Көмеш кыңгырау

Капка (Ләлә Гыймадиева)

Айсылуның кайту хәбәрен Искәндәргә күршесе Сәлим җиткерде.

— Ул, малай, әтисенең машинасын күрсәң! — дип, тел шартлата-шартлата сөйләде. — Кап-кара джип. Елык-елык килеп тора. Безнең авылның кантарга каткан урамына мондый машинаның кереп җитә алганы юк иде әле!

Тагын ниләр сөйләгәндер Сәлим, үзе аны тыңлаган кебек утырса да, уйлары белән әллә кайларга хәтле барып җитте Искәндәр. Айсылуны күрмәгәнгә ничә еллап булды икән инде? Беренче тапкыр тәпи йөри башлаганда алып кайтканнар иде аны, шуннан соң кызый һәр җәйне авылда үткәрә башлады. Аның дәү әнисе Сәлимнәргә туган тиешле, Искәндәр дә, аңа ияреп, шулар яшәгән түбән очка еш төшә иде. Аннары алар өчәү бөтенләй дуслашып киттеләр. Айсылуның дәү әнисе оныгын урамга шул малайларга гына ышанып чыгара торган иде.

Соңгы тапкыр Айсылу кайчанрак кайткан иде соң әле? Өч-дүрт ел электер, мөгаен. Малайлар, түбән очка төшкән саен, кызның дәү әниләренә сугылмый калмыйлар иде, «Кайчан кайта? Ник кайтмый?» дип сораштырып тордылар. Җавап гел бертөрле булды: «Үсте бит инде, әле лагерьга җибәрәләр, әле үзләре белән җылы якка алып китәләр. Үзем дә сагынып беттем...»

...Борчак басуында адашканда, Айсылуның укырга керәсе елы булды микән? Шулайдыр, Сәлимнең: «Төп-төгәл ун ел яшәдек бит инде», — дип мактанып йөргәне исендә. Шул... Борчакны авызларына да «җыйдылар», кесәләренә дә ту­тырдылар, күлмәк изүенә дә салдылар. Тәмам арып, инде кайтырга ниятләгәч, авылның кайсы якта икәнлеген оныткан булып чыктылар. Тегендә дә барып карадылар, монда да... Айсылу елап бетте, үзе, эчәсем килә, дип аптырата, җитмәсә. Сәлим аны тиргәп ташлады. Искәндәр: «Бәләкәй бит әле ул, ник тиясең аңа», — дигәч, икәүләп чак әйткәләшеп кит­мәделәр. Аннары борчак саламына утырып хәл алдылар. Искәндәр Айсылуга шул тирәдән кузгалак табып алып ашатты. «Сусауны баса ул», — диде. Аннары малайларның әле берсе, әле икенчесе юлны эзләп-эзләп килде. Ниһаять, тапкач, чиратлашып, Айсылуны аркаларына утыртып бардылар. Исән-сау алып кайтып җиткердек дип, Айсылуларның капка келәсенә генә басканнар иде, каршыларына, атылып, кызның әнисе килеп чыкты. Әллә нинди ямьсез сүзләр әйтеп бетерде. Кызына да: «Шул авыл шпаналарына ияреп йөрмә бүтән!» — дип кычкырды.

Йөрмиме соң инде Айсылу! Алардан башка нишли алсын соң ул? Авыл кырыеннан ук башланып киткән урманга җиләккә дә бергә йөрделәр, болынлыктагы инеш буена каз бәбкәләре сакларга да бергә төштеләр. Искәндәр кызчыкка ромашка чәчәкләреннән такыя үреп кидерә торган иде. Әй куана иде инде Айсылу, бәләкәй куллары белән малайның битләрен­нән сыйпап рәхмәт әйтә иде.

Ә икенче тапкырында... Айсылу өчне бетергән ел иде ул. Малайларның балыкка барырга җыенуларын ишеткәч, ул да аларга иярде. Суалчаннар да казышты әле. Күл буена килеп туктагач, чирәмгә ашъяулык җәеп, өйдән алып килгән ризыкларны матурлап тезеп куйды. Аннары, малайлар янына килеп: «Мин дә балык тотып карыйм әле», — дип аптырата башлады. Сәлим: «Балыкларны куркытасың», — дип, аны куып җибәрде. Искәндәр исә, ике дә уйламый, кармак сабын Айсылуга тоттырды. Кызыйның куанганын күрсәгез! Шулчак калкавычы селкенеп киткәндәй булды да, Айсылу җилпенеп торып басты. Тик башкасына өлгерә алмады, аягы таеп китте дә, яр кырыена барып төште. Чүәкләре ләмгә кереп батты, күлмәгенә, битенә пычрак су чәчрәде. Искәндәр, тиз генә сикереп торып, Айсылуны торгызып бастырды. Сәлим аңа бармак төртә-төртә көләргә тотынган иде, Искәндәр аның үзен этеп екты. Еларга җыенган Айсылу шундук туктап калды, өчәүләп көләргә тотындылар. Аннары күл кырыена басып юындылар, кибенделәр дә, Айсылуны илтә киттеләр. Дәү әнисе, оныгын күргәч, ах-ух килеп башын чайкады: «И-и, балакаем, шәһәр кызы бит син, бераз тәртиплерәк йөреп булмыймы?!» — диде. Аннары малайларның борын төпләрендә үк капкасын ябып куйды.

Тагын бер чакны... Әйе, әйе, Айсылуның авылга соңгы тапкыр кайтуы булды бугай инде ул. Югары оч малайлары белән түбән очныкылар, ике командага бүленеп, футбол уйна­дылар. Айсылу җанатарлар арасында булды. Искәндәрләр ягы гол керткәч, ике кулын да югары күтәреп: «Ура! Ура!» — дип кычкырып чабып йөрде. Каршы як командасындагы бер малай, ярсып: «Кем өчен сөенәсең? Син безнең очка кайтып йөрисең түгелме соң?!» — дип әтәчләнә башлаган иде, Искәндәр, очып килеп, араларына кереп басты. Теге малайга Айсылуның тамчы да исе китмәде, сикергәли-сикергәли, Искәндәрнең кулларына килеп асылынды. Алай гынамы әле, югары оч капкачысы, аягын авырттырып, кырыйга чыгып утыргач, аның урынына, джинсы чалбарының балакларын сызганып, Айсылу чыгып басты.

Вәт уйнап та караганнар иде ул көнне! Тик ахыры гына күңелсез бетте. Айсылуны озатырга, гадәттәгечә, Сәлим белән икәү киткәннәр иде, җиңү шатлыгы эчләренә сыймыйча, башта юл буе сөйләшеп-көлешеп кайттылар. Айсылуның капка төбендә аякларын аерып басып торучы әтисен абайламый да калдылар. Үзе кулларын кесәләренә батырган, күзләре ярсулы, атылып чыгардай булып яналар. Ул арада кызыйның дәү әнисе дә чыгып басты. Оныгының тузанга баткан өс-башын күреп, егылып китә язды.

—  Бу балага уйнарга бер дә кызлар юкмыни соң авылда, әни? — дип, сүзләрен өзеп-өзеп әйтте Айсылуның әтисе. Аннары кызының беләгеннән кысып тотты да, җилтерәтеп, өйгә алып кереп китте.

—  Тагын бер тапкыр алып кайтсаммы сине монда! — дигән янаулы сүзләре генә ишетелеп калды.

Ул сүзендә торды. Шуннан соң Айсылуның авылга аяк басканы булмады. Искәндәр хәтерендә Айсылу катнашындагы маҗаралар әкренләп төссезләнә барса да, җәй җитүгә, ул кызны кабат юксына башлый иде.

Менә, ниһаять, кайткан... Күзләре әүвәлге кебек үк җете зәңгәр микән? Аксыл сары чәчләрен дә шундый ук зәңгәр тасма белән үрәләр иде аның. Бервакыт, су коенганда, чәчләре юешләнгәч, кызый аларны сүтеп киптерде, аннары кире үрә алмады. Җайлы-җайсыз итеп, Искәндәр үреп биргән иде... Көлгәндә, бит урталары элекке кебек чокыраеп килә микән? Үскәндер инде, җиткән кыз булгандыр. Сәлим белән алар менә быел мәктәпне бетерде, димәк, Айсылу тугызга киткән булырга тиеш. Малайлар икесе дә, укырга керергә дип, шәһәргә китәргә җыенып йөриләр. Искәндәр эченнән генә Айсылу белән шунда ныклап торып аралаша башлармын дип тә өметләнә иде.

Ул күршесенә боларның берсен дә әйтеп тормады, бераз­дан түбән очтан үзе генә урап кайтырга булды. Юлда да гел Айсылу белән күрешү мизгелен уйлап барды. Таныш капкага җитәрәк, адымын акрынайтты. Эчке якта берәүнең, кычкырып-кычкырып, урысчалы-татарчалы кем беләндер сөйләшүе ишетелде: «А что мне осталось в этой дыре?! Ал-ло, ал-ло! Ике кичтән дә артыгын тора алмыйм, дим!» Телефоннан сөйләшүе икән. Ярсулы тавышы таныш та, таныш түгел дә кебек... Тавыш иясен күрер өчен, Искәндәр рәшәткәгә якынрак килде. Ул да кебек, ул түгел дә кебек... Зәңгәр тасмалы аксыл-сары чәчле кызны күрермен дип уйлаган иде Искәндәр. Ә моның җете җирәнгә буялган чәчләре маңгаена ук төшеп тора, алар арасыннан күзләренең дә зәңгәрлеге уңа төшкән кебек күренә...

Рәшәткә кырыенда озак тоткарланмады Искәндәр, адым­нарын кызулата төшеп, таныш капканы узып китте. Аның артындагы җирән чәчле кызның Айсылу булып чыгуыннан курыкты ул, балачак дустының хәтереннән мәңгегә югалуын­нан курыкты...


ВконтактеОдноклассникиТелеграм - «Көмеш кыңгырау»ның яңалыклары әлеге социаль челтәрләрдә.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: