Көмеш кыңгырау

Кенәри

Кенәриләрнең ерак бабалары Канар утрауларында яшәгән. Патшалар ул чагында бу кошлар өчен үзе хәтле алтын бир­ергә дә әзер булганнар, ди.

Әлфиянең Кенәри исемле бик матур кошы бар. Кау­рыйлары да сары аның, томшыгы да сары, хәтта шыр­пыдай неп-нечкә тәпиләре дә кызгылт-сары. Тик елтыр кара күзләре генә сәйлән бөртеге кебек җем-җем җемел­дәп тора.

Кенәри читлектә утыра һәм бертуктаусыз сайрый. Көндез дә сайрый, кичен дә сайрый, иртән кояш чыгарга да өлгерми, тагын чутылдарга керешә.

—  Чүт-чүт... чүти-чүти чур-р-р... Аннары бераз гына туктап тора да:

—  Фи-у-у, — дип сызгырып җибәрә, — кифали, кифали, кәррә, кәррә, чиф-чиф-чифали-чүр-р... —дип, үз телендә әллә нәрсәләр сөйләп бетерә.

Аның сайраганын ишетеп, тәрәзә алдына чыпчыклар килеп куна.

— Чырык-чырык, чык-чык-чык, — дип чыркылдыйлар алар. Кенәрине урамга чакыралар.

Аларны күреп, Кенәри сайравыннан туктый, читле­гендә очынып-очынып бәргәләнә башлый. Әлфия аны кызгана.

— Әни, әни, Кенәринең урамга чыгасы килә, — ди ул. — Әйдә чыгарыйк без аны. Чыпчыклар белән бергәләп уй­насын да, уйнап туйгач кертербез.

—  Юк, кызым, ярамый, — ди әнисе. — Тышта әнә нинди суык, бөтен җирне кар каплаган, агачларны ак бәс сарган, туңып үләр Кенәриең.

...Тиздән яз килде, түбәләрдән тып-тып тамчылар там­ды. Өй алдында үскән ак каеннар, кар суларын эчеп, бөре бүрттерделәр, вак-вак кына элпә яфрак ярдылар.

Чыпчыклар тагын җыйнаулашып килделәр:

—  Чык-чык-чык!..

—  Чык-чык-чык!..

— Хәзер урамда салкын түгел инде, чыксаң да була, — диде Әлфия һәм башта — читлек капкачын, аннары бал­кон ишеген ачып җибәрде.

Кенәри шунда ук чыгып очты, чыпчыклар төркеменә ияреп күздән дә югалды.

—  Озак йөрмә, тиз кайт! — дип кычкырып калды Әл­фия.

Бу вакыт аның әнисе кухняда аш-су әзерләп йөри иде.

— Әни, мин Кенәрине уйнарга чыгардым, — диде Әл­фия, аның итәгенә сырпаланып.

— Ай, кызым, ни сөйлисең?! — дип куркуга калды әнисе.

—  Курыкма, әни, мин аңа тиз кайтырга куштым. Уйнап-уйнап туяр да хәзер кайтып җитәр, яме...

—  Кайта белми шул ул, кызым, азык таба алмыйча, йә ачтан үләр, йә мәче тотып ашар үзен.

Әлфия кара кайгыга калды, аның күзләренә мөлде­рәмә яшь тулды.

— Хәзер чишмәң тулып ташырга тора үзеңнең, — диде әнисе. — Әгәр югалып калса, бетте баш синең белән. Әйдә эзләп керик.

Бик озак эзләделәр алар Кенәрине, агач араларын, куак төпләрен карап чыктылар, хәтта чокыр-чакырларны да калдырмадылар. Беркайда да күренми иде Кенәри, күгәрченнәр оча, чыпчыклар чыркылдаша, ә Кенәри — юк.

Аптырагач, белдерү язып эләргә булдылар.

«Безнең сары кошыбыз югалды. Ул лимонга охшаган. Күрсәгез, килеп әйтүегезне үтенәбез» дип язды әнисе. Бер генә түгел, әллә ничә кәгазьгә язып, әллә ничә йорт ишегенә ябыштырдылар.

...Кич булды, караңгы төште, күктә йолдызлар кабын­ды. Әлфия балконнан кермәде. Елый-елый аның күзләре шешенеп бетте. Ләкин берәү дә куанычлы хәбәр китер­мәде.

Йокларга яткач, күз яшеннән Әлфиянең мендәре юеш­ләнеп бетте. Хәтта төшендә дә сары кошчыгын күрде. Кайткан, имеш, Кенәрие, туктаусыз сайрый, имеш. Тик ни сәбәпледер «чүт-чүт» итеп түгел, «тук-тук-тук» дип сайрый.

Уянып китсә, ишек кагалар икән...

Сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле кечкенә генә бер кызый:

—  Мин сезнең кошыгызны күрдем, апа, — ди Әлфия­нең әнисенә. — Куак төбендә посып утыра, лимонга ох­шаган.

Әлфия ничек сикереп торганын да сизмәде. Әнисе тиз генә читлекне барып алды.

Чыксалар, чыннан да Кенәри! Куак төбендә бөрешеп утыра. Ялгызы төн кунып бик курыккан үзе, дер-дер калтырый.

— Кенәри! Кенәри! Кил монда, кер өеңә! Әнә ашарыңа киндер орлыгы да бар, эчәргә суың да... — дип кычкыр­ды Әлфия.

Кенәри шунда ук титак-титак сикергәләп килде дә туп-туры читлегенә очып керде, йотлыгып-йотлыгып кин­дер орлыгы чукырга кереште.

—  Ай-һай ачыккансың икән. Тагын бер төн кунасын калган, — дип көлде әнисе.

Аннары Әлфия белән әлеге сары чәчле кызга сөйләп бирде:

—  Кенәри - кул кошы ул, кеше ярдәменә мохтаҗ. Аның ерак бабалары иректә — Канар утрауларында гына яши. Ул утраулар биек-биек таулар артында, жылы диңгезләр уртасында. Борын-борын заманда диңгезчеләр берничә кошны шуннан тотып кайтканнар. Патшалар, боярлар ул чагында бу кошларга үзе хәтле алтын бир­гәннәр.

Шунда Кенәри, күрәсезме мин нинди затлы кош ди­гәндәй:

— Фи-иу-фи-ит, — дип сызгырып җибәрде. — Кәррә, кәррә, чиф-фали, чиф-фали, чур-р... Фир-рәзә, фир-рәзә, тюр-ләмә-тюр-р-ләмә... Тюр-р... — дип, үз телен­дә әллә нәрсәләр сөйләп бетерде. Үзенең ерак бабалары турында шулай сөйләгәндер ул. Пальмалар үскән ерак утраулар, джунгли урманнары, зәңгәр кыялар, җылы диңгезләр турында сагынып сайрагандыр.

1980

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: