күл»нең суыннан аерып алыр хәл юк малкайларны. Тәки чыбыркы селтә­нергә туры килә... Әллә кабыгын салган елан­га охшаганга күрә, бигрәк куркалар шушы чыбыркымнан, сукканым да юк инде үзләре­нә. Тик кенә, чын көтүчегә охшарга тыры­шып кына сөйрәп йөрим мин аны.

Кояш ашыкмыйча гына баешына таба юл тотты — Әнүзә әбиләр «кәрлүш»енең күләгә­се дә үзеннән озынрак хәзер, кайтырга күп калмый, тагын өч-дүрт сәгать чемченеп юан-салар, кайтыр юлларына каршы төшмим.

Күл тирәсеннән иренеп кенә кузгалсалар да, качып-посып көтеп яткан үләннәрне кү­реп, кетер-кетер ашарга керешәләр үзләре. Безнең авылның мал-туарлары, гомумән, йө­ремсәк. Ник дисәң, авылыбыз зур — иртән өч якка өч көтү чыгып китә дә тузан тузды­рып, яшеллек эзләп чаба. Көн саен килеп таптый торгач, Питрәч сазлыгы да кибеп бет­те инде. Ә менә Тугаш ягының мал-туары чынлап та ялкау — авыл читенә чыгуга, күпе­реп торган болын. Ашаганнары да гербарий­га тезәрдәй төрле-төрле үсемлекләр, аптекага тапшырырдай дару үләннәре генә. Шунда ук көтүчесе җиләк ашап йөрер, әйләнә-тирә­сендә кәҗә-сарыклар яткан килеш кенә йо-марлап-йомарлап чәйнәвендә булыр. Хәзер әнә теге Хәсәннәр ияркесен генә кукуруза басуыннан өркетеп чыгарыйм әле.

— Кая кердең инде, һич күздән югалтыр хәл юк, бу хәтле Хәсән абыйга охшарсың икән — колхоз басуыннан куып чыгарыр хәл юк. Хуҗаң белән председателебез интегә, си­нең белән — мин. Фью! Фью!

Әйе, әнә шул Тугаш совхозы болынына кы-зыгыплар үләм инде. Тәвәккәллим әле. Иртә­гә бригадабызның көтүе белән Тугаш болы­нына кунакка барам. Күршедә генә ич ул, челләдән коргаксыган ерганакны гына чыга­сы. Чыбыркы кемдә — көтүгә шул баш, кая теләсәм, шунда алып барам.

Кояшны әйтәм, баш өстеннән бик әкрен авышса да, офыкка якынайгач тиз югала, әй­терсең кемдер урман артыннан аркан белән генә тартып ала үзен. Рәбига апаның урак мөгезле кәҗәсе юри генә кайтыр юлга бо­рылган иде, чыбыркы тавышы ишетелмәгәч, чын-чынлап ниятләде. Муен сәгате йөртә ди­ярсең, вакыт җиткәнне әллә каян белә. Гел алдан йөри ул. Аның артыннан көтү теләсәң кая бара. Кайчак елгаларга ташу төшеп, су аркылы чыгарга туры килгәли, әгәр Рәбига апа кәҗәсе көтүгә чыкмаган чак булса — тәүлек буе өйгә кайта алмаслыгыңны бел дә тор. Хәер, Рәбига апа — үзе дә кыю, сугышларда медсестра булып йөргән кеше.

— Әйдәгез, кайтабыз! Фью! Фью!

Әле ярый сызгыра беләм. Юкса мал-туар башка телне аңламый бит ул.

Кайтыр юлга чыккач рәхәт, ичмасам, кө­түченең һич кирәге юк. Бер якта — бәрәңге, икенче якта клевер басуы булса да, әйләнеп карамаслар, сыпырталар гына өйгә таба.

Үзем дә ашыгам, артларыннан калыш­мыйм.

Ярый ла алар тамак туйдырып кайтып ки­лә. Ә минем кулымдагы күн сумкам төш ва­кытында ук бушап, кабык тубал кебек җиңе­ләеп калды инде. Әле әйтмәгәнмендер, көтү­чене өй борынча чиратлашып сыйлыйлар безнең авылда: бүген — тегеләрдә, иртәгә — сезгә... Мин инде алтынчы класстан бирле җәйге каникулда көтү көтәм, укулар башлан­гач кына, әти, зарлана-зарлана, чыбыркыны кулымнан ала. Менә шул: өченче җәемне чи­ратлап сыйлана торгач, кемнең табасы ничек чыжылдаганын беләм инде.

Бүген Шиһаповлар чираты иде, иртән умачлы аш ашатып, сумкамны тутыргандай кыланганнар иде, көннең икенче яртысын ач йөрдем. Ел саен шулай, Шиһаповларга чират җиттеме, почти ураза тотам. Алар чиратында өйдә генә ашармын, әни әзерләгән төенчектән генә сыйланырмын, дим, әллә ничек, оны­тыла. Әни гел әрли инде: «Кеше саен йөреп тамак туйдыру килешми, егерме беренче ел түгел»,— ди. Элек-электән килгән гадәт бул­гач, мин генә нишләтим ди инде аны! Дөрес, үземә дә уңайсыз тоела хәзер өйдән өйгә йө­рү (бигрәк тә быелгы елны). Җитмәсә, җәй үткәнче, һәр өй ике чират үткәрә. Кадрия­ләргә дә ике кат сумка күтәреп керергә туры килә.

Кадрия кем ул, дисезме? Сигез ел бергә укып, үзем дә белеп бетермим әле мин аны. Әллә ник кенә тартынам шул кыздан. Баш­лангыч класслардан бирле бер партада утыра идек әле, быелларда гына бүлендек. Шулай җае чыккан саен, озын тәнәфесләргә буш дә­ресләрне өстәп, вакытны бергә үткәрергә ты­рышабыз, үтеп китешли генә тиктомалдан тамак та кырышкандай итәбез. Инде харап, морҗаларыннан чыккан төтенгә карарга да оялам... Тиздән аларга килеп җитәсе.

Ә иртәгә — Рокыя апалар чираты. Чулпы сыман усак яфракларын тигәнәккә бәйләдем дә сыңар ияркеләренең сыртына каптырдым. Димәк, иртәгә — сезнең чират, дигән сүз. Бу — минем шартлы хәбәрем. Моны инде хәзер безнең бригадабыз гына түгел, бөтен авылы­быз да ишетеп белә.

Безнең әтәч теләсә нинди йокыңны да кае­рып ача ул. Бүген кайсы болында, кайсы ур­ман арасында чемченеп йөрербез икән, дип баш ватасы юк. Тугаш болынына кунакка ба­рабыз. Көтү куалый торган тыкрыктан оза­тып калыр өчен иренмәс карт-коры, ат җигү­челәр, төрле эшкә йөрүчеләр, эшкә барыш­лый гына тукталып, көндәгечә киңәш бирә­ләр, сорашалар, имеш, кая барып карасаң ни­чек булыр микән?

Барысына да эре генә җавап бирәм:

— Яңа җиргә юл тотарга исәп. Шуннан тегеләр шаярта башлыйлар:

— Мул җиргә эләгеп, мал-туарны күбенде­рә күрмә тагын...

Менә Мөфтиевләр дә куып китерде, ди­мәк, кузгалсак та була. Мөфтиевләрдән соң мал-туар килер дип көтәсе дә юк. Әллә ре­жим белән йоклаталар, шулкадәр иркәләмә-сәләр, болай да кәҗә-сарыклары, чыбыркы сабына бәрелеп, көтү артыннан гына йөри. Вәт, ичмаса, Рәбига апалар кәҗәсе, тыкрык­ка миннән алда килеп баса!

Коргаксыган ерганакны чыккач, көтү бер-мәлгә сәерсенеп торды, гүя шушындый тук­лыклы җәйләүгә аяк басарга кыюлыклары җитми иде. Хайваннар алай озак сокланып тормадылар, тиз арада чәч китәрүчеләр төсле җәйләүгә ябырылдылар, артларыннан тап-такыр буш җир генә кала.

Әгәр хайван дигәнең үлән өзәргә дип ач­кан авызын җиргә терәп хәрәкәтсез иснәнеп торса — сугарырга вакыт. Тугаш инешенә юнәлдек. Тик инешнең без төшәсе сөзәк яры­на совхоз көтүе килеп туктаган. Башка ва­кытларда мине бер сызгырудан аңлый тор­ган Рәбига апа кәҗәсе, су шәүләсен күрү бе­лән, мине ишетмәде дә. Челлә шул. Дөрләп торган кояш астында йонлач тун киеп йөре дә, сыйланган килеш чәй эчмичә түзеп кара әле син!

Ике көтү инеш ярында бергә аралашты. Ике көтүче, үпкәләшергә дә онытып, апты­рашта калдык. Тугаш — рус авылы, кояштай күз чагылдыргыч алтын чәчле малай кур­куыннан минекеннән дә озын чыбыркысын беләгенә чорный башлады.

— Туйганчы су эчкәннәрен көтик әле,— дидем мин, кинәт кенә башыма килгән бер уй белән тынычланып,— үзләре дә бүленерләр. Кушылсалар да үз көтүемдәге малларны әллә каян таныйм — хуҗаларына охшаган ич һәммәсе. Әгәр аерыласылары килмәсә, чакы­рып алабыз: ул — русча, мин татарча дигән­дәй, нүжәли үз телләрендә ялынганны аңла­маслар? Хайваннарның милләте юк, беләм, шуңа күрә бөтен өмет — Рәбига апа кәҗә­сендә.

Ниһаять, һәр көтү үз юлы белән китте ди­гәндә генә, йокы бүлмәсе хәтле тарантаска берүзе җәелеп, совхоз управляющие килеп җитте. Утырган җиреннән генә миңа җике­ренде:

—  Ерганакның бу ягына кем чакырды си­не? Колхозыгызның мең гектар биләмәсе ге­нә җитмиме?

Һәм управляющий көтү өстенә текәлеп ка­рады да:

—  Ким дигәндә, биш центнер печән югал­ган,— диде, тагын ниндидер мәкерле план корып.

Тәҗрибәле, күренеп тора, рас кына бер көтү мал-туарның карынындагы үләнне дә чутлап чыгарды бит, әй. Шуннан соң ул җир­гә төште дә җәй буе күз алдымда үсеп, мал исәбенә кергән Шиһаповлар бәрәнен таран­таска салып китеп тә барды. Тарантасына ябышып китәсем иде дә, тик көтүем хуҗасыз кала.

Юатырга теләпме, теге алтын чәчле малай тагын яныма килде.

—  Кайгырма, яхшы кеше ул безнең управ­ляющий.

—  Әле аннан да яманраклар бармыни?

—  Өенә бар син аның.

—  Ә көтү?

—  Күз-колак булырмын, курыкма.

—  Исемең ничек соң синең, ахири?

– Петя, үскәчрәк, Петр, диярсең.

— Рәхмәт, Петр.

Алтын чәчле Петр бөтен эчке дөньямны яктыртып җибәрде бугай... Көпчәк тузаны да басылып өлгермәгән юлдан тарантасны куып киттем.

Управляющийның капкаларында йозак иде. Ә ишегалдында Шиһаповлар бәрәне, кая ба­рып бәрелергә белмичә, каңгырып йөри. Ка­лын киң такталы биек коймалары аша үтеп керергә тәвәккәлләмәсәм дә, бәрәннең исән-саулыгын күреп сөендем. Көтәм. Берәрсе кай­тыр әле. Чыбыркымны кысыбрак тоттым да капка төбендәге бәрхет чирәмлеккә утырдым. Арылган...

...Кояш баегач, якты каен урманы да ка­рурманга әверелде. Тирә-якка, караңгылык булып, шом таралды. Адаштык. Кайтыр юл­ны таба алмагач, көтү кире борылды да миңа таба килә башлады... Ләкин көтү дигәнем — ярымат, ярымкешеләр төркеме икән. Башла­ры хуҗалары йөзе сыман, гәүдәләре — ат. Юк, ат кына да түгел, кәҗә-сарык гәүдәле кешеләр, имеш. Менә Шиһаповлар төркеме алга чыкты, аларга Хәсән абый башлы иярке дә, Мөфтиевләр булып, кәҗә-сарыклар да иярде. Шулчак, аларны пыр туздырмакчы булып, Рәбига апа башлы кәҗә килеп чыкты. Мөгезләре сынганчы сөзешсә дә, җиңделәр тегене. Инде котылу юк икән, дип, бар көчемә йөгермәкче идем, абындым. Бу мәгънәсез кентаврлар көтүе мине урап алды: «Тор,— диләр миңа,— тор, сиңа җәза тиеш, тор!»

Шабыр тиргә батып көч-хәл белән күзем­не ачсам, каршымда управляющий басып то­ра. Әле дә ярый төш кенә күргәнмен икән! Хәер, өндәгесен дә белгән юк, бәлки, тагын да хәтәррәктер.

—  Тор! Нәрсә капка төбендә йоклап ята­сың? — ди бу.

—  Әгәр бәрәнне чыгармасаң, икенче ягы­ма әйләнәм дә таң атканчы... янә кич җит­кәнче уянмыйм.

Елмая да белә икән тагын үзе...

—  Әйдә, утыр, көтүлеккә илтеп куям,— дип, атының йөгәнен рәшәткәдән ычкындыр­ган иде дә, кая ул! Шиһаповлар бәрәнен иңбашыма салып, сүзсез генә кентаврларым, әй түгел лә инде, малкайларым янына элдер­дем.

Ә управляющий сөйләнеп калды:

—  Монда мин үпкәләргә тиеш. Әгәр күр­ше авылның һәр көтүе безнең болынга кер­сә, үзебезнекеләргә ни калыр... Аңларга ки­рәк.

Аңладым. Бүген мин бик күп нәрсәне аң­ладым.

Бөтен белгән хөрмәтләү сүзләремне бергә җыйнап, Петрга рәхмәт әйттем дә көтүне кор­гаксыган ерганак аша алып чыгып киттем.

Көтү тузаныннан арткарак калдым да, бө­тен җан ачуымны өстәп, чыбыркы шартлат­тым. Көтү каршысына килүчеләр танымас та әле үземне — җитдиләнгән, олыгайган, акыл кергән, диярләр. Петрлар көненнән көзгә таба атлап кердек бит. Үзгәрдем шул. Үз-үземә нәтиҗә ясыйм да чыбыркы шартлатып нокта сугам: кая гына барсам да, межа дигән нәрсәне онытмаска! — буладыр бер. Үз беддегең белән өлкәннәрдән узма! —ике. Өйдән өйгә кереп, көтү чиратында сыйланып йөрмәскә! — өч... дүрт... җиде... ун...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: