Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Караш

Озын тәнәфестә Нәзирә Нурулловнаның пальто кесәсеннән өй ачкычы югалды.

Тик бу очракта ”югалды” дип әйтү бик үк  дөрес булып та бетмәс , чөнки барлы- юклы ярты сәгать вакыт та үтмәгәндер,  ачкыч кесә төбендә яңадан ята иде инде.  Дәресләр беткәч, укытучы апа соры якалы зәңгәр пальтосын киде дә ашыкмый гына кайтырга чыкты. Мәктәптән әллә ни ерак булмаган өенә җиткәч, теге ачкыч белән ишеген ачты да кереп тә китте.

Нәзирә Нурулловна артыннан яшеренеп кенә күзәтеп килүче Азатка ул көнне игътибар итүче дә булмады шикелле.   Азат җиңел сулап куйды,  шулай да китәргә ашыкмады,  колач җитмәслек юан өянке артына посып, тагын бераз басып торды әле.

“Сизмәдеме икән?”

Малайның йөрәге шулай дип дөпелдәде.

Менә укытучы апаның урам якка  караган өч тәрәзәсендә “ялт“ итеп ут кабынды, пыяла аша аның шактый талчыккан йөзе  чагылып үтте, бизәкле тәрәзә пәрдәләре карт укытучының серле дөньясын чит-ят күзләрдән томалап каплап  та куйды...

“Сизмәсә ярар иде”.

...Азатлар гаиләсе бу авылга яңарак кына күченеп килде. Яңа мәктәп, яңа сыйныфташлар, яңа укытучылар... Ияләшүе әллә ни авыр булмады кебек, тик математика укытучысы гына бәйләнеп җанына тиде: “өч”ледән башы чыкмады малайның. Дөрес, ул элек тә “мәшһүр математик” лардан саналмый иде, алга да чыкмыйча, артта да калмый ияреп бара килде, ә хәзер ник бер “дүртле” эләксен үзенә!    Барысы да шул Нәзирә Нурулловна аркасында. Уку елы бетәргә дә күп калмады инде, ә көндәлектәге “өчле”ләр, чекерәешеп , малайның кәефен боза, күңелдә саклап йөрткән ышаныч-өметләрен чәлпәрәмә китерә дә тора.

... –Ударник булсаң, авылдагы иң шәп скутер синеке булачак!- дигән иде әтисе малайга.

Ах, ул скутер! Күзен йомса, чия төсендәге елкылдап торган бу ”машина” Азатның каршына килә дә баса. Күкрәге белән  рульгә ята төшеп, бөтен  гәүдәсе белән җылы йомшак һава агымына иркәләнә-иркәләнә, хыялдагы шул машинаны иярләп, асфальт буйлап ул очып кына җилдерүләр !!!

Менә кайда булачак дөньяның рәхәтләре !

Әмма теге бөкерәешкән өчлеләр малайның бөтен хыялын пыран-заран китерә торды. Җитмәсә, бүгенге контроль эш аркасында Азатка күпме янып-көяргә туры килде. Иң башта мәсьәләсе дөрес чыкмыйча бәгыренә тиде, аннан җиңел генә дип исәпләгән мисалы малайның башын бутап бетерде. Егетебез каушады, ашыкты, тирләде-пеште, сызгалады-бозгалады... Кыскасы, кыңгырау чылтыраганда әле ул ярты биремне дә чишеп өлгермәгән иде.

“Очты теге чия төсендәге скутер!”

... -Әллә эшли алмадыңмы?

Алгы партадагы Дилә шулай дип дәшкәч, малайның җен ачулары чыкты:  ”Монысы нервага тиеп тора тагын!”

Дилә, берни булмагандай, Азат янына килде дә ипләп кенә мәсьәләне аңлата башлады. Чынлап та,  мәсьәләсе әллә ни авыр да булмаган икән! Тик менә юк кына җирдә хата җибәргән шул.

Кызый караламасын Азатка тоттырды:

– Монда барысы да язылган. Карап чыксаң - төшенерсең,- дип, иптәшләре артыннан ашханәгә йөгерде.

“Иртәгә Нәзирә Нурулловна, тәгаен,  такта янына чыгарачак. “Икеле капчыклары”н дәрестән соң алып кала торган гадәте бар аның”. Азат Диләнең язмаларын чиста дәфтәргә “ялт” итеп күчереп тә куйды: кирәге чыкмый калмас!

Икенче көнне укытучы апа дәрестән соң берәүне дә тоткарламады:

– Эшләрегезне тикшерергә өлгермәдем, - диде гади генә.

“Тагын бер көн көтәргә! Һай, шушы билгесезлекне!”

Укытучының класста эленеп торган зәңгәр пальтосына әнә шул чакта игътибар итте малай. Гап-гади бер пальто... Ә тирә-юньдә ник бер кеше булсын – барысы да ашханәдә. Азат як-ягына каранды да, “ялт” - кулын пальто кесәсенә. Ә анда - гади генә брелокка беркетелгән гап-гади ачкыч.

“Нәзирә Нурулловнаның өй ачкычы! Тәгаен , шул!”

Аннан соңгысы бик тиз хәл ителде. Бер минут та үтмәгәндер, Азат инде калтыравык куллары белән укытучының ишеген ачып маташа иде. Җыйнак кына бүлмәгә килеп кергәч, Азат бермәл каушап калды, берәү дә юклыгына ышангач кына, кыюланып, бүлмәне күзләре белән айкап чыкты. Азатларның үз өе белән чагыштырганда, монда барысы да бик гади иде.  Менә шыплап тулган китап шкафы , җыйнак кына карават, тәрәз буенда язу өстәле... Менә тәртип белән өеп куелган дәфтәрләр...

Үз дәфтәрен ул бик тиз эзләп тапты. Аның урынына  дөрес чишелешле дәфтәрне куйгач, инде чыгып китсә дә була иде, әллә нигә куллары шкаф тартмасына үрелде. Ач-са!!!   Аптыраудан күзләрен шарландырып катты да  калды.

“Биш пачка акча! Бер меңлекләр! Банк кәгазьләре дә сүтелмәгән хәтта. Аны исәпләү өчен яхшы математик булу да кирәкми – биш йөз мең! Моңа инде скутер гына түгел, машина да тия! Я, нәрсәгә инде ул Нәзирә Нурулловнага шулкадәр акча? Машинага дисәң - правасы да юктыр, сәяхәткә дисәң – бу акча белән айга да очып була!”

Азат төп-төгәл егерме биш кәгазь акчаны санап алды. Ул хыялланган скутер шулкадәр тора, ә артыгы аңа кирәк тә түгел.  Менә күрерсең, укытучы апа сизми дә калачак!

Кинәт малайга әллә нәрсә булды: кемдер туп-туры итеп аңа төбәп карап тора! Аяк мускуллары йомшап, әздән генә түнеп китмәде. Кем булыр бу? Шүрли-шүрли күзләрен күтәрсә, аның карашы белән очрашты! Каш астыннан шундый усал итеп сөзеп карый, бөтен тән буйлап вак калтыравык йөгереп узды. Теле булса, “Нишлисең син , малай актыгы? Куй урынына!”- дип, кычкырып җибәрер күк. Ә кулындагы автоматтан  үтергеч ядрәләрен туп-туры Азатка  турылап сибәр кебек тоела!

Малай аңына килде. Стенадагы фотодан  үзенә төбәлгән солдат егетнең карашыннан күзләрен яшерә-яшерә, теге акчаларны ашыга-кабалана кесәсенә тутырды.

...Иртәгесен Нәзирә Нурулловна Азатка бишле куйган иде.

– Барысын да дөрес чишкән. Молодец! – дип мактап та алды әле.

Гомерендә беренче тапкыр математикадан бишле алуы иде малайның! Түм-түгәрәк, шундый матур бишле! Нәзирә Нурулловна бишлене бигрәк матур куя икән. ...Әмма Азатка, никтер, бик тә, бик тә күңелсез һәм ямансу иде. Кесәсендә -  скутер алырлык шыгырдап торган меңлекләр, дәфтәрендә - түм-түгәрәк бишлесе бар. Тик алар барысы да кирәксез , артык нәрсәдәй малайны кыса- буа,  аның рәхәтлеген чикли бара сымак. Җитмәсә, фотодагы теге солдат егетнең карашы күңелдән һич китми: үзе исә, күн итекләре белән даң-доң басып, класска килеп керер дә күзләре белән бораулап аңа төбәлер кебек. Азат , куркынып, ишеккә карап куйды. “Нәрсә ул - шулай дөпелди? Әллә чынлап та улмы? Ә-ә-ә, юк икән ! Азатның үз йөрәге шулай күкрәктән чыгардай булып бәргәләнә”.

– Азат, Азат дим! – алгы партадагы Дилә борылып аңа дәште. – Курыккан булдың тагын. Дөрес чишкәнсең бит! Котлыйм!

“Эх! Шулай димәсә, җиңелрәк буласы икән.”

Тәнәфестә дә Дилә гел аның янында бөтерелде.

– Ә син беләсеңме? Безнең Нәзирә Нурулловна бөтен районда иң яхшы укытучы исәпләнә. Математикадан гел бишлегә укый башлаганыңны сизми дә калырсың әле.Кызганыч, син аның улын белмисең. Наил исемле үзе. Менә ул , ичмасам – чып-чын Пифагор инде! Былтыр Бөтенрәсәй олимпиадасында, барлык математикларны җиңеп, беренче урынга чыкты!”

– Хәзер кайда укый соң ул?

– Әлегә укымый , армиядә ул... – Кыз бераз тынып торды. - Госпитальдә ята...

– Госпитальдә?

– Әйе, ул бит – герой! Иптәшләрен үлемнән коткарган! Тик менә аяклары гына...

– Нишләгән соң? Әйт инде! Аягына ни булган?

– Аяклары ... юк аның...

Дилә елый иде. Аннан кисәк кенә башын күтәрде дә йодрыклары белән яшьле күзләрен уа-уа сөйләп китте:

– Терелеп кенә бетсен, аңа шундый яхшы протезлар куячаклар! Чын аяклар кебек!

– Ә син андый протезларның күпме торганын беләсеңме?

Азатның тавышы нигәдер бик карлыгып чыкты, әмма Дилә бөтен классны яңгыратты:

– Протезлар өчен акча бар инде! Нәзирә Нурулловнага барлык укучылары ярдәм итте. Авылдагы һәркем – аның укучысы бит. Терелеп кенә җитсен, Наил абый шундый математик булачак!

Калганын Азат тыңлап та бетермәде диярлек, озын тәнәфесне көтеп алды да укытучының өенә йөгерде. Меңлекләрне урынына куйгач кына, рәсемдәге солдатка кыяр-кыймас күтәрелеп карады ул. Юк, ачуланмый бугай аның күзләре. Сынап карыйлар, әмма ачуланмыйлар.

...Пальто кесәсендәге ачкычның югалып торуын Нәзирә Нурулловна бу юлы да  сизми калды, ахры. Дәресләре  беткәч, хәерле юл теләп , укучыларын өйгә озатты ул. Тик Азат  кына кайтырга ашыкмады. Укытучысына әле бик күп, бик күп  сүзләр әйтәсе бар аның. Тыңлармы аны Нәзирә Нурулловна? Ышанырмы аңа? Эх! Ышанса иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев