Көмеш кыңгырау

Капчык төбе

Безне аңламаганга сабышалар...

— Чырык-чырык, чирик-чирик, чем-чем...

Иң матур җыр бу! Карлы шәһәрегездә башка сайрар кошлар юк, без үзебез генә. Ә сезнең исегез дә китми, күтәрелеп карарга иренеп, арлы-бирле йөренәсез. Төркемнәрегезнең рәте-чираты юк, кулларыгызда — йөк, иңнәрегездә — авырлык, чыраегыз җиргә бак­кан. Кайтып килешегезме, китеп барышы­гызмы? Ник тукталып тыңламыйсыз? Бу дөнья­да кошлар сайравына исе китми торган кыр­мыскалар гына була иде. Сезгә сандугач җы­ры кирәк! Сандугачларыгыз, бәсле, сөремле, шыксыз, зәмһәрир көннәрегездән качып, җиде диңгез аръягында кызыналардыр, бәл­ки. Бик беләсегез килсә, безнең җыр шәһәрегезгә күрә артыграк та әле. Сайрар кошлар сезне җәй көне дә әйләнеп уза, тузгыган бак­чаларыгызда оялар сирәгәйде хәзер. Ә без сезгә тугрылыклы — сез ашаганны ашый­быз, сез эчкәнне эчәбез, сез сулаганны су­лыйбыз. Бездә дә — сезнең гамь, сезнең чир, сезнең җәза.

Менә быел да бергәләшеп кыш кичәбез. Көннәр суынган саен, сезгә якынрак килә­без. Кесәгездән бияләй алганда берәр көнба­гыш сыныгы коелмасмы дип, аяк астыгызда тапталабыз. Ай-һай сирәк коела шул... Бия­ләй эчендә кулыгыз — сулыш өреп җылыта­сыз. Ә бит без шул бияләйнең баш бармагы хәтлек кенә... Туңсак та сер бирмибез. Бал­коныгыздагы шкаф өстенә кунып ашавыгыз­ны күзәтәбез: малай-шалайларыгыз көчәнеп-көчәнеп ботка чәйнәп утыра, өстәл астына ипи валчыклары өелә. Бәлки, безгә сибәр­ләр... Юк шул, аларның безне тотасылары гына килә. Матур инде без, анысы, шуңа кы­зыгалар. Шәһәрнекеләр безне үги итә...

Мин үзем авылда туып үстем. Әти-әнием сыерчыктан бушаган иске ояны ашык-по­шык кына төзәткәләп куыш иткәннәр дә шун­да вакытлыча яши башлаганнар. Без бишәү үстек. Ул елны кура җиләге нык уңган иде, көне-төне ашаттылар. Тиз ныгыдык. Оядан чыгып очарга өйрәнгәндә, кытай шомырты да җыелмаган иде әле. Йорт хуҗасының аб­зар-курасы кырык терәүле, ишегалды хәйран иркен, җитмәсә чирәм генә. Нишләптер, ул мал-туар күп асрамады — бер карт кәҗәсе бар шунда. Ул аны көтүгә куганда, зур кәлүшләрен көч-хәл белән сөйрәп, капкага гы­на озатып кала. Хуҗа йокысыннан уяна ал­маганда кәҗә дә өйдә кала...

Тагын тавыклары бар. Алары инде безнең ише генә, безнең чаклы, безнең көндә. Ише­галдына бер тагарак көрпә чыкса, без тавык­лардан алдан тамак туйдырып өлгерәбез. Ан­нан соң томшыкларыбызны яшел чирәмдә корытып, кырык терәүле абзарда качышлы уйнаога керешәбез. Уйнаган булып кына, оя корырдай җайлы төшләрне искәреп барабыз. Андый көннәрдә ишегалдында кәҗә үзе ху­җа. Төн чыкканчы аның сыртына тезмәдәге саламнан бөртек коелган була, без, ябыры­лып, шуны чүплибез. Кәҗәгә дә рәхәт, сыр­тын чукыганда, гел койрыгын селкеп тора. Аның койрыгы да безнең койрык шәе генә.

Кышларыбыз рәхәт үтәр, дип торганда гына...

Ишегалдына бихисап кеше җыелды, үзлә­ре ни көлмиләр, ни еламыйлар, ни кычкы­рып сөйләшмиләр. Озак юанмадылар — ху­җаны кабыкка төреп алып чыгып киттеләр. Шул көнне үк кәҗә көтүдән кайтмады. Та­выкларны күршеләр үзләренә чакырды... Көрпә тагарагы коргаксыды.

Без башка ишегалдына күчтек. Дөрес, ан­да безнең ише ятим өйләрдән сөрелгән бер-ике төркем чыркылдашып йөри иде инде.

Шактый бәхәсләшә торгач, араларына керт­теләр тагы...

— Чырык-чырык, чирик-чирик, чем-чем...

Бу йорттагыларның тавык-казлары симез, иртә-кич бодай чүплиләр. Аларның туеп кит­кәнен көтсәң, аяк астында җир генә кала. Көтеп тормыйбыз, без аларныкы ла... Түткәй безне сөйми, җим сипкәндә, ата казларын­нан да болайрак ысылдый. Мин шәп итеп очарга өйрәндем: әтәчнең борын төбендәге ипиен алып китә алам.

Өй тирәсендә кычыткандай сарылып үс­кән миләш бар безнең, көн ачылгач, шунда күч алыш уйныйбыз. Уйнап туйгач, кара кар­галар белән саубуллашырга барабыз, җыр өйрәнәбез.

Өйләдән соң түткәйнең малае кайтып ке­рә. Кулында — букчасы. Кайту белән безне эзләп таба, тавыклардан яшереп кенә сый­лый, чүпләгәнебезне бер читтән күзәтеп уты­ра, сиздермичә генә безгә якыная. Ияләшә­без инде үзенә, яраттыра белә: сызгырып куркытмый, таш атмый, песине якын китер­ми, көн саен безнең янда.

Соңгы көнемдә ул ипи урынына кызды­рылган көнбагыш сипте. Такмаклый-такмаклый сырпалана үзе: «Ашагыз, сикертәннәрем, каланыкыларга гына тәти торган ризык бу»,— дигән була. Һай тәмле дә соң бу кыз­дырылган көнбагышлары! Шәһәр чыпчыклары кинәнәләр икән, дип уйлап та өлгермә­дем... өстемә, лап иттереп, авыр иләк каплан­ды. Тәмле ризыкның тозак икәнен кем бел­гән соң ул чакта... Яшь гомерләр жәлке, дөнья­га килеп ике ай да очмаган, кем әйтмешли, рәхәтләнеп чыпчык кызларын да кочмаган килеш әрәм булырмын микәнни?!

Малай мине пыяла савытка салып өстән томалап куйды, аяк астыма көнбагыш ыргыт­ты. Әсир кошның ризык өстендә ачтан үлгә­нен белми бугай ул! Канатларым авырткан­чы бәргәләндем, тик котылырлык түгел — стенасы калын. Пыяла зиндан икән бу.

Ул миңа «Чемчен» дип исем кушты.

Шулай бер-ике көн яшәдем бугай әле. Бер заман өй эчендә китте ыгы-зыгы: җиһазлар­ны ташыйлар. Өй эче бушый бара, аның са­ен мине күчерәләр, өстәлгә куйганнар иде, аны алып чыгып киткәч — урындык өстенә, ул да чыгып киткәч, сандык өстенә куйды­лар. Теге малайны туктаусыз үгетлиләр: «Ка­лада чыпчык бетмәгән, тилмертмә моны, ба­рыбер исән калмас». Малай нык карыша, калдырмыйм, авылыбыз истәлеге булыр, ди.

Ниһаять, малай мине күтәреп урамга чык­ты. Өйнең эчен машинага төяп бетергәннәр. Малай да шунда сыйды. Ялган сөйләр хәлем юк, ул миңа кул тидермәде, өф-өф итеп кенә саклап алып барды. Үзе юл буе минем белән сөйләшә: «Чемчен, Чемчен, калада көн саен колбаса белән сыйлармын, ашый-ашый әтәч хәтле булырсың»,— ди. Җибәр инде, зинһар, авылда гына калыйм, дип ялварам үзенә, ә ул ишетми. Безне беркем ишетми — табигать сөйләшүдән мәхрүм итеп яраткач... Сөйләшә белсәк, без дә кеше белән бер рәттә булыр идек! Хәер, һәр тереклек сөйләшә белсә, җирдә гел зарлану, ялыну, ыңгырашу гына яңгырап торыр иде.

Калага күчеп килгән көнне үк малайның әти-әнисе арасында низаг чыкты. Әниләре кала бичәсе булдым дип масайды, әтиләре аңа, шушы чыпчык көненә калып, тамак туй­дырырга интегеп, «чем? чем?» дип йөрерсең әле, диде. Ике фикер бер-берсен җиңәргә тырышып, гаугага әверелде.

Ләкин гауганың азагы минем өчен искит­кеч куанычлы бетте: әниләре малай кулында­гы банканы тартып алды да идәнгә бәрде. Ул­лары «Әни!» дип авыз ачканчы, ачык тәрәзә­дән кала иркенлегенә томырылдым.

Әсирлектән котылган көнне шәһәр миңа искиткеч матур булып күренде. Монда очар кошка оя кытлыгы юк икән. Кая карама — өере-өере белән куыш бүрәнәле өйләр, түбә­ләре теткәләнеп беткән чормалар. Монда авылдагы кебек түгел, өйләрнең тәртибе юк. Монда, бер-берсенә терәп, ярымташ, ярым-агач, ярымтакта алачыклар салып бетергән­нәр. Монда ишегалды саен абзар исе килә.

Кыл уртада булыр юынтык сулар җыя торган әрҗә. Әрҗәнең төбе иләкләп тишелгән — суы аска агып бетә, бәрәңге кабыклары, ипи катылары, тозлы кыяр телемнәре, буш шешә­ләр белән күмелеп, иләктә утырып кала.

Пыяла зинданнан котылган көнне мин ап-ак йортлар тирәсеннән дә оя эзләп караган идем. Алар биек, түбәләре төзек һәм сумала­лы, чормалары томаулы, томшык төртер урын юк. Юынтык сулар түгә торган әрҗәләрен дә таба алмадым. Андагы кешеләрнең ни ашага­ны, ни түккәне безгә мәгълүм түгел. Чүп-ча­рын да бикләп тоталар, иртән иртүк машина килеп төяп алып китә — анысы да бөркәүле.

Әйтсәм әйтим, халыклары мәнсез: җиргә карап — этне күрми, күккә карап — безне сизми.

Менә ичмасам үзебезнең ярымйортларда рәхәт! Бала-чагалары ишле. Туган-тумачала­ры күп, дуңгыз симертәләр, эт үрчетәләр, чыр-чу, уен-көлке, көн саен тамаша, көн ара­лаш мәҗлес — яшәве күңелле! Ходай кушып, буранлы озын төннәре, чатнама суык көннә­ре генә үтсен.

Мин шифер түбә астындагы сиртмә уен­тысына мамык коеп тамгаладым да үземә пар эзләп киттем, ояны икәүләшеп коралар без­дә. Көне буе эзли торгач, бер чыпчыкны ияр­теп кайттым. Ул да минем ише ятим, килеш-килбәте бик ялтырамаса да, өзелгән-йолкынган җире юк. Бергә-бергә тернәкләндек. Ни­чәмә-ничә оя очырдык.

Быелгы суыкның һаман сынарга исәбе юк...

Чорма саклап тик ятулары ялыктырды. Ашыйсы килә. Ишегалдындагы әрҗәгә бүген дә чүп түгүче булмаса, тәгам эзләп еракларга очарга туры килер. Бер дә канат астына суык кертәсе килми шул. Ичмасам мондый көн­нәрдә чормага менүчеләр дә юк. Буранлы ай­ларда безнең янга йә парлап-парлап, йә өер­ләре белән менәләр менүен... Морҗа төбенә җәелгән сырмаларда туйганчы ял итәләр, арыганчы ауныйлар, көлешәләр, ыңгыраша­лар, пышылдашалар, тагын көлешәләр, тагын ыңгырашалар... Без аларга карап сөенәбез генә, китүләре була — сырмага ябырылабыз. Кесәләреннән коелып калган валчыкларны чүплибез.

Кайсыбер көннәрдә, безнең ояларны эз­ләп, чормага малай-шалай җыела. Аларга кошлар базары кызык кына. Телләрендә — сүгенү, кулларында — таяк, эшләгәннәре — юньсезлек. Күршедәге күгәрчен оясына йо­мырка куеп киткәннәр. Мескен күгәрчен оя­сыннан таеплар төшә язды... Тавык чебиләре дөньяга килгәч, тамашаны күрсәң... Тавык­ныкылар безнекеләр шикелле ояда тик кенә утыра белмиләр бит алар, чорма буйлап йөге­решеп йөрделәр. Күгәрченнәре талашып бет­те. Үстерергә генә насыйп булмады, икенче көнгә ул чебиләр өшеп җан тәслим кылган­нар иде.

— Чырык-чырык, чирик-чирик, чем-чем...

Әгәр көннәр иртәгә дә җылынмаса, теге тавык чебиләре шикелле өшеп тәгәрәшербез инде. Әҗәл килгәнне ояда көтеп ятасы кил­ми. Кузгалдык. Икебезнең беребез әйләнеп кайтыр әле. Чүп өемендә тукталып тормадык, туп-туры олы урам коймасына килеп кундык. Күзәтәбез. Кемнән нәрсә коелыр? Урам тулы машиналар мыш-мыш килә — безнең сыман нәрсәдер эзләнәләр. Әнә тар юлдан бер аб­зый бара, чана тарткан, тимер табаны карны чината. Ник чыпчыклар ияргән әле аңа? Ча­надагы олы капчык өстендә бөтереләләр. Без дә иярдек. Исеннән үк сизелеп тора, кызды­рылган көнбагыш! Бара торгач, базарга ки­леп терәлдек. Дөресен генә әйткәндә, базар тирәсендә бик йөргәнебез юк безнең, анда чыпчыклар ашардай нәрсә бик сатылмый. Сатсалар да, сатучылары — кырыс, алучыла­ры — саран.

Ит сатучылар тирәсен ала каргалар кара­выллый, тәм-том сатучылар тирәсендә — кү­гәрченнәр өере, безнең ишеләргә якын ки­лерлек түгел.

Абзый капкадан керде дә тугарылды. Шун­дук стаканлап көнбагыш өләшә башлады. Без, йөзләгән чыпчык, базар түбәсенә кунып, абзыйның капчыгы бушаганны көтәбез, чөнки сатучылар, нинди генә саран булсалар да, барыбер капчык төбен безгә сибәчәкләр.

Һай озак бушый ул капчык... Чираты өзел­ми өзелүен, капчыгы зур шул, ә стаканы — бәләкәй.

Кинәт чиратта таныш йөз күзгә чалынды. Таныш йөз... Мин моңа ышаныр өчен, та­нышның йөзенә якынрак килеп, бермәлгә һавада эленеп калдым. Ул да мине таныды: «Чемчен, Чемчен!» —дип, сөенеченнән чи­ратын югалтты. Әйе, ул — мине әсир итеп калага алып килгән теге авыл малае иде. Ни­чек зур үскән: сумка асып базарга чыгардай егет булган. Ул кабаланып кесәләрен капша­ды, миңа сибәрдәй валчык эзләде. Түбәдәге чыпчыклар минем дустым булып күренергә теләп тирәмә сарылдылар. Ләкин күпме генә эзләнмәсен, мине сөендерерлек берни табал-мады ул. Шуннан соң кулындагы каеш сум­касын ачып карады, анда биш-алты чи бәрәң­ге генә иде. И егет, егет, дусларым алдында бө­тенләй оятка калдырдың бит син мине.

— Чемчен, Чемчен, хәзер мин сиңа көнба­гыш алып бирәм!

Ләкин егетне баягы чиратына кертмәде­ләр. Күршеләре әрләшеп, сүгенеп, таныма­ганга сабышып, яңадан озын чиратның кой­рыгына басарга мәҗбүр иттеләр. Минем ачу­ым чыкты, күчне ияртеп, әле капчык өстен­дә, әле чират өстендә очына башладым. Егет моны үзенчә кабул итте, түзмәде, сатучы янына килеп, чиратсыз гына акчасын сузды. Ә абзый күрмәмешкә сабыша. Учына сыяр­дай стаканы белән тәртип буенча көнбагыш саный. Ул да булмады, кемдер егетне пәлтә якасыннан сөйрәп читкә селтәде. Егет, эт өс­тенә җикеренгән песи шикелле күперенеп, әүвәл кул күтәргән кешегә таба атлады, ан­нан, кинәт кенә борылып, янә капчык янына ашыкты. Кулындагы кәгазь акчасын йомар­лап абзыйның стаканына томырды да кап­чыктан бер уч көнбагыш иелеп алды һәм, әлеге хурлыкны базарда калдырып, урам ягына чыкты. Ерак китмәде ул, аяк астында­гы карны таптап, шунда учындагы көнба­гышны сипте. Барысын да түгел, беразын үзенә калдырды. Ачлыгымны җиңеп, җимгә якын килмичә түзеп торам, аның читкәрәк киткәнен көтәм. Кешеләрдән сагаерга кай­чандыр ул мине үзе өйрәтте лә!

Кинәндек көнбагыш чүпләп. Көннәр җы­лынганчы түзәргә була хәзер. Тамак туйгач, җитәкләшеп, һавага күтәрелдек, оябыз бәс­ләнгәндер... Офыкта кызыл төс кимегән ин­де. Кич җитте. Ояга җитәрәк, мин кире бо­рылып карадым — ерактан караганда, базар түбәсе зур иләккә охшаган иде. Теге егет ан­да көнбагыш чүпләп калды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: