Көмеш кыңгырау

Кем катырак суга?

Дәмит кура бакчасының коймасы буена өелгән такта өстенә әбисенең иске кара биш­мәтен җәйде дә башта корсагын, аннары ар­касын кояшта каралтырга булды.

Шап-шоп килгән тавыш малайны чалкан яткан хә­леннән уң ягына борылырга һәм терсәгенә таянып башын чак гына күтәрергә мәҗбүр итте: «Ә-ә-ә-ә... бабай палас кага икән. Әй, азапланасы гына юк иде лә... Үзем кагар идем әле. Юкса әйттем бит инде аңа: кагармын, дидем. Тик хәзер түгел. Кич белән. Кояш баегач... Ә хәзер кызынып калырга кирәк. Быелгы кебек яңгырлы җәйдә кояшы бик тансык бит. Ничек инде шундый кояшны калдырып, палас кагасың ди. Кояш качар — кагармын. Теге көнне бит кояш та бетте, яң­гыр да яварга тотынды. Шуңа күрә палас ка­гылмый калды. Аннан элегрәк тә шулай бул­ды. Ә бүген кагар идем. Мин каксаммы — болай гына маташмас идем. Бабай бигрәк кызганып суга инде — сауганда тибенмәсен өчен ак маңгайлы кәҗәне иркәләп-сөеп то­рамыни?! Кизәнеп сугарга кирәк аңа. Шу­лай иткәндә генә тузаны чыга. Мин булсам­мы, ике кулыма ике бәргеч тотар идем дә паласны уңлы-суллы кыйнар идем. Вәйт тузаны калмас иде. Юк, болай итеп тә маташмас идем. Кулыма озын гына бер такта алыр идем һәм, шул такта белән 180 градуслы борылыш ясап, паласка берне китереп орыр идем — тузан болыт булып күтәрелер иде. Хәер, иң шәбе күсәк яки тәпәч белән бәрергә. Йөге­реп киләсең дә 360 градуска әйләнеп селтә­нәсең — тузан паластан син сукканчы ук куркуыннан чыгып оча. Ә нигә бер сугуда паласның бөтен тузанын очырып чыгара тор­ган машина уйлап чыгармаска? Кнопкага ба­суың була, ул машина паласка шундый итте­реп китереп суга ки, тузан белән бергә па­ласның кайбер җепләре дә атылып чыга.

Паласка бик каты суга торган, ай-яй да каты суга торган тагын нинди техника уйлап чыгарып була икән? Ә, таптым!..»

Хәмитнең уйлары шушы урында бүленеп калды. Кинәт аның күз аллары караңгылан­ды, башы авырта башлады. «Әллә инде па­ласка суга торган әйберләр турында күбрәк уйлап ташладым», — үз-үзенә шулай диде дә, алпан-тилпән атлап, бабасы янына килде ул:

—  Бабай, минем баш ник авырта икән?

— Ай, олан, сиңа бит кояш суккан. Ай-яй да каты суккан, — диде бабасы һәм сөялле кулы белән Хәмитнең тузанлы (бик тузан­лы!) чәченнән сыпырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: