Көмеш кыңгырау

Карга баласы

Карга кулга тиз ияләшә икән... Беркөнне эштән кайтышлый, юл читендә тыпыр­чынып яткан карга баласын күреп алдым.

Агач бо­тагына сарылган зур каргалар, тирә-якны тавышка күмеп күпме генә карылдасалар да, бу бала өчен берни кыла алмыйлар иде. Аларга ярдәм итәргә минем дә хәлемнән килми. Ояны югары ясаганнар, карга баласын күтәреп кенә куярлык түгел шул.

Карга баласын кулга алдым. Монда калдыру аның гомере өчен куркыныч иде. Өйгә алып кергән идем, мәхлукка монда да тынгылык булмасын тө­шендем. Песиебез, күзләрен майландырып, минем читкәрәк китүемне генә көтеп тора башлады. Җай чыгу белән ташланмакчы. Кошчыкны, бакчага алып чыгып, буш куян оясына урнаштырдым, ашарына бирдем, су куйдым.

Ул көнне ихатада тынгылык булмады. Бер төр­кем каргалар, якын-тирәдәге агачларга кунып, ка­раңгы төшкәнче колак тондырып каркылдап утыр­дылар.

— Боларның тавышына чыдар чама юк. Җибәр балаларын. Теләсә нишләсеннәр, — дип киңәш итте хатын, тавыш-гаугадан тәмам аптырагач.

Чыгардым баланы оядан. Төште дә үлән арасы­на кереп посты. Шатлыгыннан нишләргә белмәгән ана карга баласы янына кунды. Нәрсә кыла алсын инде ул? Кошчык оча белми, ә аны күтәреп оясына менгереп утыртырга ана карганың хәленнән килми. Үлән арасында калдыру да куркыныч. Эт яки песи башына җитәчәк. Мескен хәлгә төшкән карга бала­сын кызгандым да кире урынына ябып куйдым.

Караңгы төшкәч, олы каргалар безнең тирәдән таралыштылар.  Иртән торып чыгуга, сарай түбәсендә бары бер карга утыра иде. Бераздан анысы да югалды. Бала кайгысы китте, ахры, олы карга­лардан...

Карга баласы баштагы мәлне ризыкка якын кил­мәде. Үпкәләгәндәй кыланып, ояның бер почма­гында йомарланып утырды. Ләкин ачлык үзенекен итте: ул ашамлыкны чукыштырырга кереште. Тора-бара әрсезләнеп, талымсызланып китте. Салып өл­гергәнче ризыкны кулда ук чукый башлады.

Өйгә алып кереп, песи белән ике арада дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыра башладык. Карга бала­сына тияргә ярамаганлыгына төшендерү өчен, песи белән байтак шөгыльләнергә туры килде.

Татуландылар. Хәтта дуслаштылар да. Исәйгән саен, карга өйне үз итте. Үзебез юк чагында аңа кереп-чыгып йөрү өчен форточканы ачып калдыра­быз.

Мәшәкатьле чаклары да күп булды. Төсле пыя­ла ватыклары, керәч кисәкләре алып кайтып, тәрәзә төпләрен, өстәл өстен тутырды. Каяндыр тиен ак­чалар да тапты, ялтыравык калай кисәкләре дә та­шыды...

Кышны тату үткәрдек. Салкын көннәрне тышка чыгарга бик яратмады. Өйдә утыру рәхәтрәк иде аңа. Яз җиткәч, каргабыз биләмчегә әйләнде, көннәр буе югалып торды. Кунарга кайтмыйча калган чаклары да булыштырды. «Үзенә пар эзлидер, нәсел үрчетү хәстәренә кергәндер», — дип юрадык.

Беркөнне эштән кайтуга, өстәлдә чылбырлы ке­сә сәгате ята иде. Кем эше булуы билгеле инде. Каргабыз алып кайткан. Тик каян тапкан ул аны? Авылның барлык кешесенә хәбәр салдык, әмма сә­гатьнең иясен таба алмадык. Шушы хәлдән соң кар­габыз да өйгә юлны онытты. Бәлагә тарымады микән дип борчылган идек, беркөнне күрше малае:

— Сезнең карганы күрдем. Агач ботагында бер карга белән янәшә утыра иде, — диде.

Менә ике ел инде чылбырлы сәгать стенадагы кадакка эленеп тора. Аңа караган саен, каргабыз­ны искә төшерәбез. Авызына ялтыравыклы әйбер кабып, тәрәзәдән менә-менә очып кайтып керер сы­ман...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: