Көмеш кыңгырау

Карурманнан чыккан юлчылар

Бүгенге көнгә кадәр минем өчен серле бер истәлек булып калган вакыйганы бик еш искә төшерәм мин. Тик аның серенә һаман да төшенеп бетә алганым юк...

Күрәзәчеләр, фалчылар, багучылар, йолдызларга ка­рап, язмыш маҗараларының бормалы сукмакларын ачып бирүчеләр белән дөнья тулы хәзер. Кемдер тылсым көче белән, кайберәүләр, мәрткә китеп уянганнан соң, бу кодрәтләргә ия булганнар, имеш. Баштарак дәррәү күтәрелеп кызыксынсалар да, хәзер инде кешеләрдә шак­катулар узып бара, күңелләрдә битарафлык хөкем сөрә. Тормыш үзе асты өске килә башлады. Монысы — бүгенге көндә.

Элекке ышанулар белән хәзерге ышанулар арасында аерма әйтеп бетергесез.

Ә элегрәк, мин балачакта, илленче елларда, нинди бер­катлы, сабыйларча ышанучан иде минем авылдашларым. Өмет белән ышаныч иде халыкның ике канаты. Хәер, безнең халыкның өметсез яшәгән чагы булды микән? Юктыр.

Әнә шул еллардан бирле бүгенге көнгә кадәр минем өчен серле бер истәлек булып калган вакыйганы бик еш искә төшерәм мин. Тик аның серенә һаман да төшенеп бетә алганым юк. Хәзер инде әллә булмады микән ул вакыйга безнең авылда дип тә куям... Ул серле вакыйга — безнең авылдашларның өметләре өстенә бәхет вәгъдә иткән вакыйга — авылга килгән сукыр күрәзәче белән бәйләнгән.

Ул вакытта әле авылда радио да, электр да юк. Шуңа күрә авылга читтән берәр кеше кайтса, өй тулып халык җыелып, дөнья хәлләрен сораштырып белә торган заман. Шунысын да әйтергә кирәк: ул вакытта әле безнең авыл Советының да кәттә чагы. Зурларын әйтмим дә инде, әле бала-чагалар да бер-берсен: «Авыл Советы Хәбригә әйтәм!» — дип куркыта торган иделәр. Ә бит Хәбринең бик ягымлы, тәмле телле чаклары да булган. Донбасстан яшь хатын ияртеп, сул кулына кара бармакча киеп кайт­каннан бирле, кешегә бер генә ягымлы сүз дә әйтмәгән бу Хәбрине «җен алыштырган» дип сөйлиләр иде. Инде кайтып, ни арада авыл Советы рәисе дә булып алгач, «Кара кул» дип кушамат тагылган Хәбридән коты алы­нып яши иде халык.

Илленче еллар... Әйбәт, туклыклы, ипиле тормыш­ка халыкның өмете түгәрәкләнеп килгән чаклар. Андый вакытта фал ачтыру үзе бер күңелле, чөнки алдагы тор­мыш матур, киләчәгебез якты икәнлеген фалчылардан башка да беләбез. Тик менә шул матур киләчәктә шәхсән үзем ничек яшәрмен икән дигән хыял ачтыра ул фалны. Әлбәттә, ул «якты киләчәк» әле һаман да җир белән күк тоташкан урында, һаман да барып җитә алганыбыз юк ул якты киләчәккә. Без югарырак күтәрелгән саен, офык­лар киңәйгән кебек тә, тик «якты киләчәк» һаман алга йөгерә, куып җитеп булмый әле. Ә ул вакытта... Якын­да, бик якында иде якты киләчәк. «Бәхет» дигән кадер­ле нәрсә берсенең ире, икенчесенең улы булып сугыш кырларында ятып калса да, өмет әле сүнмәгән, өмет әле күңелләрдә, ул яшәргә көч тә, бәгырьләргә ныклык та, сагышларга яктылык та өсти торган өмет иде...

Безнең бакча башыннан гына башланган, кул сузсаң орынырга торган каракучкыл-күгелҗем урман сихерле ул. Адаштыра торган урман. Бигрәк тә кыш көннәрендә. Хәер сорашып кайтканда, авылыбызның Гөлҗамал исем­ле кызы туңып үлгән ул кара урманда. Әнә шул Гөлҗамал өрәге адаштыра кешеләрне. Төннәр буе елый Гөлҗамал өрәге. Ипи сорый. Кыш көннәрендә, бигрәк тә кояш баеган вакытта, серле, куркыныч, тереклек качкан дөнья чите булып күренә миңа урманыбыз. Тик ниндидер сих­ри көч белән үзенә тарта ул мине. Әни дә, миңа кояш баеган вакытның ниндидер тылсымга ия булган миз­гел икәнлегенә басым ясап: «Кояш баеганда кычкырып көлмә, җырлама, ипләп йөр, зәхмәтле урынга басарсың, Ходайдан бәхетеңне, тәүфыйгыңны сора!» — ди торган иде. Бу сүзләрне әни иртәнге мәлләрдә дә әйтә әйтүен, тик ул вакытта бик куркыныч та, серле дә тоелмый. Ә менә кояш баеганда... Әни әйткән сүзләргә яшеренгән сер әнә шул күгелҗем-кара урмандадыр кебек тоела миңа. Караңгылык та күктән төшми кебек кыш көннәрендә, кара урманнан күтәрелгән күгелҗем-кара җәймә әкрен генә авыл өстен каплый сыман. Мин, бакча ягына чыгып, шул серле кара урманга карыйм да Ходайдан бәхетемне, тәүфыйгымны сорыйм. Урманда адашып, ач көе туңып үлгән Гөлҗамалны кызганам. Шундый моңсу булып китә ул вакытта. Йөрәкне әллә нинди, миңа аңлашылмый тор­ган сагыш биләп ала, елыйсы килә башлый.

Юк, бик озак моңсуланып торырга мөмкинлек бир­миләр миңа. Чөнки ул вакытта өйдә эшнең иң күп чагы. Мал карыйсы да бар, су китерәсе, дәресләргә утырасы, җитмәсә, бала карау да минем өстә.

Ә инде эшләр беткәч, кич утырачаклар. Әни оек бәйләр. Әти киез итекләргә олтан салырга утырыр. «Кич буе бакчадагы каты карны ерып, итекләреңне эштән чыгаргансың!» — дип, мине ачуланачак та әле. Әгәр кич утырырга күршеләр дә керсә, бәлки, ачуланмас та. Күршеләр керсә, бик күңелле була кич утырулар. Әти инде ике унлы лампага да керосин салып кертеп элде. Тәрәзәдән төшкән сүрән яктылыкка карап, әни лампа куыкларын чистартты да, берсенә ут алып, сыер саварга чыгып китте.

Әти малларны карап бетергән, күрәсең, мал өеннән аның, кычкырып-кычкырып, сарык бәрәннәрен сөйгәне ишетелә.

—  Ну, тәтә соң безнең каракай! — Шап-шоп, шап-шоп.

Безнең беребезне дә болай каты яратканы юк әтинең. Бозауны ярата, сарык бәрәннәрен сөя. Ә нигә безне шу­лай нык яратмый икән? Бөтен яратуын бәрәннәргә бирә дә бетерә. Бишектәге сеңлемне сөйгәне бар барын. Үзем күргәнем бар.

—  Ну, тәтә соң безнең кыз! — дигәне бар.

Ә мине яратырга вакыты җитми, күрәсең. Бәләкәй чакта яраткандыр әле, дип уйлыйм. Мин хәзер олы кыз инде. Тик шулай да бер дә бала карыйсым килми. «Би­шек янына бәйләп куймый булмый инде сине», — ди әни. Әле менә бүген дә бер дә өйдә утырасым килми шул, балага имезлек чәйнәп салдым да, бишек бавын энемә тоттырып, ишегалдына чыктым.

Бакча ягына чыга торган җилкапка бар безнең. Бер нинди атынгыч та кирәкми, бакча капкасы булганда. Ара­тасына басып, баганасыннан җиңелчә генә этеп җибәрәсең дә рәхәтләнеп атынасың. Капка ачылган чакта, ишегал­дына карыйсың, капка ябылганда — урманга. Әти, күрсә, кирәкне бирер иде инде, тик ул мал өендә, мине күрми. Күгәнен каерып чыгарырмын дип курка, шуңа күрә атындырмый капкада. Ә капка әкрен генә ачыла да ябыла, ачыла да ябыла. Ишегалды — урман, урман — ишегал­ды, урман... Кинәт урман караңгылыгыннан ниндидер карамчык аерылып чыкты. Гөлҗамал өрәге! Әнекәем! Мин күзләремне чытырдатып йомдым да җиргә сикер­дем. Әллә күземә күренде инде... Бик каты курыксам да, башымны күтәреп, урман ягына карадым. Бу карамчык торган саен үсте, әкрен генә безнең бакчага якынлашты. Уф! Кешеләр икән. Икәү. Эчемә җылы йөгерде. Кемнәр икән болар, болай соңлатып? Шушы кышкы кичтә өрәкле урманда нишләп йөриләр икән? Мин яңадан җилкапкага үрмәләдем. Тегеләр тыкрык буйлап төштеләр дә безнең урамга керделәр. Тукта әле, урамга чыгып карыйм әле, кемнәргә керерләр икән... Шулвакыт, мине дерт итеп сискәндереп, әнинең тавышы яңгырады.

—  Һаман киртә башында! Кереп кит өйгә! Бала елый торгандыр!

—  Бала янында кеше бар бит анда...

—  Эт — эткә, эт — койрыкка... Учакны кара, ут төшеп ятмасын. Утын ала кер әнә, бушка селкенеп йөрмә...

Эчемнән генә әнигә үпкәләп, утынлыкка таба киттем. «Бәхетле кешеләргә кунак кайта, миңа карап калырга да ярамый...»

Әкрен генә утыннарның вагракларын, сайлый-сайлый, кочагыма төядем дә, өйгә кертеп, мич каршысына бушаттым. Бала да еламый, ут та төшмәгән. Тик бала карап арыган энем генә: «Мин дә урамга чыгам!» — дип шыңшырга тотынды.

—  Үскәнем, еламасаң, мин сиңа кипкән җиләк би­рәм...

—  Җиләк... Бир...

—  Хәзер, яме. Тәрәзәдән карап тор, мин хәзер керәм. Әнә теге лапас торыгы астындагы урман печәне арасында җиләкләр, беләсеңме, күпме? Җиләкле аланнан чапкан печәннәр анда... Көтеп тор, яме... елама... яме...

Бу малайдан котылуыма сөенеп, урамга йөгердем. Тик теге кешеләр юк иде инде урамда. Тәрәзәгә карап алдым. Тәрәзәнең катмый калган өске өлешеннән энемнең ял­тырап торган чәчсез маңгае белән тәрәзәгә таянган кул­ларын күреп алдым. Җиләк көтә инде бу малай. Ишег­алдында эңгер-меңгер. Табарсың бу караңгыда җиләк. Эзләргә кирәк инде, көтеп тора бит. Кабат бала янында калдырып булмас аннары. Мин әле көндез үк торык астындагы печән арасында җиләк яфраклары күргән идем. Учмалап-учмалап, печәнне йолкырга керештем. Шулай да, күп йолкый торгач, бер тәлгәш таптым бит! Кибеп, корышып бетсәләр дә, җиләк җиләк инде ул. Урман исләре килеп тора! Берсен генә авызыма каптым да кал­ганнарын, энемә дип, бияләй эченә тыктым.

Нәзифә Кәримованың  «Карурманнан чыккан юлчылар» повестыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: