Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кем булыр икән?

Бакча ягыннан кызының көлгән тавышын ишетеп, әни кеше сагая калды. Аңа кемдер кызык нәрсә сөйли иде бугай, ул чырык-чырык килә.

"Чү! Кем белән утыра икән ул?! Дуслары дияр идең, аларның берсе дә өйдә юк. Гандәлиф малае беләнме әллә тагын?"—дип тәшвишкә төште ана. Ул әрле-бирле бүлмә буйлап йөренеп килде Тәрәзәдән үрелеп-үрелеп караса да, бакчадагыларны күрә алмады Аптырагач, янә үзалдына сөйләнүен дәвам итте.
"Күрче, кызымны аздырып йөриләр. Бу кадәр башын әйләндерсәләр дә әйләндерерләр икән. Кара-кара, дөньясын онытып көлә. Ә бит мин аны сабыр, күндәм дип уйлый идем. Менә сиңа мә! Кыз үстер, имеш, игелеген күрермен дип өметлән..."
Әни кеше арлы-бирле йөри торгач, тагын борчыла башлады, "Кем малае булыр икән?"—дип баш ватты. Бераздан үз-үзенә ачыш ясагандай:
— Кызым да үсеп җиткән, сизми дә калганмын икән. Гел-гел ата-ана канаты астында ятмас шул. Үзем дә әтисенә ябышып чыктым. Ә кызымның сөйгән егете кем икән? Гандәлиф малае булса, әти-әнисе этле-мәчеле яшәделәр инде. Теге, аргы урамда яшәүче Госман улы булса, әтисе тамак төбен чылатырга ярата...—дип сөйләнде.
Көлү тавышы кабат ишетелде. Ана тәмам түземлеген югалтып, тәрәзәдән:

—  Кызым, кызым дим, кер әле. Өй эшләрен караштырырсың,— дип кычкырды.—Сарбайны йөртеп керергә дә кирәк...
Бакчадан кызның ягымлы тавышы ишетелде.
—  Әни, хәзер. Бераз гына көт инде. Күңелле бит... Аерыла алмыйм...
Көлү тавышын ишеткән саен ана кешенең йөрәге янды. Ачуыннан тыны кысылды.
Ул, ниһаять, бакчага чыгып, кызын тикшереп керергә булды. Этне бакчада йөртеп керү сылтавы белән, ишекне ачты.
Иркенгә чыгуга сөенеп, эт хуҗасыннан аерылып бакчага томырылды. Нәкъ шул вакыт бакчада кемдер чырылдап җибәрде. "Эт теге егетне ботарларга кереште бугай."

Әни кеше сөртенә-сөртенә бакчага килеп керде. Керсә, ни күрсен, этне үчекләгәндәй, агач башында мәче утыра. Эт исә, агач башындагы мәчене ничек каптырыйм икән дип, әрле-бирле йөри.
Ә кызы... кызы исә әле яңа гына көлә-көлә укып утырган кызыклы китабын күкрәгенә кыскан да кабалана-кабалана бакчага килеп кергән әнисенә күзләрен тутырып карап тора...


Нәкыйп Каштановның «Төлке» операциясе» китабыннан, Татарстан китап нәшрияты, 1995 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев