Көмеш кыңгырау

Каптырдылар

Ми­нем ке­бек ос­та ба­лык­чы­ны бө­тен мәк­тәп­тә көн­дез чы­ра ян­ды­рып эз­лә­сә­гез дә та­ба ал­мас­сыз.

Мин тоткан балыкларны бергә җыйсан, пажалый, бер ләгән булыр. Билләһи менә. Борчак ата икән бу, дип уйламагыз тагын. Ышанмасагыз, әнә безнең Рәшиттән сорагыз. Өч яшьтә генә булса да, алдый торган гадәте юк. Гел дөресен сөйли, әгәр дә үзенә файдасы булса, билгеле.

Без­нең оч­та­гы ма­лай­лар да ми­нем ос­та­лык­ка шак­ка­та­лар. «Ну, ма­лай, бул­дык­лы да ин­де син. Ни­чек то­тар­га өй­рән­дең без­гә да өй­рәт әле», – дип йө­дә­теп бе­те­рә­ләр. Ә мин: «Җа­ен бе­лер­гә ки­рәк», – дип ке­нә җа­вап би­рәм. Мин мак­тан­чык тү­гел. Сер­не ачып сал­саң, Мәч­тү­рә әби әйт­меш­ли, кы­зы­гы кал­мый, кул ки­тә. Ба­лык­лар эләк­ми баш­лый.

Дус­тым Фә­рит тә күп сөй­ләр­гә куш­мый. Фә­рит, ди­гәч, бер ва­кый­га ис­кә төш­те әле.

Май ае иде. Ко­яш үз уры­нын­да. Җил ге­нә ка­я­дыр кач­кан. Көз­ге­дәй ял­ты­рап ят­кан күл өс­тен­дә тәң­кә­лә­рен ял­ты­ра­тып ба­лык­лар си­ке­ре­шә. Ба­лык то­тар өчен мон­нан да унай­лы ва­кыт та­бып бул­мый ин­де. Мәк­тәп­кә ба­рыр­га чык­кач, Фә­рит бе­лән шул кү­ре­неш­не кү­зә­теп озак кы­на ба­сып тор­дык. Ике­без­нең дә күз­ләр тыч­кан күр­гән мә­че­не­ке ке­бек ялт-йолт ки­лә. Ирен­нәр­не ялап куй­дык. Дул­кын­ла­на­быз.

Көз­дән бир­ле ба­лык тә­мен та­ты­ган юк. Әл­лә дә­рес­кә бар­мый­быз­мы, ахи­рәт? – ди Фә­рит еш-еш су­лап.

Мин ба­шым­ны ка­шып ал­дым.

Юк, – мин әй­тәм, – алай яра­мас.

Алай­са, бе­рәр сә­бәп та­бып, соң­гы дә­рес­тән ка­чыйк, – ди бу ми­ңа.

Нин­ди­дер сә­бәп та­бар­га баш җит­ми әле, – дим авыр су­лап.

Ярар, кит­тек алай­са, – ди­де Фә­рит.

Класс­ка ке­реп утыр­гач та күз ал­дым­нан тәң­кә­ле ба­лык­лар кит­мә­де. Баш­ка дә­рес кер­ми ин­де, ни хәл итә­сең. Җит­мә­сә, икен­че дә­рес­тән соң Фә­рит бө­тен­ләй кә­еф­не боз­ды.

– Эш­ләр хөр­ти, ма­лай. Ти­мер­че ха­ты­ны Хәм­де­ни­са тү­ти иләк то­тып күл­гә чык­кан. Си­кер­гән ба­лык­лар­ны яр бу­ен­да кап­ты­рып кы­на то­ра. Ин­де бер чи­ләк җый­ган. Без­гә кал­мый, бо­лай бул­гач, – ди­де ул үзен-үзе кая ку­яр­га бел­ми­чә бәр­гә­лә­неп.

Ан­на­ры ки­сәк тук­тап ми­ңа ка­ра­ды:

Син те­лә­сәң ниш­лә, мин өчен­че дә­рес­тән ка­чар­га бул­дым. Кул ку­шы­рып уты­рыр чак тү­гел. Дус бул­саң, син дә сыз, – ди­де дә кар­шы сүз әй­тү­гә урын кал­дыр­мый­ча тиз ге­нә чы­гып та кит­те. Мин ниш­ләр­гә бел­ми ап­ты­раш­та кал­дым. Ул ара­да дә­рес баш­лан­ды. Хәс­рә­тем йө­зе­мә үк чык­кан бул­ган­дыр, укы­ту­чы апа яны­ма ки­леп со­ра­ша баш­ла­ды:

Си­на ни бул­ды, Әб­лә­ев? Йө­зең кач­кан, – ди­де врач ке­бек ягым­лы ел­ма­еп. Мин то­рып бас­тым.

Әни эш­тә, ә өй­дә Рә­шит бе­рү­зе ге­нә. Шу­ңа бор­чы­лам, – ди­дем күз дә йом­мый­ча.

Ниш­ләп уты­ра­сың? Бар, кайт алай­са, Әб­лә­ев. Бә­ла-ка­за чы­га күр­мә­сен та­гын, – ди­де укы­ту­чы апа кай­гы­рып.

Ми­ңа шул гы­на ки­рәк тә. Порт­фе­лем­не ан­нан-мон­нан ту­тыр­дым да, укы­ту­чы ки­ре уй­ла­ма­сын дип, йө­ге­реп үк ди­яр­лек класс­тан чы­гып сыз­дым.

Кү­ңе­лем шат­лык бе­лән тул­ды. Бә­хет­кә кар­шы, өй­дә бер­кем дә юк иде. Әни бе­лән Рә­шит юга­ры оч­та­гы әби­ләр­гә ку­нак­ка кит­кән­нәр икән. Язу кал­дыр­ган­нар. Әһә, эш пеш­те бо­лай бул­гач, дип кул­лар­ны уга­ла­дым. Тә­рә­зә­дән, әни ки­чә ки­бет­тән са­тып ал­ган чел­тәр пәр­дә­не су­ы­рып ал­дым да, ке­ше-ка­ра күр­гән­че күл­гә чап­тым.

Фә­рит, озын тру­сик җил­фер­дә­теп, яр бу­ен­да әр­ле-бир­ле йө­ре­нә иде.

Озак йө­ри­сең, ма­лай. Ба­лык­лар ка­чып бе­тә ин­де, – ди­де ул шел­тә­ле та­выш бе­лән.

Ва­кыт әрәм итеп тор­мый­ча, тиз ге­нә сал­кын су­га кеpeп кит­тек. Тә­рә­зә пәр­дә­се бик җай­лы бу­лып чык­ты: сөз­гән са­ен бе­рәр чи­ләк ба­лык элә­гә. Чын ме­нә!

Фә­рит әни­се­нең ка­зан ка­дәр­ле өр-яңа кәст­рү­лен алып кил­гән. Ил­лә дә шәп бул­ды. Ту­ты­ра­быз гы­на шу­ңа ба­лык­ны. Бер­ва­кыт кәст­рүл дә тул­ды. Яр­да без­не кү­зә­теп тор­ган бә­лә­кәй Кә­рим­не кап­чык­ка кай­та­рып җи­бәр­дек. Ба­лык то­та тор­гач ва­кыт­ның уз­га­нын да сиз­ми кал­ган­быз. Яр­га чы­гып ба­лык­лар­ны чи­рәм­гә та­ра­тып бү­ләр­гә ке­реш­тек. Бә­хәс­лә­шәә­хәс­лә­шә бү­ле­шеп ят­кан­да якын­да гы­на:

Без­не дә, зин­һар, өлеш­сез кал­дыр­ма­гыз ин­де, – ди­гән та­выш­ка кү­тә­ре­леп ка­ра­сак, ни әй­тер­гә бел­ми ка­тып кал­дык. Кар­шы­быз­да укы­ту­чы апа бе­лән Рә­шит­не җи­тәк­лә­гән әни ба­сып то­ра иде.

Күз ачып йом­ган­чы Фә­рит­тән җил­ләр ис­те. Ә мин, га­дәт­тә­ге­чә, ба­шым­ны тү­бән иеп, җир ти­ше­ге­нә ке­реп ки­тәр­дәй бу­лып, алар ал­дын­да кал­ты­рый-кал­ты­рый ба­сып кал­дым... '

Без­нең бу шө­гы­ле­без ни бе­лән бет­кә­нен сөй­ләп тор­мыйм. Аны­сын үзе­гез дә тө­шен­гән­сез­дер ин­де.

Ба­ры шу­ны әй­тә алам, ул ва­кый­га­ны ис­кә тө­шер­сәм, әле хә­зер дә арт ягым әр­неп куя.

Кы­чыт­ка­ны биг­рәк зә­һәр бул­ды шул аның.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: