Көмеш кыңгырау

Кайда син, романтика?

Миргазиян Юнысның «Юлда уйланулар» китабыннан өзек.

ХЫЯЛ

Бер сүз турында уйлап утырам. Чамасыз еш куллана башласаң, сүз таушала, тоныклана, хәтта әкренләп үзенең асыл мәгънәсен югалта башлый диләр. Иң башта нинди сүз таушала икән? Беренче чиратта, мөгаен, модага кергән сүз таушаладыр. Без андый сүзне, кирәге бармы-юкмы, һәр очракта тизрәк сөйләмебезгә кыстырырга ашыгабыз. Сүз карыша. Аның алай ашыгасы килми, ул киреләнә, чыгым­лый. Без исә аны көчләп, рәнҗетеп булса да һаман йөгән­ләргә тырышабыз.

Шундый еш кулланудан таушалып, мәгънәсен югалта башлаган сүзләрнең берсе, минемчә, «романтика» сүзе. Яшьләр газетасын яисә үсмерләр өчен чыккан китапларга күз салып карагыз әле. Укыганда абзац саен диярлек шу­шы тәти сүзгә килеп төртеләсең.

Минем ике китабым «Кайда син, романтика?» рубри­касында чыкты. «Кайда син?» Бу сорау — җир йөзендә романтика белән тулы ниндидер махсус төбәкләр була икән дигән мәгънәдә яңгырый. Димәк, романтиканы эзләргә кирәк булып чыга. Аны табарга була, тапкач, шунда яшәргә була дип аңлыйсың. Матбугат романтиканы яңа төзелешләрдә, геологик экспедицияләрдә, сәяхәттә табып була дип аңлата.

Элек мин моңа чынлап торып ышана идем. Җилкәнле корабка утырып, «үкереп торган кырыгынчы параллель­ләр» аша үтүче, Чайльд-Гарольд шикелле, тормыш ыгы-зыгысыннан качып, горур ялгызлыкта сәяхәт кылучы сукбай чын романтик булып тоела иде миңа. Ә хәзер, утыз елга якын сузылган, төрле мохиттә, төрле эштә узган тормыш тәҗрибәсеннән соң, бу турыда башкачарак фикер йөртә башладым.

Чыннан да, кайда һәм нәрсәдә соң ул романтика? Ни­лектән КамАЗ төзүдә романтика күп тә, авылда мал карап йөрүдә юк икән ул. Минемчә, мал көтүдә дә бар ул роман­тика. Журналист чакта без романтика эзләп яңа төзелеш­ләрдә йөрүчеләрне үтереп мактый, аны таба алмыйча кай­тып китүчеләрне тетеп хурлый торган идек. «Нилектән шул ук төзелештә берәүләр романтика таба, икенчеләр та­ба алмый кайтып китә икән?» — дигән сорау ул чакта без­нең башка да кереп карамаган.

Инде хәзер төшенә башладым — романтика кешенең йөрәк тибеше белән бәйле хис булса кирәк. Көндәлек тор­мыш шатлыгын кем тоя белә, шуңардан кемнең йөрәге ярсып тибә башлый? Романтиканы да, минемчә, әнә шун­дый кешеләр арасыннан эзләргә кирәктер... Яшәү ул үзе — көчле, матур романтика. Романтик табигатьле шәхес яшәү­не — көрәш, белемне зур байлык итеп тоя белә, шуңа ихлас күңелдән, балаларча эчкерсезлек белән куана ала. Шундый куанычка ирешә алмаган кешегә романтика эзләп Мадагаскар атавына барып та йөрисе юк. Ул аны анда барыбер таба алмаячак. Кайткач: «Каһәрле урын ул Ма­дагаскар атавы — черки талап теңкәмә тиде»,— дип шың­шып йөриячәк...

Каен урманының чәчәкле аланына чалкан ятып, төп­сез зәңгәр күккә караганыгыз бармы сезнең? Өстә чиксез биеклек. Ул, син яткан җирдән башланып, йолдызлар яны­на, аларны да үтеп, ерак галактикаларга китеп югала. Ик­сез-чиксез, тоташ, илаһи зәңгәрлек. «Ак күмәч белән ашар­лык саф һава». Кошлар сайрый. Урман моңы — яфраклар шаулавы ишетелә. Тоташ зәңгәрлек тә, саф һавасы да, кошлар сайравы да — барысы да синеке. Алар синең йөрә­геңдә һәм каныңда. Алай гына да түгел: син үзең — зәң­гәр күк, урман, кошлар сайравы. Күктән яуган кояш нурлары да — үзең. Син алардан аерым түгел — тоташ. Йө­рәгең ярсып тибә, бәхетең шундый мул, шундый ачык-тө-гәл, күңелдә әллә нинди кайнар тылсымнар кабына. Ка­рап ята торгач, шушы биеклекнең үзеңнең үткән гомерең­дә һәм киләчәгеңдә дә булуын тоясың, хәтта шушы миз­гелдә биеклекнең сине үзенә чакыруын да ишетә башлый­сың сыман.

Романтика эзләп урмандагы аулак аланга да барып йө­рисе юк. Ул безнең үзебездә, йөрәк тибеше  ритмында.

Койма буендагы чирәмлеккә тезләнеп, җиргә җентек­ләп карагыз әле. Аяк астында аунап яткан үлән сабакла­рын күзәтә башлау белән исең китеп, хәйран кадасын. Үлән тамырлары тармакланып, учарланып, барысы да җир асты­на, тирәнгә сузылганнар. Аска төшкән саен тамыр тармак­лана, нечкәрә, кыл юанлыгы гына кала һәм, үрмәкүч җеп­ләредәй меңләгән нечкә капиллярларга әверелеп, җиргә сеңә. Ничек шул нечкә, нәзберек җепләр каты җирне ти­шеп керә алганнар? Тамырны бер мәртәбә тартып чыгар­саң, мәңге кире урынына утырта алмыйсың. Хәйран ка­лырлык бөек могҗиза бит бу! Үләннең тагын бер гаҗәеп сәләте сокландыра мине. Ул үз юлында очраган һәр нәр­сәне урап уза белә. Аны моңа кем өйрәткән?

Әйтик, менә койма тактасы урыныннан кубып чыккан. Ул үләннәр өстендә асылынып тора. Бер генә үлән дә са­багы белән койма тактасына килеп төртелмәгән. Алар кой­мага җитәргә бер сантиметр кала читкә борылганнар. Так­таны үлән ничек, кай җире белән күрә?

Үләннәр күләгәдән кояш нурларына таба сузылганнар. Үлән кояш нурын, аның яктылыгын сизә һәм һәрвакыт шуңа омтыла. Ул аны ни рәвешле белә?

Үсемлекләр җансыз дип без бик тә ялгышабыз. Җан­сыз нәрсәнең акылы булмаска тиеш, ә үлән — акыллы. Үлән генә түгел, җир йөзендәге һәр матдә, һәр атом бөр­теге акыллы. Мин шуңа гаҗәпләндем: тоташ акылдан тор­ган галәмдә каян туа икән сугыш, җәбер, сәясәт тәкәб­берлеге шикелле акылсызлыклар?

Сезнең һавадагы болытларга игътибар белән карага­ныгыз бармы? һавада агылган болытлар сезгә нәрсә бу­лып күренә?

Романтик кеше шул болытны давыл белән көрәшкән җилкәнле кораб сурәтендә, прагматик базарга барырга комачаулаучы яңгыр итеп күрә. Романтик йөрәгендәге ка­натлы дәрт шулай күрсәтә болытны.

Дөрес, романтика — эчке бер тынгысызлык, ләкин ты­нычлыктан качып давыл эзләп йөрүче романтик бәндәгә шикләнеп карыйм мин. Адәм баласы тынычлык өчен ярал­ган, ә чын тормышны туган-үскән җирдә, тынычлыкта гы­на корып була. Ахыр чиктә, тыныч яшәү генә канәгатьлән­дерә ала адәм баласын.

1969 елны мине Диңгез флоты министрлыгына бүлек начальнигы итеп билгеләгәннәр иде. Озак сәяхәттә йөрен алҗыганнан соң бу эш миңа бик тә рәхәттер кебек тоелды. Үз кабинетың. Алгы бүлмәдә һәр әмереңне үтәргә әзер торган секретарь кыз утыра. Эшкә җиңел машинага гына утырып йөрисең. Сәгать тугызда гына эш көне башлана. Алты тулу белән ачкычны секретарьга тапшырасың да кайтып китәсең. Тешең-тырнагың белән ябыш инде шушы урынга. Кадерен белеп, тырышып эшлисе югыйсә. Юк, өч елдан мин шул кабинеттан ычкыну җаен эзли башладым. Давыл сагынудан, романтика эзләп түгел, эш минеке бул­маганга күрә. Түрә булып, боерык биреп утыру минем өчен чит, йөрәккә ятмый торган эш булып чыкты. Кабинет тәрәзәсеннән Кремльнең Спас манарасы күренеп тора. Урамда машиналар ташкыны. Гөжлиләр, гудок биреп, кы­сынкылыктан зарланалар. Авылда яшәгән чак, атка уты­рып йөргән заманнар искә төшә. Машиналарга ияреп ат килеп чыгуын көтәм... Кыскасы, кабинетта ат сагынып, җирсеп утырам. «Бахбаем, эшкә мин сиңа атланып килер идем... Урам аша гына күренеп торган аулак урынга, Рәсәйдә беренче китап баса башлаган Иван Федоровның һәйкәле янына бәйләп, алдыңа солы салып куяр идем... Өйлә җиткәч, Мәскәү елгасына төшереп, су эчереп кайтыр идем. Алтыда сиңа атланып өемә кайтып китәр идем...» — Менә шушындый сафсата һәм дуамал уйлар артык бима­залый башлагач, тилерүдән куркып, эшемнән китәргә мәҗ­бүр булдым.

Тыныч эшне ташлап дингезгә киту читтән караганда давыл эзләп качу булып күренә. Инде хәзер аңлый баш­ладым. Диңгезчелекнең бер күркәм ягы тарткан икән ми­не. Корабта эш авыр, ләкин анда мөнәсәбәт гади һәм куа­ныч та гади — ифрат мөлаем, балаларныкына охшаш эш­челәр куанычы. Министрлыкта исә андый гадилек юк иде. Рәсми мөнәсәбәтләр. Кәгазьгә табынуга көйләнгән җитди ыгы-зыгы. һәм мин аңа күнегә алмадым. Җан азыгы — куаныч  эзләү   мине  кабат  диңгез   сәяхәтенә  куды.

Татарның: «Кая барсаң да кара сакалың үз артыңнан калмас», дигән әйтеме бар. Гаҗәп тирән фикерле әйтем бу. Кем генә булып эшләмә, җир шарының кай җирендә генә йөрмә, йокыдан уяну белән сиң иң әүвәл'үз уйларың, үз теләк-омтылышларың белән очрашасың. Без хәйран катлаулы машиналарны эшләтә, искиткеч четерекле мәсь­әләләрне чишә яки кагыйдәләрне исбат итә, дәлилли ала­быз. Ә күңелдәге уйларның, йөрәктәге теләк-омтылыш-ларның каян туганын, нигә болай яки тегеләй булуларын аңлый да, аңлата да алмыйбыз. Мәктәптә дә, универси­тетта да безне аңа өйрәтмәгәннәр. Хәер, өйрәтә дә алмас­лар иде. Чөнки аларны бары тик яшәү тәҗрибәсе, бары тик тормыш мәктәбе генә аңлата ала. Укып. белем алу, һө­нәргә өйрәнү генә канәгатьләндерми кешене. Үзеңне өйрәнү, үз теләк-омтылышларыңны аңлый, ачыклый белү ки­рәк безгә. Тик үкенечлесе шул: без моны бик соң анлый башлыйбыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: