Көмеш кыңгырау

Караборынның дусты

Һади Такташ хикәясе.

Ахмаклар

Сыер дигәнең бик ахмак нәрсә бит ул, яхшылыкны белми, аңарга ашарга гына булсын, корсак өчен кырык мәртәбә үләргә әзер. Яшь көтүче Әйдүк аларга:

— Ахмаклар, сыбызгы борыннар, мышнайлар, үзегез өчен бит, авылга аклар килсә, кызыл камыт киясегезне белми­сезмени,— дип сөйләнеп маташса да, сыерлар авылга аклар киләсен, килгәч, аларга уңайсыз буласын аңларга теләмәделәр. Урмандагы кигәвеннәргә түзми, авылга таба чаптылар. Әйдүк белән Караборынны — эт малаен арытып бетерделәр.

Караборын танымады

Әйдүк, көтүне бер җиргәрәк җыеп, бәрәңге пешерергә уйла­ды. Караборын аның ут ягарга маташуын башын борып-борып карап маташты да кинәт колакларын торгызып өреп җибәрде. Әйдүкнең колак йоннары үрә торды:

— Инде аклар килеп җитте,— дип уйлады. Тик Караборын танымады, ялгышты. Килүчеләр Озын Хөсәен, Әйдүкнең атасы һәм берничә авыл егетләре иделәр. Алар ут янына килеп утырулары белән сүзгә башладылар.

Тәбәй Җамалый улы Ибрай:

—  Байлар сыйлап-сырлап үзләренең хайваннарын алып калырлар. Бөтен бәла безнең өскә төшәчәк. Болар — больше­виклар яклы,— дип, ут өрүчеләр дә күп булыр.

—  Шулай шул,— диде Әйдүкнең атасы, Ибрайның сүзенә кушылды. Озын Хөсәен башын салып уйлап торды-торды да:

— Безгә хайванкайларны үз яныбызга алып бару хәерлерәк булыр,— анда аларның сөтләреннән дә файдаланып булыр,— диде.

Озын Хөсәеннең сүзенә барысы да кушылдылар. Әйдүкнең атасы яшьләрнең сыерларын күрсәтеп чыкты. Ә бераздан егермеләп сыерны көтүдән аерырга маташа башладылар.

Гайнү әбинең кәҗәсе

Аклар отряды авылга «мактаулы» гаскәрләргә ашату өчен крәстияннәрнең соңгы сыерларын алырга килделәр. Гайнү әби авылның бер очыннан башлап, йорт саен туктый-туктый:

— Алланың каһәре төште, эһем-м-м, соңгы кәҗәмне алырга килделәр, инде нишләрбез, майкушларым (Майкуш- мишәрләрдә иркәләү сүзе.), дип, яшьләрен җиң очына сөртә-сөртә сөйләнеп китте. Кәҗәсе, аның юклы­гыннан файдаланып, күптән кызыгып йөргән яшь кәбестәләргә кунакка китте.

Аклар җыен җыеп маташмадылар. Староста белән эшне бетерделәр. Көтүне эзләп, тирә-якка чапкыннар чапты.

Яхшы кешеләр түгел икән

Хәйрулла агай урамда җыелып торган бер төркем ак офицер­ларны читтән генә карап торды да үз эченнән генә:

- Яхшы кешеләргә охшамыйлар, - дип уйлады. Бу болай гына йөри дип уйласыннар өчен, кулларын артка куйган булып, әкрен генә йортына китте. Ә аннан, көтүне эзләп, урманга чапты.

Караборын ошатмады

Урманда көтүне эзләп йөрүчеләр күбәйде. Теге егерме сыер­ны алып киткәч, Әйдүк тагын ялгыз калды. Аны атасының аякла­рын төзәткән чакта ыштырлары арасыннан ялтырап килеп чык­кан револьвер гаҗәпләндерде. Ул Караборынга бу хакта:

- Ә беләсен, Караборын, минем әти комиссар булган, - дип мактанып куйды.

Ә Караборын аның сүзен аңламады. Ул, тагын да колак йон­нарын үрә торгызып, өреп җибәрде. Бу юлы урманнан, карана-карана, Вәли бай улы Габдулла килеп чыкты. Ул, Әйдүк янына килеп туктавы белән, тәмәке төрә башлады. Караборын бу ку­накны нигәдер ошатмады. Ул аның ботыннан кабып карарга уй­ласа да, соңыннан ул уеннан кайтты. «Моңа кемлекне күрсәтәсе иде дә, ярый инде» дип капмаска булды. Габдулла агачлар арасына кереп югалды. Ә бераздан, Вәли бай улы Габдулла белән ике атлы килеп, көтүне авылга алып барырга куштылар.

Эт баласы

Авылга җитү белән, көтүне Вәли байның ишегалдына япты­лар. Ә Әйдүкне өйгә өстерәп алып керделәр. Өйдә бишләп офи­цер, Вәли бай, староста, тагын кемнәрдер чәйләп утыралар иде. Әйдүк килеп керү белән, староста:

-  Әйт, кемнәр сыерларын алып киттеләр, кайда алып кит­теләр? - дип сорады.

Әйдүк әйтергә теләмәде, аңарга шулай кушканнар иде. Ул:

- Белмим, - диде.

Староста, аның ике колагына ябышып:

- Әйт, эт баласы! - диде.

Әйдүк җавап бирмәде. Аны, эт урынына кыйнап, урамга таш­ладылар. Ул өстерәлә-өстерәлә өенә кайтты. Караборын аны кой­рыгын селкеп шатланып каршы алса да, соңыннан хуҗасының газапланганын күреп, бер-ике шыңшып алды. Әйдүкнең күңелен табу өчен уң аягын күтәреп, Әйдүккә сузып карады. Алай да бул­магач, Әйдүкнең кулларын ялый башлады.

Озын Хөсәен

Төн.

Ае юк төннең йолдызлары болытларга күмелгән дә, саламга баткан йортлар караңгыда калганнар.

Әйдүк, Караборынны кочаклап, авып килә торган йортлары­ның эргәләренә утырды. Башында чуалып йөргән уйлары берәм-берәм бутала башлады. Бүген аны кыйнаучы авыл старостасы, теге офицерлар аның күз алдына килеп басты. Аннан соң... ул уйларын икенче нәрсәгә борырга уйлады. Ничектер үзен кый­натуы оят кебек тоелды. Үзе дә сизми йодрыкларын йомарла­ды.

Тик:

- Барыбер бернәрсә дә әйтмәдем, - дип юанды.

Атасы белән Озын Хөсәеннең бернәрсә дә әйтмәве өчен мак­таулары күз алдына килде. Ул әкрен генә елмайды. Ә соңыннан аның күз алдында Озын Хөсәен йөри башлады.

Ул Озын Хөсәенне беренче мәртәбә урманда очраткан иде. Күптән инде бугай... Ул ничектер агачлар арасыннан чыкты да алар янына килеп утырды. Шул вакытта Караборын әз генә аның ботыннан эләктермәгән иде. Алар атасы белән әллә нәрсә сөйләштеләр. Икенче көнне ул тагын шулай килде. Бу килүендә авыл хәлләрен, авылдагы Әйдүкләр кебек ярлы кешеләрнең тор­мышларын, көнкүрешләрен сорашты бугай... Соңыннан... Әйдүкнең атасы белән алар нәрсәгәдер бик дуслашып киттеләр. Нәрсәдер Әйдүктән качып озак-озак сөйләшә башладылар. Әйдүкнең «Ходай тәкъдире, Алла кушканга без шулай» дип, бөтен кеше алдында бик юаш булып йөргән атасы үзгәрә башлады... Нигәдер уйчанланды, усаллана төште... Ара-тирә кемнәрнедер сүгә башлады. Соңыннан Әйдүк атасының Озын Хөсәен турында күрше Гыймадига сөйләп торганын ишетте:

- Гаҗәп кеше инде ул Хөсәен. Көне-төне урманда ач-ялангач йөрсә дә, үзенең эшен эшли. Безнең ишеләргә дус кеше инде ул Хөсәен. Син, Гыймади, аның сөйләгән сүзләрен ишетсәң иде, менә инде безнең кирәкләрне әйтә дә бирә.

- Җамали, ул үзе кем соң?

- ...Ул... Сиңа, Гыймади, ышанам инде... Без синең белән утыз ел күрше булып тордык. Алай-болай бернәрсә дә булмады, үзара сүз булсын, ул кызыллардан берәү икән... Кызыллар безнең авыл­лардан чигенгән чакларда, Озын Хөсәенне авылларда яшерен эшләргә калдырганнар. Ул, мондагы безнең ише ярлылардан Кызыл гвардия оештырып, акларның артына төшәргә тиешле икән. Безнең урманнарның берендә сугышка кирәкле төрле әйберләр дә күп калдырганнар, ди...

Икенче көнне күрше Гыймади да Озын Хөсәен белән дуслаш­ты. Шулай итеп, авылда күп кенә егетләр берәм-берәм Озын Хөсәен белән дуслаша башладылар. Озын Хөсәен кичләрдә авыл­га да килеп киткәли башлады. Әйдүк белән дә бик дуслашып кит­теләр. Ул старостадан үзенең үчен Озын Хөсәен белән икәүләп алырга мөмкин булачагын уйлады да:

- Шулай бит, Караборын! - дип, Караборынны кочаклады.

Караборын, үзенең ризалыгын белдереп һәм караңгыдан фай­даланып, Әйдүкнең борынын ялап алды. Әйдүк аның борынына төкерде дә урыныннан торып кереп китте.

Алып киттеләр

Төн. Ае юк төннең.

Әйдүк, әллә кайда мич арасына кереп, бертуктаусыз җырлап Утьфган чикерткәгә эче пошып, аны эзләп маташты. Таба алмагач, бер-ике кычкырып карады, алай да булмагач, чикерткә кыч­кырган җиргә үзенең чабаталарын ыргытты. Чикерткә бераз туктап торса да, күп тә үтми, тагын җырлый башлады. Әйдүк инде эзләп маташмады. Идәнгә салам түшәген җәйде дә йокларга ятты.

Әйдүк әле төш тә күреп өлгермәгән иде, кинәт уянып китте. Аның баш очында Озын Хөсәен белән атасы Җамали торалар иде. Ул, Әйдүкнең башыннан сыйпап, нәрсә булганны сораштыра баш­лады. Әйдүк йокы аралаш сүзен кайдан башларга белми торган­да, урамда Караборын ачы-ачы өрә башлады, һәм тәрәзә алдын­да ике күләгә күренде. Озын Хөсәен балтырыннан нәрсәдер алды да әкрен генә тәрәзә янына килеп карый башлады. Ә бераздан бик каты ишек кагуы ишетелде.

- Ачыгыз!

Җавап бирүче булмады. Озын Хөсәен Җамалига, шыпырт кына:

- Әйдә, сул як тәрәзәдән, - диде һәм тәрәзә янына ашыгып кына килде дә, штыгын алга очлап, тәрәзәгә якынаеп килгән сол­датка атып җибәрде. Үзе, тиз генә тәрәзә рамын ватып, урамга атылды. Җамали Әйдүкне кочаклап нәрсәдер эшләргә теләгән иде. Ишек ачылып, ишектән кул фонаре тотып бер офицер, дүрт сол­дат килеп керделәр дә, офицер револьвер тоткасы белән Җама-линың башына сугып җибәрде. Җамалиның башыннан кан елга­лары йөзенә агып төштеләр. Усал солдатлар аны тирги-тирги бәйли башладылар. Әйдүк, нишләргә белми, күзләрен зур итеп ачып карап торды-торды да, тиз генә атасына ташланып, аны ко­чаклап кычкырып елый башлады:

- Әти, сине кая илтәләр, нигә кулларыңны бәйләделәр? - диде. Аякларын кочаклады.

Җамали:

- Елама, улым, безне кызыллар килеп коткарырлар, - диде. Артык ирек бирмәделәр, усал солдатлар Әйдүкне алып идәнгә ыргыттылар да атасын алып киттеләр. Әйдүк җиргә капланып үкси калды...

Кызыл йолдызлар

Бөтен кырларны тутырып, штыкларын кояшта ялтыратып, кызыллар киләләр. Аларның очлы башлы бүрекләрендә кызыл йолдызлар ялтырый. Аларның ат тояклары утлар чыгара. Алар Әйдүкнең атасын коткарырга киләләр. Әйдүкнең карт атасын ак­лар алып киткәнне беләләрдер алар...

Әйдүккә алар менә хәзер килерләр дә аның атасын аклар ку­лыннан коткарып алырлар төсле тоелды... Ләкин аның күз алды­на атасының башыннан агып төшкән кан елгалары килеп төшү белән, ул, кинәт йокыдан уянган кебек, үксүеннән туктады да тиз генә Вәли бай йортына табан чапты...

Келәттән тавышлар

Әйдүк урам буйлап йөгереп барганда, аның артыннан кинәт берәү йөгереп килә кебек тоелды. Ул артына әйләнеп караган иде, аның күзенә Караборын чалынды. Караборын башын түбән иеп, гүя Әйдүкнең кайгысын белгән кебек, әкрен генә атлап килә иде.

Әйдүк Караборынны авылда үзенең бердәнбер дусы итеп хис итте. Шуның өчен дә аны ул кочаклап алды. Караборынның инде рухы күтәрелде. Ул, койрыгын югары күтәреп, Әйдүктән алда бара башлады. Әйдүк башта, атасын Вәли байның йортында кыйный торганнардыр дип уйлап, Вәли бай йортына таба китте. Ул, Вәли бай йорты алдында солдатлар күрү белән, якын барырга кыйма­ды. Туктап тыңлый башлады. Вәли бай йортында тавыш, шау-шу ишетелмәгәч, нәрсә уйларга да белмәде. Ерак түгел бер йорт янын­да өч-дүрт хатынның мыштым гына сөйләшеп утыруларын ишет­те. Әкрен генә алар янына үтеп, бер чатка сөялде дә тыңлый баш­лады. Сүз Әйдүкнең аталары турында бара иде. Ләкин ул алар­ның сүзеннән атасының кайда булуын озак аңлый алмады. Со­ңыннан бер хатын:

- Әй Ходаем, нишләтерләр икән үзләрен, бик каты кыйнаган­нар, ахры, ыңгырашу тавышлары бирегә кадәр ишетелә, - диде.

Икенче берсе:

- Мин, тавышларын ишетеп, якынрак барып тыңларга уйла­ган идем, келәт янына сакчы куйганнар икән. Бара башлагач, кем ул, атам, дип әйтте дә, буыннарым коелып китте. Тиз генә бо­рылдым да өйгә кереп яшерендем, - дип авыр сулап куйды.

Әйдүк аталарының Вәли бай келәтендә икәнлекләрен аңлап алды. Ләкин нишләргә?

Ул нишләргә белмәде. Аның күз алдына Озын Хөсәен килеп басты. Ул, бәлки, качкандыр дип уйлады. Ләкин кайда хәзер ул?., «Әйдүкне дә, атасын да бердәнбер сөюче Озын Хөсәен кайда ул?.. Бәлки, урмандадыр?.. Ул тиз генә әйләнде дә урманга таба чапты.

Таң шәүләләре арасында

Таң атып килә. Авыл тынычсыз йоклый. Крәстияннәр, кояш чыгу белән, соңгы сыерларыннан аерыласыларын уйлыйлар да кире яклары белән әйләнеп яталар. Тагын, тагын шулай итәләр. Куркыныч төшләр белән саташалар.

Вәли бай йортындагы кысык ут шәүләсеннән башка авылда бер яктылык та күренми. Офицерлар күптән инде йоклыйлар. Тик аякларын чишенми яткан кайберәүләр генә төннең караңгылыгы эченнән түземсезлек белән нәрсәдер көтәләр. Кояш чыгарга якын­лый. Шәүләләре, көнбагыш чәчәкләренең телләре кебек, күк чи­тенә сузылалар.

Келәт янына куелган акларның сакчысы ары-бире авыл чи­тенә карангалады да бүрәнәләр өстенә утырды.

Кинәт ерак та түгел мылтык аткан тавыш һаваны яңгыратып җибәрде. Тагын, тагын мылтык тавышлары ишетелде. Акларның полковнигы эчке күлмәкләреннән, шинеленең бер җиңен генә киеп келәт янына чабып килде дә сакчы солдатка ашыгып кына келәткә ут җибәрергә кушты.

Солдат, кесәсеннән шырпысын чыгарып, келәткә сөяп куй­ган киндер көлтәләренә ут төртте. Ут Вәли байның келәте янын­да буш керосин мичкәсенә күчте. Аннан югары үрмәли башлады.

Кызыл ут шәүләсе таң шәүләләренә кушылды...

Янган гәүдәләр янында

Көтелмәгән мылтык тавышларына уянган крәстияннәр нәрсә дияргә белмәделәр. Аларның күбесе кызыллар килеп басты дип уйлады. Бала-чагаларның уянганнары мич астына качып өлгер­деләр. Крәстияннәр, мылтык тавышлары басылгач кына, ярык-йорыклардан урамга карый башладылар. Анда үз егетләренең мылтыклар тотып йөрүләрен күргәч кенә урамга чыктылар.

Кызыл отрядның башында Озын Хөсәен иде. Ул Вәли бай­ның йорты алдында куллары, аяклары бәйләнгән Вәли байдагы теге дүрт офицердан һәм егермеләп солдаттан нәрсәдер сорашып маташты. Соңыннан бөтен халыкны ияртеп, янып, пыскып яткан келәт янына китте.

Келәт янында, кара җирне тырный-тырный, кечкенә Әйдүк үкси иде. Аның йөзе тузанга баткан, күлмәкләре өзгәләнгән.

Озын Хөсәен аны күтәреп алды да, шунда җыелган крәстияннәргә карап:

- Менә, кечкенә Әйдүкнең атасы, көтүче Җамали карт, хәзер инде янып көлгә әверелеп килә. Аны ни өчен шулай утка якты­лар? Чөнки Җамали карт җирләре ярлы халык кулына күчкән бөтен байларга, зур корсакларга каршы көрәшүчеләрнең берсе иде... - дип, крәстияннәргә карап озак сөйләде. Соңыннан, сол­датларга карап: - Менә бу солдатларның күбесе алданып, кай­берләре аклар тарафыннан көчләнеп гаскәргә алынган үз туган­нарыбыз. Телиләр икән, хәзер үк үзләре теләгән җиргә китә алалар. Китәргә теләмиләр икән, безгә кушылалар. Кулларын чише­гез! - диде.

Солдатларның кулларын чиштеләр. Араларыннан берәү, алга чыгып:

- Мин сезнең сафыгызга, үз туганнарым ягына чыгам һәм соң­гы тамчы каныма кадәр көрәшергә вәгъдә бирәм, - диде.

Башкалары да шулай ук әйттеләр. Озын Хөсәен, офицерлар­ны күрсәтеп:

- Инде бу зур корсаклар, бу алтын погоннар, ут эчендә янып ята торган иптәшләребез өчен хисап бирергә тиешләр, аларны хәзер үк ут янына тезеп куегыз! - диде.

Вәли бай, тезләнеп, халыкка кулын сузды.

- Җәмәгать, яхшы кешеләр, минем ни гөнаһым бар, намазым­ны калдырмыйм, нигә мине һәлак итәсез! - дип ялына башлады.

Ләкин Озын Хөсәен тагын үзенең сүзен әйтте:

- Хәзер үк ут янына тезеп куегыз! - диде.

Егетләр аларны утка якын бер җиргә тезеп куйдылар. Озын Хөсәен:

- Кемнәр болардан үч алырга тели? -диюгә, унбишләп крәстиян егете чыгып аларга каршы тезелделәр.

Кояш инде күптән җир өстенә карап торадыр иде.

Кызыллар

Кызылларның алдынгы күзәтчеләре бер татар малае белән зур гына кара борынлы этне тотып китерделәр. Бу Әйдүк белән Караборын иде. Штабта татарча белүче булмагач, аның белән сөйләшер өчен полктагы бер татар командирын эзләп таптылар.

Әйдүк авылларында булган вакыйганы командирга сөйләп би­рүгә, Караборынның муенындагы муенсасын алды да муенса эченә тегелгән берничә кәгазь чыгарды. Моны Озын Хөсәен җибәргән иде. Язуларны полкның комиссары карап чыгу белән Әйдүкне ки­леп кочаклап алды. Әйдүк нигәдер түзә алмады. Әкрен генә елап җибәрде. Ул комиссарны да, тирә-ягын чорнап алган командирларны да үзенең иң якын кешеләре итеп хис итте. Ә кичкә таба Әйдүк китер­гән планнар буенча кызыл гаскәрләр акларга таба һөҗүм итә баш­ладылар, һәм акларны ике яктан кысрыклап фронтны төзеделәр...

Соңгы саубуллашу

- Хуш, Караборын, без синең белән тагын тиз күрешмәбез инде. Ибрайны яхшы тыңла, ул синең Әйдүгең булыр. Аны мине яраткан кебек ярат, - диде дә Әйдүк Караборынны Ибрай кулына бәйләп бирде. Үзенең күзләреннән ике бөртек күз яше агып төште. Караборын да, Әйдүк белән бик озакка аерыласын сизгән кебек, җиргә ятып ауный башлады. Аяклары белән Әйдүкне кочаклаган кебек итәргә тырышты. Әйдүк аны соңгы мәртәбә кочаклап ба­шыннан сыйпады да, Озын Хөсәен аны ике тәгәрмәчле арбага утыртты. Атлар кузгала башлады. Караборын Әйдүкнең арбага утырып китәсен күргәч, аңарга табан тартыла башлады. Ибрай, Караборынны никадәр җибәрмәскә теләсә дә, булдыра алмады. Караборын аны өстерәп китте. Ләкин шунда карап торучы Ибрайның абзыйсы, җепне үз кулына алып, Караборынны җибәр­мәде. Атлар ераклашкан саен, Караборын үзенең шыңшуын көчәйтте. Иң соңыннан бәргәләнә-бәргәләнә улый башлады...

Караборын аны хәтерләмәде

Совет кырларында туп ядрәләре соңгы мәртәбә яңгырадылар да, еллар артыннан еллар үтте. Кышлар артыннан кышлар килде. Таби­гатьнең оста бакчачысы кояш үзенең киң кырларында гөлләр үстерде.

Зәңгәр аксыл болытлар һәр җәйне киң кырларга яңгырлар та­шыдылар. Тагын көз килде. Тагын яфраклар саргайды. Тагын сал­кын карлар кырлардан кырларга очтылар... Тагын карлар эреде дә, чәчәкләр уянды. Чәчәкләр һәр иртән кояшка табан әйләнделәр. Алар көн буе күзләрен кояштан алмый карап тордылар. Кояш иңгәндә аның белән саубуллашып караңгыга күмелеп калдылар... Авыллар­да Гражданнар сугышы хакында озак еллар әкиятләр сөйләделәр.

Кояш иңеп килә иде. Төнәк авылының кояш батышы ягыннан берсе бик озын, берсе бик кечкенә ике кеше килеп йорт алдына тукталдылар.

Йортның эргәсе янына ятып торган Караборын, бу көтелмәгән шәһәр киемендәге кунакларны куркытырга теләп, урыныннан сикереп торды, да арка йоннарын торгызып, аларга ташланды. Ләкин, көтелмәгәндә, шәһәр кунакларының кечкенәсе аңарга:

- Караборын! - дип эндәште.

Караборын өрүеннән туктады. Аңар бу тавыш ничектер та­ныш иде. Әллә кайчан аңа кемдер шулай эндәшәдер иде. Кайчан­дыр шушындый бер кешене ул бик яратадыр иде. Ләкин ул инде үзенең Әйдүген оныткан иде.

Әйдүк, аңарга якынлашып, аның башыннан сыйпады. Әйдүкнең исе дә аңарга бик таныш иде. Ул нигәдер бу кешегә өрүе өчен оялды. Ул, җиргә ятып, корсагы өстендә Әйдүккә та­бан шуышып килә башлады. Ул да булмады, торып читкә чабып китте, кинәт борылды да Әйдүкне аяклары белән кочаклап алды. Ләкин ул аның бергә куйлар көтеп йөргән дусты, иң сөекле дусты Әйдүк икәнен исенә төшерә алмады... Ул Әйдүкне оныткан иде. Бу, Әйдүк, аның өчен ниндидер онытылган, ләкин кайчан­дыр бик якын булган бер кешесе кебек кенә тоелды.

Авыл шаулады. Авыл председателе, Озын Хөсәен белән Әйдүк килүне ишеткәч, җыен җыйдырды. Җыенда авыл халкы үзләрен аклар кулыннан коткаручы Озын Хөсәенне күреп шатланды. Бәйрәм иттеләр.

Әйдүк үзенең иптәшләренә фронтларда йөрүен, хәзерге ва­кытта пионер булуын, тиздән комсомолга күчәчәген һәм комму­на мәктәбендә укуын берәм-берәм сөйләп бирде.

Тиңдәшләре аның батырлыгына гаҗәпләнделәр. Аларны бигрәк тә кызыл галстугы белән киемнәре кызыктырды.

Әйдүк отряды

Озын Хөсәен белән Әйдүк, авылда берәр атна торгач, кире шәһәргә китәргә җыена башладылар... Иртә белән үк авылның Озын Хөсәен отрядында катнашкан егетләре, авыл советы член­нары, алар белән соңгы мәртәбә күрешергә килеп, саубуллашу мәҗлесен уздырдылар... Комсомол ячейкасының секретаре Гый­мад, берничә комсомол белән килен, авыл мәктәбен «Хөсәен мәктәбе» дип атарга, авылда төзеләчәк пионер отрядын яшь көтүче, революция батыры «Әйдүк отряды» дип атарга карар би­рүләрен белдерде һәм аларны тәбрик иттеләр.

Караборын шәһәргә бармады

Алар өйдән кузгалу белән, өйне сырып алган авыл балалары, хатын-кызлар, крәстияннәр һәммәсе авылны чыкканга кадәр озата бардылар. Караборын да Әйдүк янына барды. Ләкин авылны чы­гып бераз бару белән, Караборын туктады, әйләнеп авылга кара­ды. Әйдүк аны:

- Караборын, бире кил! - дип күпме чакырса да, Караборын урыныннан кузгалмады. Җиргә ятып, аларның артыннан күздән югалганчы карап барды. Әйдүк, артына әйләнеп карый-карый, һаман Караборынны чакырды. Ләкин Караборын аның артыннан шәһәргә барасы килмәде.

Әйдүкнең эзе буенча

Әйдүкләр күздән югалгач, Караборын нәрсәсендер югалткан кебек хис итте. Әллә ничек бу күздән югалган кешесе якын кебек тоелды. Минут үткән саен, аның йөрәге тибә башлады...

- Кем иде соң ул кечкенә сөекле кунак?

...Киң, зәңгәр чәчәкләр сибелгән урман буйларында көтүләр йөри... Әнә кемдер ерактан:

- Караборын, Караборын! - дип эндәшә. Чү!

Ул бит күптән, әллә кайчан үзенең көтү көтеп йөрүен, аннан соң... бик кечкенә, бик сөйкемле Әйдүкне исенә төшерә алды. Бу күздән югалган кеше Әйдүк булмасын дип уйлады. Ләкин Әйдүк ул бик кечкенә иде...

Аннан соң аның киемнәре дә мондый түгел иде...

Ул, торып, юлны иснәде. Юлдан үзенең сөекле дусты Әйдүкнең исен тапты. Аннан соң, юлны исни-исни, Әйдүкнең эзе буенча чабып китте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 16 март 2022 - 09:20
    Комеш Кынгырау
    әлбәттә, ярый
  • 15 март 2022 - 16:44
    Без имени
    э ярыймы продолжениесын?