Көмеш кыңгырау

Кечкенә Ринат

Тәрбияле бала - ата-анасына куаныч.

Ринатның әнисе китапханәче булып эшли. Еш кына әнисе белән кечкенә Ринат та китапханәгә бара. Ул анда китаплар карый. Әнисе аңа әкиятләр укый. Әкият тыңларга бик ярата шул малай.

— Үскәч, дәү булгач, мин дә сиңа укырмын, әнием, яме, ул чакта син тыңлап кына утырырсың! — ди.

— Ярар, улым, — ди әнисе, улының маңгаеннан үбеп.

Ринат янә китаплар карый башлый. Бер дә ертмый ул аларны.

Бу хакта — китапны ертырга ярамаганны — дусларына да әйтә. — Китапны ертмагыз! — ди.

Кайберәүләр кебек түгел шул ул, кечкенә булса да, китапны ертырга ярамаганын, синнән соң башкаларның да аны укыйсын белә ул.

Рафис Гыйззәтуллин


 

Айсылу

Әтисе Гүзәлгә курчак алып кайтты. Исеме дә бар — Айсылу исемле.

— Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз, — диде әтисе.

Әй сөенде, әй шатланды соң Гүзәл!

Җитен чәчле, зәңгәр күзле курчагын бер генә дә кулыннан төшермәде. Җайсызрак тотканда, Айсылу: — Ән-нә, ән-нәү-ү... — дип тавыш та бирә белә иде.

Бүген ял көне. Гүзәлне бакчага илтмәделәр. Ул, сөенеп, Айсылу белән уйный гына башлаган иде, урам яктан күрше кызы Рәйханәнең тавышы ишетелде: — Гүзәл, әйдә, уйнарга!

Кыз, тиз-тиз киенде дә урамга йөгерде. Айсылуның: — Мине дә алып чык, бергә-бергә уйнарбыз, — дип, курчагының ялварып карап калуын да күрмәмешкә салышты.

— Әйем лә, синең белән үзем генә уйнармын, — дип, ашыгып, ишекне япты.

Чөнки Рәйханәнең курчак белән уйнавын теләмәде ул. Урамда комнан әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр ясап бетерделәр. Тора-бара Гүзәл курчагы турында тәмам онытты.

Өйгә кергәч кенә, янә хәтеренә төшерде, йөгереп килеп, Айсылуны кулына алды.

Чү! Ни булган аңа? Кулга алуга: — Ән-нәү-ү, тимәү-ү! — дигән сыман ыңгырашты да күзләрен йомды.

— Әни, әнием, — дип, алгы бүлмәгә йөгереп керде Гүзәл. — Айсылу минем белән уйнарга теләми.

Әнисе, сынап, кызына карады. — Әллә үпкәләттеңме үзен?

Гүзәл ни дияргә белмәде. Бары шунда гына әтисе әйткән сүзләрне исенә төшерде.

«Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз...» — дигән иде бит. Гүзәл курчагының чәченнән йомшак кына сыйпап алды: — Син ачуланма инде, икенче тапкыр сине дә дусларым янына алып чыгармын... — диде.

Айсылу әйтерсең лә шуны гына көтеп торган, ул зәңгәр күк йөзе төсле күзләрен ачып җибәрде.

Рафис Гыйззәтуллин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: