Кара каен
Әдәби сәхифә

Кара каен

Татар язучысы, фронтовик шагыйрь Кави Латыйпның балачак хатирәсе.

Йокыдан  уянгач, әтием  тавышын ишеттем:
- Габделкави улым кайда минем?
- Кайда булсын,  мич башында!

- Нишли ул анда?

- Нишләсен, йоклый...

Шулчак мин мич башыннан  сикереп  төштем дә әтигә сыенып болай дидем:

- Әтием, бер шигырь сөйлимме?

-Сөйлә, улым!

Мин  шигырь  сөйләргә  керештем:

         Аста бишмәт,     

         Өстә бишмәт,-

         Бишмәттә  түгел хикмәт,

         Икмәктә икән  хикмәт.

- Кем  шигыре бу?

- Кемнеке  булсын, үземнеке. Төшемдә  чыгардым мин аны, бик тә ашыйсым килде дә... Күк  йөзе – икмәкне, йолдыз  тозны хәтерләтте.

-Бу шигырьне  син дәфтәргә язып куй, йә онытырсың.

- Яза белмим шул әле мин, әти.

- Соң, алайса, синдә шигырь ничек туа соң?

- Үзеннән-үзе, минем башта бер  тубал  шигырь  ята.

- Башың  тубалга әверелмәсен, сак бул. Шигырь белән маташмасаң да ярый дип әйтүем. Укырга, язарга, санарга өйрән.

Колхоз бригадиры булып эшләүче әтием шулай кисәтә.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев