Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Карагайга ничә яшь?

Бу – карагай агачы! Ка-ра-гай! Русчасы – лиственница! Көзен саргая һәм  ылысларын коя торган бердәнбер ылыслы агач ул карагай.

Алия бүген дүртле алды... Нәрсәдән дисәң, биологиядән! Берәү булса, шатланыр иде кебек. Начар билге түгел лә! Ә менә Алия өйләренә  елый-елый кайтып килә. Еламаслык та түгел шул... Биология бит аның иң яраткан фәне! Кайчан керә дип, зарыгып көтеп ала иде ул бу дәресне...

Яшеллекне ярата Алия! Туган авылында үскән һәр агачны таный ул, исемен дә белә. Теләсә кайсы яфракны кулына китереп тоттырсалар да, нинди агач икәнен шартлатып әйтеп бирә ала. Күзен бәйләгән булсалар да, ялгышмас иде кебек. Ул ясаган гербарийларның исәбе-саны да юктыр... Ә үләннәр? Болында үскән чәчәкләр дисеңме? Аларын танырга әбисе өйрәтте Алияне. Шул болыннарда бәбкә саклап, җиләк җыеп тәгәрәп үс тә, меңьяфракны – көтүче сумкасыннан, мәтрүшкәне ромашкадан  аера белмә, имеш!

 Ә менә бүген... Бүген ул каушады да калды шул...

– Лиственница... какое дерево? Хвойное или лиственное?

Өйгә бирелгән параграфны менә дигән итеп сөйләп биргән иде дә, ә менә укытучының өстәмә соравы кызны телсез калдырды.

“Лиственница?” Беренче тапкыр ишетүе... Нинди агач икән? Татарчасын белсә,  бәлки, исенә дә  төшәр күк... Ә менә татарчасы ничек соң?

Янәшәсендә утырган Сережа кәгазьгә чыршы рәсеме сызгалап, Алиягә таба этте.

Моны күргәч, Алия гел каушап калды.

“Ни әйтергә теләве? Нигә чыршы ясаган? Эх! Татарчасын белсә? Лиственница... Лист...Лист... Димәк, лиственное!”

Шулай уйлаган иде Алия... Шулай әйтте дә... Юк икән шул! Ылыслы агач икән! Менә шуңа күрә дүртле эләкте дә аңа. Бөтенесенә үпкәләде кыз: татарча укыта торган мәктәбе булмаган шәһәренә дә, таныш түгел исемле агачка да.

“ Ылыслы агачка кем инде шундый исем куша, я?”

...Шәһәргә Алияләр яңарак кына күчеп килде. Әтисен яңа эшкә  күчерделәр дә куйдылар, аның белән бергә, билгеле инде, Алияләр дә. Бу мәктәп аның өчен әлегә яңа һәм ят иде. Авылда дүрт ел буе татарча укыган булса,  монда – барысы да русча. Анысына да ияләшеп килә иде инде. Тик менә биология генә... Иң-иң авыр дәрес булды да  чыкты шул биология. Математиканы да бишлек белә ул, мәсьәлә-мисалларны “ялт” итеп чишеп бирә, тарихтан да русча сөйли ала, рус теле дәресендә дә мактыйлар үзен. Ә менә биологиядәге агач-үләннәр турында русча сөйләү... Монысы әлегә авыррак шул...

Авыллары матур җиргә урнашкан иде аларның. Янәшәдә Алып батыр таулары... “Алып батыр тавы” дип, шул бер Алия генә атаса атагандыр инде. Чөнки моңарчы исемсез булып йөргән ике тауны:

– Әти, нигә  ул тауларның  исеме юк? – дип аптыратып бетергәч, әтисе үзе кушкан иде.

– Әйдә, үзебез исем кушыйк алайса! – диде ул. –  Ничек атыйк соң? Әәә... Менә болай! Тыңла әле! Элек  безнең авылда озы-ы-ын буйлы, бик көчле бер пәһлеван яшәгән ди. Аны Алып батыр дип йөргәннәр. Куллары шундый зур, бармаклары шундый озын булган ди аның, бияләй бәйләргә бер пот йон да җитми, ди. Ә чабаталары шундый зур булган, ди, балалар аның чабатасына утырып кышын таудан шуалар, ди. Чана сымак итеп... Әнә шул Алып батырның басуда җир сөргәндә,  чабаталарына туфрак тулып җәфалый икән. Ул башта - бер, аннан икенче чабатасын салып каккан да, эшен дәвам иткән, ди.   Ә артында чабатасын каккан туфрактан  ике тау хасил булып калган ди...

Иии... Сагына да соң Алия шул Алып бабай чабатасын каккан тауларны, андагы өйләрен, мәктәбен, еракта калган сыйныфташларын... Гел бишлегә укый иде үз авылларында.

 Дүртле алу аркасында туган моңсулыкка сагыну хисе дә килеп өстәлгәч, Алия тагын елап җибәрде. Өйдә берәү дә юк иде, барысы да эштә. Кайту белән компьютерына барып ябышты Алия.

“Лиственница”... Нинди агач микән ул? Үзе “лист” сүзеннән ясалган, ә үзе – ылыслы!”

Эзләде, тапты... Татарчасы “карагай” була икән... Ка-ра-гай! Матур исем! Юк, белми Алия андый агачны, ишеткәне дә юк. Алар авылында үсми торган нинди агач микән ул? Кызыксынуы артканнан арта гына барды...

Әтиләре кайтканда, ул инде тынычланган иде, теге “дүртле” турында да әйтеп тормаска булды.

Икенче көнне – ял көне иде.

– Сентябрьнең матур көннәрендә өйдә утырмыйк әле! Әйдәгез, табигать кочагына! – ди әтиләре.

Шәһәрне чыккач та, ул машинасын урман буена борды.   

Иии... Андагы матурлык! Сокланып туймаслык гүзәллек! Кызыл, сары, шәмәхә яфракларның яме дисеңме! Ул кып-кызыл миләш тәлгәшләре дисеңме! Гөмбәгә дә юлыктылар. Әллә никадәр баллы гөмбә җыйдылар.

Хозурланып тирә-якны күзләп торган әнисе кинәт хафаланып әйтеп куймасынмы?

– Абау! Ул чыршыларга ни булган икән? Карагыз әле, кара!Саргайганнар түгелме соң?

Әтисе дә кул сузымы гына җирдә тезелеп киткән сап-сары чыршыларны күреп  шаккатты.

– Ииии...Саргаеп утыралар, мескенкәйләр... Югыйсә, япь-яшь посадка кебек...

Бу сәер күренеш чып-чынлап аптырашта калдырды аларны. Ничә чакрымнарга сузылып киткән чыршы посадкасы  корып утырсын әле!

Якынрак килеп карасалар...

– Бу бит чыршы түгел! – дип кычкырып җибәрде Алия. – Күрәсезме, ылыслары нинди йомшак. Үзләре чәнчеми дә, кадамый да, ботакка да алар күч-күч булып урнашкан.

Бераздан агачлыкны кызның шат тавышы яңгыратты:

– Мин беләм! Бе-е-е-лә-ә-м! Бу – карагай агачы! Ка-ра-гай! Русчасы – лиственница! Көзен саргая һәм  ылысларын коя торган бердәнбер ылыслы агач ул карагай. Яфраклы агачлар үзлегенә ия булганга, руслар аны “лиственница” дип атаган да инде. Татарчасы бигрәк матур -  ка-ра-гай! Кара агач!

– Карагай турында минем дә ишеткәнем бар, ә менә күргәнем  юк иде, – дип куйды әтисе. – Безнең авылда бер карагай да үсми бугай...

Алия йомшак ылысларны сыйпап куйды. “Менә бит! Тәки таныды  карагайны!”

Аннан ул әтисенә  әллә ниләр сөйләп китте...

– Яшь карагай агачлары формасы белән чыршыга охшаган була. Без шуңа да бутадык аларны. Үсә-үсә карагайның формасы үзгәрә бара. Чыршы белән дә берәү дә бутамый башлый. Чөнки карагай шундый юаная-я-я, кәүсәсенең диаметры ике метрга кадәр җитәргә мөмкин! Ике метр! Беләсезме, мин тагын шуңа шаккаттым, безнең авылда ник бер карагай үссен! Югыйсә, карагай безнең илдә иң күп үсүче ылыслы агач икән бит! Себердә дә, Ерак Көнчыгышта, тайгада да үсә  карагайлар. Биеклеге  утыз метрдан илле метрга кадәр җитә, хәтта сиксән метр озынлыктагы карагайлар да очрый, ди...

Алиягә әти-әнисе сокланып һәм сөенеп төбәлде. Менә нинди бит аларның кызлары! Әллә ниләр белә!

– Безнең илдә карагайның уннан артык төре үсә! Егерме яшьтән узгач, карагайлар  май аенда чәчәк ата башлыйлар, кайберләренең күркәләре роза чәчәге кебек кып-кызыл була икән. Әллә кайдан матур булып янып тора! Интернетта фотоларын күреп – шаккаттым! Карагай күпме яши дисезме? Биш йөз елдан да артык! Ул – иң озын гомерле агачларның берсе! Хәтта тугыз йөз яшьлек карагайлар да була, ди!

– Алия, кызым, син боларны каян беләсең соң?

Алия елмаеп кына куйды.

– Ә иң кызыгы, беләсезме, нәрсә! Сезнең Венеция турында ишеткәнегез бар бит. Теге – су өстендә утырган шәһәр! Анда йортларны элек-электән карагайдан ясалган субайларга утырта торган булганнар. Су эчендә биш йөз ел торса да череми торган нык агач ул карагай! Ниләр генә ясамыйлар аннан...

Алия сөйләде дә сөйләде...

Яшь карагайлар янында тагын бераз тоткарланды алар. Шактый куе булып утырган агачлар  арасында кысылып үскән ике үсентене казып алды әтисе. Нәкъ чыршы кебек сылулар!

– Бу карагайларны туган авылга алып кайтып утыртыйк әле. Алып батыр тавын ямьләп үссеннәр әле! Авылдашлар да белеп, күреп торсын  карагай агачының нинди икәнен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев