Кем хәйләкәррәк?
Үзара киңәшкәндәй итеп, этне төрле яктан әйләндереп алдылар. Күрәм: алты-җиде ала карга.
Ашыгып эштән кайтып барам. Көн кояшлы, матур. Атлый-атлый урам чатына җиттем. Биредә кеше йөрми торган буш урын бар. Шунда күзем гайре табигый күренешкә төште. Үзем дә сизмәстән тукталып калдым. Ала-колалы зур гына эт җиргә сузылып яткан. Аның алдында кимерчәкле сөяк аунап ята. Күрәсең, ул аны кимереп яткан да йокымсырап киткән.
Иң кызыгы шунда ки, йоклап яткан эт алдындагы кимерчәкле сөякне бер ала карга күреп алган. Каргалар алар бик әрсез, авызыңны ачып торсаң, борын төбеннән үк ризыгыңны күтәреп китүләре ихтимал. Ала карга, сөяк янынарак очып төшеп, бераз боргаланды да, очып китеп:
— Кар-р-р, кар-р-р, — дип, иптәшләрен чакырып алды. Чакыруга ук, шул тирәдәге дус каргалары да килеп җиттеләр. Үзара киңәшкәндәй итеп, этне төрле яктан әйләндереп алдылар. Күрәм: алты-җиде ала карга. Эт белән каргалар арасы бер метр чамасыдыр. Ала каргаларның бер ише, муеннарын, томшыкларын сузып, эт алдындагы сөяккә кызыгып йөреп торалар — «бииләр». Хәрәкәтләре бик кызык.
Берсе, тиз генә килеп, сөякне чукый да кире үз урынына басып таптанып тора, аннан соң икенчесе. Шулай гел хәрәкәттә үзләре. Өченчеләре, эт артындагылары, алдагылар сөяк чукыганда, җәһәт кенә этнең сыртыннан чукып-чукып алалар. Хәтта этнең мамыгы да очкалый. Берсе һөҗүм иткәндә, икенчесе сөякне урламакчы, ахры. Әмма кимерчәкле сөяк авыр, каргаларга күтәреп алып китәргә җай юк. Өстерәп китәргә эттән куркалар.
Эт изрәп йоклаган кебек ятса да, аңа ышанып бетмиләр. Алар этнең холкын яхшы беләләр. Ерткыч бит ул, эләгеп кара аның тешләренә, күрмәгәнеңне күрерсең... Шуңа да бик сак алар: муеннары сузылган, томшыклары эткә юнәлгән. Эт каргалар һөҗүменә селкенми дә, гүя берни сизми. Каргаларның да китәсе килми, кимерчәкле сөяк кызыктыра бит. Ымсындыра кимерчәкле сөяк! Ашыйсы килгән кош-кортны үзенә тарта. Ничек табышсыз китсен инде алар. Куркыныч куркынычын. Бәлки... Эт берни сизмәгәндәй, изрәп йоклагандай ята бирә. Түзем. Көтә, каргаларның кайсы булса да якынрак килгәнен.
Бу хәл нәрсә белән бетәр икән дип түземсезләнеп мин дә көтәм.
Ала каргалар, бер-берсен алмаштыра-алмаштыра, сөякне чукып-чукып карыйлар, әмма юк, күтәреп ала алмыйлар әле. Менә бер көчлерәк ала карга башта, сакланыбрак, сикергәләп, эткә якынрак килде дә сөякне нык кабып алды, бераз хәрәкәтсез торды, күтәреп булырмы дигәндәй. Чүт... Мизгелгә тукталды ул, эт, шуны гына көткән диярсең, каргага уктай ыргылды...
Күрәм: эт ала карганы канатыннан эләктереп тә алган. И тузды карга каурые, и тузды... Ала каргаларның калганнары дәррәү, куркып, төрлесе төрле якка очып та киттеләр...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев