Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кайтаваз

Кәүсәсен аксыл-яшькелт мүк баскан чыршы төбен­дәге ялгыз каберне махсус эзләп килүе түгел иде аның.

Урман юлында йөреп арыгач, кайтыйм дип борылган җиреннән чаңгы эзләре шунда китерде. Аның йолдызы, кар өстенә өзелеп төшкән чәчәк кебек, ерактан ук кы­зарып   күренә  иде.

Гамбәрнең бер айлык ялы инде бетеп килә, шул вакыт эчендә бу тирәләрне бер генә әйләнмәде, күзен бәйләп җибәрсәң дә барып табарлык булып күңелгә сеңгән, бар да таныш иде. Йөргән юлында һәйкәлләр дә күп очрады Гамбәргә. Исемсезләре дә, исемлеләре дә. Мәскәү тирәсе бит бу. Катырак бассаң, аяк астыңнан саркып кан чыгар төсле. Батырлар яткан җирдән тыныч кына узып китә алмый иде ул. Яннарына килер, мәрмәр ташка уелган исемнәр арасыннан танышларын, бер дә булмаса, милләттәшен эзләр, бераз өнсез басып тор­ганнан соң, йокыларыннан уятмаска теләгәндәй, сак кына атлап китеп барыр иде. Чаңгылары бу юлы да үзеннән-үзе  шул  якка  борылды;

Кабер өстендәге пирамиданы кар күмеп бетерә яз­ган. Аның күксел очы һәм йолдызы гына калкынып то­ра. Гамбәрнең карны казып, язуын укыйсы килде. Чаң­гы таякларын бер читкә кадап куйды да ике куллап пи­рамида төбен актара башлады. Әмма тыгызланып кат­кан карны алай җиңел генә кузгатырлык түгел иде. Тырышып-тырышып та булдыра алмагач, кар катлавын чаңгы таягы белән ватарга теләде, ләкин шунда ук бу уеннан кире кайтты. Ап-ак җәймә кебек тигез карны туздырып ямьсезлисе, кабернең тынычлыгын бозасы килмәде. Әле генә тузгыткан җирен тигезләп куйды, пирамида башына, йолдызның кабыргаларына кунган йомшак карны себереп төшерде. Күшеккән бармакла­рын тыны белән җылытып торган арада кабер өстенә чыршы  ботагы өзеп саласы килде. Чәчәк урынына.

Гамбәр яшь ботак эзләп як-ягына карана башлады һәм сәер формада үскән каен агачына күзе төште. Юри теләсә дә кеше шуны эшли алмас иде, бу табигать шая­рып кайвакыт әллә ниләр ясап куйгалый. Туп-турыга үскән каен, җирдән бераз күтәрелгәч, элмәк булып әй­ләнгән дә тагын күккә үрелгән. Нәкъ артлы утыргыч инде менә. Аякларың талса килеп утыр да агач кәүсә­сенә аркаң терәп рәхәтләнеп ял ит. Күзең йомып урман шавын тыңла, җәен булса каен күләгәсендә китап укып утырырга  да  мөмкин.

Агачлар да кеше кебек була икән. Кабатланмас сыйфатлары белән истә калалар. Гамбәрнең бу каен агачын элек тә күргәне бар иде. Үзе кебек ул да яшь иде, сылу иде, тузы да кер кунмаган ап-ак иде. Хәзер ул  картайган,  калынайган. Күпме еллар үтте бит.

...Бервакыт аны Мәскәү тирәсендәге шушы ял йор­тына җибәрделәр. Сугыштан соңгы еллар. Өс-баш та әллә ни түгел, авылдан гайре бер җирне дә күрмәгән, укытучылар җитмәгәнгә генә ун еллык белеме белән үз­ләренең урта мәктәбендә балалар укытып маташа, аның өстенә кешедән оялуы, тартынуы чиктән ашкан. Өйдән чыгып киткән сәгатеннән бирле бәгырен телгә­ләгән сагыну чит җирдә кызны бөтенләй тәкатьсез итте. Төшкә хәтле ярый әле, төшкә хәтле тегендә-монда йөреп вакыт үтә, шифалы ваннасына чабасың, массажына... Төштән соңгы буш вакытларны үткәрә алмыйча иза чикте Гамбәр. Өйләренә йөгереп кайтып китәрлек чак­лары  була  иде.

Ял йорты урман эчендә. Каен, усак урманы. Арырак китсәң куе чыршылык. Агачларда җәй башының кер кунмаган саф яшеллеге. Яфракларга кадәр үтә күрен­мәле. Кошлар сайрый. Ямансу итеп күке кычкыра. Шул урманга ияләнде Гамбәр. Шушында килсә үзләренең авыл урманына кайткан кебек була иде. Биредә иркен иде аңа. Җанын кысып торган мең төрле кыршаудан арынып рәхәтләнеп йөри. Агачлардан тартынып торасы түгел, кошларның да анда эше юк. Күңеле бик тулганда әкрен генә җырлап җибәрә. Күбрәк, үз-үзе белән сөйләшеп,  русча   өйрәнергә  тырыша.

Шулай йөргән көннәрнең берендә ул түгәрәк алан читендәге агачлар ышыгында өстен яшел үлән баскан кабергә тап булды. Сугышта үлгән солдат кабередер дип унлаган иде. Алай булып чыкмады. Баш очындагы тактага, хәрефләрен яндырып, балалар кулы белән яз­ган язуны укыды:  «Женя апа Комарова. 1923—1941».

Укыды һәм тетрәнеп китте. Үзе белән яшьтәш кыз икән бит. Шундый яшь, сәламәт кешенең җир астында ятуын ул башына китерә алмады, күңеле карышты. Авылдашларының, үзе белән бергә укыган егетләрнең, хәтта бертуган абыйсының сугышта үлгән хәбәрен ишетте. Күзе белән күрмәгәнгә ул аларны исән итеп, авылдан чыгып киткән кыяфәтләре белән күз алдына китерә. Акылы белән ышанмаса да, тиле күңелгә алар менә-менә кайтып керерләр кебек тоела иде.

Ул шуннан соң бирегә, көннең нинди булуына ка­рамастан, һаман килеп йөрде. Ялы бетеп кайтып кит­кәнче килде. Сары төс сагыш билгесе дип, сары чәчәк­ләрне генә җыеп такыялар үрде. Аның берсен кызның баш очындагы тактага элә, икенчесен яшел чирәм өс­тенә куя иде. Чәчәкләргә шиңәргә ирек бирмәде ул, көн  дә   алыштырып   торды.

Бер килүендә, кабер янында утырган кешене шәй­ләп, элмәкле каен артында тукталып калды. Эре сөякле ябык карчык ирләр ботинкасы кигән аякларын сузып җибәргән дә, баш түбәсендәге кояшның пешерүенә исе китмичә, кымшанмый да утыра. Әллә йоклый инде, дип уйлады Гамбәр, бер читтә шактый озак күзәтеп торганнан соң. Янына килеп баскач та башын күтәрмә­де әби. Ияк астында булавка белән каптырып куйган чуар яулыгының очын күзенә тидереп алды. Әллә үзенә үзе, әллә Гамбәрне шәйләп:

— Әйбәт бала иде, авыр туфрагы җиңел булсын, — дип   куйды.

Кыз аңа ни дип тә җавап кайтармады, җиргә тая­нып урыныннан торырга маташкан карчыкка сүзсез генә булышты. Әби чирәм өстендәге төенчеген, таягын ку­лына алды. Шунда гына күтәрелеп Гамбәргә карады да әкрен генә китеп барды. Кыз, ни өчендер, аның ар­тыннан иярәсе итте. Карчыкның теле ачылыр, Җеня Комарова турында сөйләр дип уйлады ул. Болай да билгеле иде югыйсә. Кызның гомерен чикләгән кырык беренче ел барын да әйтеп тора.

Әбинең барыр юлы ерак түгел икән, шушында тау астында гына. Мәскәү елгасы ярында, суга карап утыр­ган бер яклы урам. Авыл зур түгел, күп дигәндә утыз-кырык йорт булыр. Аның да кайсы кыңгырайган, кай­сы җиргә чүккән дигәндәй, бушап калган урыннар да байтак. Шул вакыт авылы искә төшеп, Гамбәрнең йө­рәге чеметеп алды. Ул да шундый бит. Урамнары, теше төшкән карчык авызы кебек, сирәгәеп калды. Кайсы су­гыш вакытында, кайберләре сугыштан соң гомер иткән нигезләрен тузгытып китеп бардылар.

—  Ә-нә, күрәсеңме яңа бураны, — диде карчык ки­нәт телгә килеп, таягы белән урамның аргы очына күр­сәтте. — Шуннан ике өй кала буш нигезне күрәсеңме? Мәктәп иде ул безнең. Дошман ләгънәт яндырды.

—  Җеня укытучы идеме? — диде Гамбәр, беренче тапкыр  кыеп  авызын   ачты.

—  Төшкә тикле беренче, икенчеләрне укытты, төш­тән соң өченче, дүртенчеләрне...

Артык күп җыелса су да буаны ера. Карчык күңеле­нең дә шундый чагы иде ахры, кинәт сүзчәнләнеп китте.

—  Җиденче ноябрь көнне, Матрена Ивановна, диде бу миңа, ул чагында шушы мәктәптә җыештыручы идем әле, бүген бәйрәм бит, яңа күлмәгеңне ки,, ди. Нинди бәйрәм, мин әйтәм, бетен җирдә дошман булсын. Алар килмешәкләр генә, үз җиребездә без үзебез хуҗа, бүген без бәйрәм итәбез, ди. Яңа киемнәрем бар иде әле ул чагында, киендем шул. Сандык төбеннән Ленин рәсемен алып бирдем. Әүвәлге урынына элеп куйдык. Җеня ба­лам кара тактага эре-эре итеп: «Бөек Октябрьнең егер­ме дүрт еллыгы яшәсен!» — дип язып куйды. И сөенде балалар, кулларын чәбәкли-чәбәкли сикерештеләр. Җырладылар, шигырьләр   сөйләделәр.

Матрена Ивановна кинәт сүзен бүлеп, нигә такыл­дап торам әле дигәндәй, Гамбәргә кырыс кына карап куйды. Аннары вак-вак басып таудан тешә башлады. Текә тауны төшеп җиткәнче кыз авыз ачмады. Кыен җирләрдә карчыкның терсәгеннән тотып булышты гына. Төшеп җиткәч тә әбинең таякка таянып хәл җыюын көтеп торды. Аннары авылга таба киттеләр.

Чуер ташлы, комлы урамнан барып, яңа бураны да үттеләр. Аннан аргы өйләрне дә узып, нигезен әрем баскан йорт. урынына җиттеләр. Гамбәрнең бүлдермичә тыңлый белүен, кирәкмәс сораулар биреп йөдәтмәвен яраттымы, Матрена Ивановна тагын сүз башлады.

—  Менә шушында балакаемның башына җиттеләр инде. Менә монда мәктәп иде, — дип, таягы белән буш урынга төртеп күрсәтте. — Бәйрәмнең иртәгесе көнендә килеп алдылар. Дөбердәп килеп керделәр дә сабак би­реп яткан җиреннән төрткәләп алып чыктылар. Безне дә тышка куып чыгардылар. Пыскаклап яңгыр яуган көн иде, балакаемның бите буйлап әллә күз яше, әллә яңгыр тамчылары тәгәри. Үзе елмая. Үлем алдыннан  әйткән  сүзен  онытасым   юк:

—  Бөтенләйгә килгән дип уйламагыз бу килмешәк­ләрне. Аларның гомере санаулы. Матур көннәрне та­гын  күрерсез  әле,— диде  ул  безгә.

...Шул вакыттан бирле утыз елдан артык үтсә дә онытылмаган икән әле. Искә төшерергә бер сәбәп кенә кирәк булган. Ә сәбәбе әлеге элмәкле каен иде. Әбине озатып кайтышлый, Җеня Комарова янына туктап, Гамбәр шушы каенны кочкан килеш үкси-үкси елаган иде.

Икенче көнне Гамбәр аларның авылын эзләп китте. Матрена әбинең инде дөньяда юклыгын уйласа да, Җеняны белгән авылдашлары, һич югында, кабер очына куйган тактаны язучы малайның исән булуы мөмкин бит. Алар әле үзләренең укытучыларын хәтерлиләр бу­лыр.

Яхшы тапталган чаңгы эзеннән авылга баруы кыен булмады. Әнә борылыштан боз каткан елга өсте күренде. Район үзәгенә илтә торган күпер дә әнә генә. Әз генә барып түбән төшәсең дә... Ләкин ни бу? Гамбәр күрергә теләгән авылның эзе дә юк. Ичмасам, ялгыш утырып калган сыңар өе генә дә күренми. Бөтен җирне кул-аяк тимәгән ап-ак кар баскан. Әллә урынын ялгыштым ин­де,   дип   уйлады Гамбәр.

Ләкин ул ялгышмаган иде. Ул эзләп килгән авыл­ның урыны нәкъ шул җирдә иде. Сугыштан соң мантып китә алмыйча тузган, таралган авыл урыны. Кеше­ләрнең кайсылары район үзәгенә килеп эшкә кергән, кайберләре күрше колхозга кушылып, өр-яңа йортлар җиткергән, ә бер ишеләре шушы ял йорты хезмәткәрлә­ре өчен салынган поселокка күчеп утырган иде. Карт чыршы төбендәге ялгыз кабер өстендә исә бала кулы белән язылган такта кисәге түгел, кызыл йолдызлы әй­бәт пирамида тора. Гамбәр карны ачып карый алмады. Ачкан булса алтын хәрефләр белән язылган язуын укыр иде:

«Комарова Евгения Илларионовна

1923—1941

фашистлар кулыннан һәлак булган укытучы» дип  язылган   иде  анда.

Ләбибә Ихсанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев