Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Каргалар шәһәре

Таш кебек катып беткән ипи кисәге аларга эләксә, ни эшлиләр диеп беләсез? Суга манып, йомшартып ашыйлар.

Безнең елга буенда таллар күп. Алар сазлы ерынтыда үсеп утыралар. Бөдрә ябалдашлары болытларга кадәр ашкан. Җәен кояш нурлары астында, куе яшел төскә кереп, су буйларына ямь өстиләр. Күрәсең, аларны кемдер шул елга буенда үзенә план алып, нигез салганда утырткан булса кирәк. Карга халкы, ул талларны якын итеп, шунда оя корган. Санап бетергесез, мең генә оя бардыр.

Каргалар ел саен яңа оя ясыйлар, искесен яңарталар. Әле, алай гына да түгел, ошыймы-ошамыймы, диеп, берничә җирдә оя ясый башлыйлар. Ана каргага кайсы ошаса, төп оя шунда була. Шунысы кызык: ана карга, йомырка өстендә утырганда, беркая да китми, кузгалмый. Ә ата карга үзенең парын, йомырка басып утырган ана карганы, җим алып кайтып ашата. Тәрбия кыла.

Без, малайлар, каргалар яшәгән агач ябалдашындагы ояларны каргалар шәһәрчеге дип йөрибез.

Биредә ел саен ала һәм кара каргалар, чәүкәләр, оялап, бала чыгаралар. Май аенда, балалары чыккач, каргалар көтүе барлыкка килә. Менә инде тыңлап торсаң, анда иртәдән алып кичкә кадәр гел тавыш: «Каррр да каррррр». Озаграк басып торсаң, колагың тона. Каргалар азык сайламый: нәрсә туры килсә, шуны ашыйлар, шуңа да җәй көне аларның тамаклары тук. Бөҗәк дисәң, бөҗәге җитәрлек, тычкан, бака дисеңме, каз, үрдәк бәбкәләрен дә эләктереп китәләр, чит кош йомыркаларын ашау да аларга берни тормый. Башка хайваннарның ризыгын да, хәтта эт алдындагы азыкны да урлап китүләре мөмкин. Таш кебек катып беткән ипи кисәге аларга эләксә, ни эшлиләр диеп беләсез? Суга манып, йомшартып ашыйлар.

Бервакыт мәктәптән кайтып барганда күрәм: кап-кара мәче талга менеп бара. Аның үткен тырнаклары кытыршы тал кабыгына үрмәләргә ясалган күк. Агач башындагы ояларны, оялардагы карга балаларын күргән ул. Нияте — карга баласы белән тамак ялгап алу. Ул сиздерми генә агачка үрмәли. Каргалар аның агачка менүен сизсәләр, тавыш чыгарып, дөньяны кубаралар инде. Чыннан да, бер ояга менеп җитәм дигәндә генә, кипкән чыбык сынып тавыш бирдеме, әллә чәүкә күреп тавыш чыгардымы — сизми калдым.

Ала каргалар, каркылдый-каркылдый, мәчегә һөҗүм итә башладылар. Алай гына да түгел, тагын биш-алты карга очып килеп, кайсы — алдан, кайсы арттан аңа ташланды. Ул арада оя хуҗалары да кайтып җитте. Ярсып килеп йә аркасыннан, йә башыннан каты итеп чукып алалар да чигенәләр, чукып алалар да чигенәләр. Мәче фырылдый, ал тәпиенең берсе белән карганы эләктереп алырга тырышкандай итә. Тик кая инде ул аңа, каргалар, уктай очып килеп, янә һөҗүм итәләр. Мәче тырнаклары белән агачка ябышкан, ычкындырса — егылып төшәчәк.

Күтәрелде тавыш: «Кар» да «кар», «кар» да «кар». Куркыныч янаганда, каргалар күмәк, бер-берсен кимсетергә ирек бирмиләр.

Ниһаять, көчле, очлы тырнаклы, тешләгән җиреннән өзеп ала торган мәче, каргаларның һөҗүмен кире кага-кага, әкрен генә җиргә төште. Төшеп җиткәч, өскә, карга ояларына бер карап алды да өенә таба китте. Каргалар аны үз биләмәләреннән чыгып киткәнче эзәрлекләп бардылар.

Шулай итеп, каргаларның бердәмлеге, кыюлыгы, бер-берләренә терәк һәм күмәк булулары явыз дошманны җиңәргә ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев