Көмеш кыңгырау

Күңел күзләре

Рөстәм Галиуллин хикәясе.

—  Юк, мин бармыйм! — дип киреләнүен белде Айнур. — Үзегез генә бәйрәм итегез!

—   Нишләтергә инде бу баланы? — Әнисе чарасызлыктан нишләргә дә белмәде. — Ике көнгә китәбез бит, ялгызыңны гына калдырып булмый...

—  Тугыз яшьлек бәбәй! — Әтисенең яңгыравык тавышыннан Айнур дертләп китте. — Киен хәзер үк!

Айнур, теләр-теләмәс кенә үз бүлмәсенә чыгып, киемнәрен барлый башлады, һич кенә дә әниләренә ияреп кунакка барасы килми иде аның. Алма апасының туган көне була, Айнурны да чакырган, имеш... Туган көнгә бармас өчен шу­лай карышуының сәбәбе бер: аңа вәгъдә ителгән планшетны сатып алмадылар. Чиреккә нибары ике «өч»лесе чыкты, әнә шуның өчен күпме сүз ишетте малай. Дөрес, алдан килешү буенча, ул «дүрт»ле белән «биш»легә генә укырга тиеш иде анысы... Әмма шул ике «өч»легә күз йомарга була иде инде.

—  Болай да укуы көннән-көн аска тәгәри, бу планшеты белән «ике»ле кап­чыгына әвереләчәк, — диде әтисе.

Айнур, шул сүзне ишетү белән, һәрнәрсәгә ачу белән карый башлады. Димәк, каникулда яңа уеннар яздырып булмаячак. Җитмәсә, дус малайларына макта­нырга өлгергән иде — алар теңкәгә тияр инде. Айнурга якты көн — караңгы, һәр кеше дошмандай тоела башлады. Әтисе белән әнисенә дә никадәр авыр сүз әйтте ул бу көннәрдә: чәчен алдырганда, анда үрмәкүч рәсеме ясаттырмаган өчен дә үпкәсен белдерде, кайчандыр сатып алынмаган автомат, робот, ма­шина, конструкторлар өчен дә эләкте, башка малайларга караганда шоколад, туңдырманы да азрак ашавын әйтте... Кыскасы, Айнурны тыңласа, бу дөньяда аңардан да бәхетсез, аңардан да рәнҗетелгәнрәк кеше юклыгына, һичшиксез, һәркем ышаныр иде...

Шулай да аның башка чарасы юк — әтисе белән әнисенә ияреп мәҗлескә ул да барды. Үзенең канәгатьсезлеген һәр мизгелдә сиздереп торды малай: өстәлдәге ризыклардан теләмичә генә авыз итте, аркасыннан сөйгән, чәченнән сыйпаган кешеләргә ялгыш кына да елмаеп карамады. Бу бәйрәм мәңге шу­лай күңелсез дәвам итәр кебек тоелды. Шулчак авызын салындырып утырган Айнур үзеннән күп булса ике-өч яшькә генә зуррак малайны җитәкләп урта­га алып чыгуларын күреп алды. Аңа урындык көйләделәр, аннары баянын тоттырдылар. Малай ак күлмәктән, кара чалбардан. Ул баянын сак кына тартып алды. Шау-гөр килгән мәҗлес халкы кинәт тынып калды. Малай баянның бакаларына берничә тапкыр баскалады да җиңел генә дәртле бию көен уйнап китте. Бөтенесе дә гипноздан айныгандай берьюлы сөйләшә баш­ладылар. Аннан, сүз куешкандай, урыннарыннан кузгалып, баянчы янына биергә чыктылар.

Айнур өстәл янында берүзе калды. Очына-очына биегән әтисе белән әнисе дә, иң уртада әйләнгән Алма апасы да кызыксындырмады аны — әнә шул үзе шикелле малайның осталыгына аптырады. Ул бик озак уйнады, биючеләр хәлдән тайды. Аннары барысы да һава суларга урамга чыгып китте, һәркайсы баянчыга рәхмәт әйтеп, җилкәсеннән какты, башыннан сыйпады. Малайны та­гын зурлап өстәл янына утырттылар. Айнур аның янына барып сүз кушканын сизми дә калды:

—  Исемең ничек? — диде ул. — Кем өйрәтте сине уйнарга?

—  Рамил булам. — Баянчы егет күрешергә кулын сузды. — Үзем өйрәндем. Мин бит сукыр. Күзләрем күрми...

—  Су-кыр-рр?! — Аның сүзләреннән Айнур куырылып калгандай булды. — Ничек инде?

— Алты яшьлек чагымда кояш сукты мине. Шуннан бирле күрмим. Эссе көн иде, урамга башка кимичә чыктым да... Әти белән әни күпме әйтте, тыңламадым шул... — Баянчы малай моңсу гына елмайды.

Айнур йөрәгенең катырак тибә башлавын тойды, Рамилне жәлләп елаудан үзен чак тыйды.

—  Ә син... син мәктәпкә йөрисеңме?

— Әйе! — Бу сүзләрне Рамил ниндидер бер горурлык белән әйтте. — Үзебезнең мәктәп бар безнең, «биш»леләргә генә укыйм. Әле музыка мәктәбенә дә йөрим. Германиягә, Франциягә, Италиягә, Австриягә барып, конкурсларда җиңеп кайттым!

—  Ә күзләрең... — Айнур сүзен ничек дәвам итәргә белмәде.

—  Күрмәгәч читенме, дисеңме? — Рамил тагын моңсу елмайды. — Баш­та авыр иде, хәзер инде ияләштем. Менә шундый бәйрәмнәргә еш чакыралар мине, акча да түлиләр әле. Мин сукыр калгач, әти йөрәге авыртып үлеп китте. Шулай әнигә бераз ярдәм итәм.

—  Синме?.. — Айнур баянчы малай сүзләреннән бөтенләй телсез калды.

—  Әни ул акчаларны җыеп бара, бәлки, киләчәктә ниндидер катлаулы опе­рация ясап булыр дип өметләнә. Мин дә өметне өзмим... Исемең ничек булды әле?

—  Айнур...

—  Сиңа ничә яшь?

—  Тугыз.

—  Миңа — унике. Күрә алуыңа сөен, Айнур, калган авырлыклар — чүп ке­нә ул!

Һава сулап кергән абыйлар-апалар Рамилне сырып алдылар. Уйларына чумган Айнур үз урынына килеп утырды. Бәйрәм дәвам итте, бераздан баянчы малайны яңадан уртага чыгардылар.

—  Күрә ул, күрә, — диде Айнур үзалдына.

—  Гармунчы малайны әйтәсеңме? — Әнисе аның ни әйтергә теләгәнен аңла­мады. — Ул күзләре белән түгел, күңел күзләре белән күрә.

—  Ничек инде? — Айнур аптырап әле әнисенә, әле әтисенә карады.

—  Күзе күрмәсә дә, аның күңеле бай, ул нинди авырлыкларга дучар булса да — югалып калмаган, яшәргә, кешеләргә яхшылык эшләргә, тормышта үз урынын табарга тырыша...

—  Минем дә күңел күзләрем белән күрәсем килә, — диде Айнур. — Мин аңладым: планшет та, уенчыклар да иң кирәк әйберләр түгел. Әнә Рамилнең күзе күрми, әтисе үлгән. Минем әти дә бар, күзем дә күрә!

Әтисе белән әнисе Айнурны ике яктан кочаклап алдылар да берьюлы:

—  Менә, улым, синең дә күңел күзең күрә башлады, — диделәр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 8 июнь 2021 - 11:34
    Без имени
    Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге диләр бит.