Күчтәнәч
Рөстәм әле кечкенә булуына карамастан, җәяүләп әбисе янына күрше авылга барырга курыкмый.
Юлда көндез кеше өзелеп тормый, авыл кырларында да һәрвакыт эшчеләр очрый.
Менә бүген дә Рөстәм ике авыл арасындагы тузанлы юлдан атлап бара. Кулында төенчек. Төенчегендә әнисенең әбисенә биреп җибәргән күчтәнәчләре: сары җимеш, һинд чәе, күмәч, катык.
Кояш кыздырганнан-кыздыра бара. Ярты юлга җиткәндә, Рөстәмнең үтереп эчәсе килә башлады. Кулындагы катыклы савытка күзе төшкән саен, сусавы арта бара сыман. Өстәвенә, аның сусаганын сизгәндәй, иңбашына күзгә күренмәс шайтан да килеп кунаклый. Озын койрыгын, очлы озынча колакларын селки-селки, йомры күзләрен ялт-йолт китереп, үчекләпме-үчекли:
— И малай! Шундый эсседә җәфа чикмә, ике дә уйлап тормыйча, тәмле катыгыңны эч! Әбиеңә: «Абынып егылдым да катыгым түгелде», — диярсең.
Рөстәм, авыр сулап, бер кулындагы чүлмәккә, бер, маңгай тирләрен сөртә-сөртә, кояшка карый. «Әллә бераз гына эчеп куясымы соң?..»
Шулчак аны яшькә үзеннән зуррак бер малай куып җитте. Рөстәм янына килеп җиткәндә, атлый-атлый, шешәсеннән соңгы йотым суын эчеп куйды. Бу исә Рөстәмне тагын да ымсындырып җибәрде. Әнисе, юлда эчәрсең дип, Рөстәмгә дә су биргән иде, тик ул барып җиткәнче генә түзәрмен әле дип алмады шул аны. Аласы калган икән шул.
Теге малай да, Рөстәмнең эчәсе килүен сизеп:
— Карале, кулыңда катыклы савыт түгелме соң?! Бу эсседә нигә азапланасың? Эч тә куй шуны! — дип, теге шайтан сүзләрен хуплады.
Ниһаять, Рөстәм катыкны эчәргә җыенгандай хәрәкәт ясады. Тик шулчак аның күз алдына ап-ак чәчле, зәңгәр күзле әбисе килеп басты...
Рөстәм, телен ялап, тирән итеп сулады да:
— Катык тәмлесен тәмле... — диде. — Тик ул әбиемә күчтәнәч бит... Әй, түзәм лә мин!.. Кемгәдер аталган ризыкка кагылу — гөнаһ.
«Гөнаһ» сүзен ишетүгә, аның иңбашында утырган шайтан, хәлсезләнеп, җиргә егылып төште. Рөстәмгә исә ниндидер көч өстәлгәндәй булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев