Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кайсы - чын, кайсы - ялган...

Виртуаль дөньяда гына яшәсәң ни була. Әлеге хикәя шул хакта.

Айбулат бүлмәсендә ниләр генә юк! Каршы як стенаны тутырып, киң экранлы «өй кинотеатры» утыра. Янәшәсендә — зур плеер, аның янында аллы-гөлле балыклар йөзеп йөри торган зу-ур аквариум тора. Уң як стенаны тоташы белән төрле зурлыктагы компьютерлар биләп алган: ноутбугы да шунда, принтерлары, сканерлары таралып утырган «зур гәү­дәлесе» дә, юка-җыйнагы да. Аның каршы ягындагы озын тар өстәл өстендә эреле-ваклы мобиль телефон трубкалары ята. Айбулат шушы хуҗалыгы тирәсендә тәгәрмәчле крес­лосыннан купмыйча гына хәрәкәт итә. Иртән әнисе эшкә китәр алдыннан тәлинкәне өеп колбасалы-сырлы бутерброд, тартмалы сок кертеп калдыра. Ул тәмнүшкәләр дә, Айбулатка ияреп, бүлмәнең әле бер, әле икенче почмагына күчеп йөри. Йомыш-фәлән төшеп, бүлмәсеннән чыгып керергә кирәк бул­ганда йә, әти-әнисе кайткач, кичке ашка дәшкәннән соң гына креслосыннан куба малай. Урам яктан ургылып кергән бала-­чага тавышын да, машиналар гүелдәвен дә ишетми ул — колагындагы затлы наушнигыннан агылган дөбер-шатыр музыка уңаена селкенә-селкенә, иртәдән кичкә кадәр шул виртуаль дөнья эчендә кайнаша. Әле, тирләп-пешеп, хәшәрәт монстрлар белән сугыша, әле, креслосына чумып, берсеннән-берсе шыксыз җан ияләре катнашындагы мультфильм карый. Анысы да туйдырса, магнитофоны, телефоннары урынна­рыннан кузгала...

Әле беркөнне авылдан әбисе килгән иде, Айбулат бүлмәсенә кергәч, аһ итте. «Балам, харап иткәннәр бит сине!» — дип елап җибәрде хәтта. Малай бик аптырады. Телевизорда ни күрә, шуны алып бирәләр, ни сораса, берсенә дә каршы килмиләр. Ничек харап итсеннәр ди инде! Башкача ничек булырга тиеш икән соң ул? «Быел көз мәктәпкә китәсең инде, Алла теләсә», — ди әбисе, куанып. Айбулат монда шатланырлык бернинди сәбәп тә күрми. Ул инде шартлатып укый ала, ручка тота белмәсә дә, компьютерында теләсә нинди сүзне яза. Аңа бернинди мәктәп тә кирәкми. Киноларда күргәне бар инде ул мәктәпне, укытучы апаларның балаларны ничек газаплаганнарын яхшы белә.

Бүген менә, бер кулына — бутерброд, икенчесенә теле­визор пульты тоткан килеш креслосында аягы белән генә этенеп, стена кырыена тәгәрәп китүе булды, пәрдәләрне җилфердәтеп, ачык тәрәзәдән (ни гаҗәп, әнисе аны бүген ябарга оныткан) башта салкынча җил бөтерелеп килеп керде, аның артыннан Айбулат башыннан да зуррак футбол тубы очып төште. Малай, чәйнәвеннән туктап, колагыннан науш­нигын каерып алды да шаккатып карап катты. Ул арада урам якта шау-шу купты, аннары кыштыр-пыштыр килделәр дә бер малайны тәрәзә төбенә үк этеп менгерделәр. Чәче-башы туз­ган, футболкасы пычранып беткән бу башкисәр карашы белән бөтен бүлмә эчен айкап чыкты да, башын чайкап:

—  Вәт, малай! — дип куйды.

—  Кем син?! — дип сорады Айбулат, исенә килеп.

—  Марат! Күрше малае. Минем сине күргәнем бар, исемең­не генә белмим. Сине, дәү кара машинага утыртып, каядыр алып барып кайталар, иеме?

Кая булсын, IМАХ кинотеатрына инде. Анда сиңа тылсым­лы күзлек бирәләр, колагыңа тагын да саллырак наушник кидертәләр. Кино эченә кереп китеп, шундагы рыцарьлар белән сугышып йөргән кебек буласың, иксез-чиксез океан буйлап зур-зур корабларда йөзәсең, өстеңә тозлы су чәчри хәтта...

Айбулат уйлары белән әллә кайларга барып кайтты, тәрәз төбендә утырган малайны да оныта язды. Аның:

— Ә син нишләп бер дә урамга чыкмыйсың? — дигән соравы гына уятып җибәрде.

—  Урамга? Ә нәрсә бар соң анда? — Айбулат аңа гаҗәп­сенеп карады. Аның өчен үз территориясеннән дә кызыграк җир булырга мөмкин түгел иде.

—  Нәрсә бар икәнен күрәсең киләме? Тупны алып бир дә әйдә безнең белән!

Айбулат креслосыннан көчкә төште. Аяклары оешып каткан иде, мышный-мышный, өстәл астына тәгәрәгән тупны иелеп алды. Аннары урындыкка үрмәләп менеп, Марат янына — тәрәзә төбенә килеп утырды.

Ни бар инде урамда, йә? Нәкъ телевизор экранындагы кебек: шундый ук агачлар, шундый ук чирәм. Футбол мәйданчыгы... Малайлар... Мультфильмдагы галактик футбол уенчыларына җитми инде.

— Әйдә, әйдә, — дип, һаман да үз сүзен куәтләде Марат. — Туп тибеп карыйсың киләме?

Айбулат бу сорауга җавап бирә алмады. Үзең типсәң ничек була икән соң ул? Алай да ризалашты, тик урам якка ничек чыгарга икәнлегенә генә төшенеп җитә алмады. Беренче генә кат булса да, кур­кыта. Марат ул әнә су торбасыннан ансат кына шуышып төште дә авы­зын ерып тик тора. Ул арада тәрәзә астына тагын берничә малай җыелып килеп басты. «Әйдә» дә «әйдә» дие­шәләр. Шунда Айбулат­ның башына бик шәп уй килде — анысы да кино­дан күреп инде. Калын тәрәзә пәрдәсен бар кө­ченә йолкып төшерде дә аска атты. Малайлар аны шундук аңлап алды, дәррәү кубарылып, пәр­дәне төрле яктан киереп тоттылар. Айбулат күзлә­рен чытырдатып йомды да аска тәгәрәде...

Җиргә аягы тию белән, Айбулатны иң шаккатыр­ган нәрсә шул булды: ишегалды кызлар-малайлар белән тулы иде. Куышалар, таганда атыналар, туп тибәләр, агач башына да үрмәләп менеп китәләр, тагын әллә ниләр кыланалар... Нәкъ кинодагы кебек. Чын микән болар дип, малайның аларны берәм-берәм тотып карыйсы килде хәтта. Шулай аңгыраеп басып торганда, Марат Айбулатны җитәкләп диярлек футбол кыры янына алып килде, алдына тупны шапылдатып салды да:

— Тип! — дип команда бирде.

Һи, нәрсәсе бар аның! Мультфильмнарда күргәне бар инде, теләсә, ә-әнә теге агач башына хәтле очыртып җибәрә ала ул тупны. Айбулат, кайсы якка төбим икән дип, бераз уйланып алды. Аннары аягын борынына чаклы күтәрде дә, яман тавыш белән чинап, берне китереп типкән иде... туп селкенмәде дә, аның өстенә малай үзе лапылдап барып төште.

Бала-чага тәгәри-тәгәри көләргә тотынды. Айбулат, яткан җиреннән кузгалмый гына, мондый очракта нишлиләр икән дип уйланып алды. Мөгаен, алар кебек кыланыргадыр, диде дә үзе дә көчәнә-көчәнә көләргә тотынды. Аннары ул бүтән­нәр кебек туп артыннан чабып кына йөри башлады. Чаба-чаба да тәкмәкләнә-тәкмәкләнә барып төшә. Өсте-башы тузан-туфракка батты. Үзе тәмам хәлдән тайды. Арырак китеп, ял итәргә урын чамалый башлады. Караса, дүрт тәгәрмәчле бала бишеге басып тора, эчендә берәү дә юк. Айбулат озын-озак уйлап тормады, аякларын салындырып, бишек эченә кереп ятты. Тик бу рәхәтлек озакка бармады, яман тавыш белән тиргәнеп, кулларын бутый-бутый, янына юан гына бер апа килеп басты. Үзе:

— Төш, оятсыз! Каян килгән тәрбиясезлек бу! — дип кычкырына-кычкырына, бишекне тотып-тотып селки иде.

Айбулат, урыныннан купмый гына, аңа шактый аптырап карап ятты. Ул да булмады, теге апа аны дәү куллары белән көрәп кенә алды да җиргә төшереп бастырды:

—  Әйткәнне аңлыйсыңмы, юкмы?! Кем баласы син? Атаңа әйтеп, күрмәгәнеңне күрсәттерәм мин сиңа! Ояла да белмисең бит әзрәк!

Оялган вакытта, бик каты көчәнеп, битне кызартырга кирәк бугай ул. Кинода шулай эшлиләр. Аннары, иелә төшеп, уң аягыңның баш бармагы белән җирне чокыйсы. Айбулат шу­лай эшләде дә. Теге апа кычкырынды-кычкырынды да китеп барды.

«Ни кызык бар икән соң бу урамда?» — дип уйланды малай күңелсез генә. Ул арада каршысына зур гына немец овчаркасын җитәкләгән бер абзый килеп чыкты. Айбулатның куанычы эченә сыймады. Үзенең виртуаль дөньясында нәкъ шундый эткә атланып йөри бит ул. Аның белән хәшәрәтләрдән мыжгып торган тау куышларына да барып керә, болытларга да утырып оча, диңгезгә төшеп, кеше башлы балыклар белән дә сугыша...

Каршысына колачын җәеп килгән Айбулатны овчарка ырылдап каршы алды. Малай аның саен этне кочакларга, дәү башыннан, җәлпәк колакларыннан сыйпарга омтылды. Тегесе, арт аякларына басып, ямьсез кара тешләрен ыржайтты. Хуҗасы тотып калмаса, ул бу әрсез малайны өзгәләп ташларга да әзер иде.

—   Нишләвең бу, малай актыгы! — дип тиргәнде абзый кеше, кулындагы газетасы белән чебен кугандай селтәнә-селтәнә. — Уенчык дип белдеңме әллә аны?!

Айбулат аңа гаҗәпләнеп карады. Нишлиләр соң бу кеше­ләр? Тегеләй дә ярамый аларга, болай да. Нәрсәгә дип ияреп китте соң ул Маратка? Урамда рәхәт, имеш! Юк, аның үз дөньясы бар. Теләсә, айга менә ул анда, теләсә, диңгез төбенә төшә. Ачуы килсә, бу эт җитәкләгән абзыйга, теге юан түтәйгә, туп тибеп йөрүче ул мәгънәсез малайларга кырык төрле автоматтан ут ача ала...

Шулай җәберсенеп атлый торгач, Айбулат урамның теге ягына ук чыгып җиткән икән. Барган уңаенда «Бу машиналар ник аңа таба күзләрен чекрәйтеп кычкырталар икән?» дигән аптыраулы уйлар кереп чыккалады үзе. Каршында гына галә­мәт зур күтәрү кранын күргәч, кабат дәртләнеп китте. Тукта, тукта, таныш нәрсә ич бу! Хәзер, хәзер, әнә шул ыргакка ябыша да зәңгәр күккә очып менеп китә ул. Футбол кырына да, ыгы-зыгы килеп чабышкан машиналарга да, биек-биек йорт түбәләренә дә, аны, креслосыннан кубарып, урамга алып чыгып киткән малайларга да өстән генә карап узачак...

Ыргакның борын төбенә килеп җитүен көтә-көтә, шулай җилпенеп күпме басып торгандыр Айбулат. Кемдер зур куллары белән күтәреп алып, урамның кире аргы ягына чыгарып бастыргач кына исенә килде. «Алай икән, монысы да ул дигәнчә була алмый икән», — дип уйлады малай, тагын да ныграк үпкәләп.

Әнисе кайткан иде инде, Айбулатны коты очып каршы алды. Очып диярлек килеп, улының пычракка баткан битеннән-башыннан үпте, теткәләнеп беткән футболкасын, яшел чирәм исе сеңгән джинсы чалбарын салдырып атты. Үзе:

—   Нишләттеләр сине, балакаем, нишләттеләр?! — дип сөйләнде.

...Икенче көнне әнисе тәрәзәләрне ябарга онытмады. Айбу­латка дип тәлинкәгә өеп-өеп тәмнүшкәләр кертеп калдырды.

Чыгып киткәндә, ишекнең дә бикләнгәнме, юкмы икәнлеген кабат-кабат тикшерде.

Тик менә Айбулатка гына әллә нәрсә булды. Ул көнне аның эреле-ваклы компьютерлары эшсез утырды. Телевизоры да ял итте, телефон трубкаларының әле берсе, әле икенчесе төрле тавышлар чыгарып «җырласа» да, малай аларга да якын килмәде. Креслосын ачу белән тибеп җибәрде дә урам як тәрәзәсе янына килеп басты. Башын тәрәз яңагына терәп уйга талды. Кайсы чын, кайсы ялган бу дөньяның — аңа хәзер менә шул сорауга җавап табарга кирәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев