Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Канатлар

Шаянның кара каргаларны беренче генә күрүе иде. Ул йөгереп барган җиреннән туктап, бер каргаларга, бер хуҗасына карады: «Бу нинди җан ияләре, янәсе, мин аларны җиңәмме?»

Кыска сыйрак, кара танау Шаянның дөньяга килүенә нибары өч кенә ай әле. Песиләрнең көчекләрне ярат­мавын да, кызыл кикрикле әтәчтән сак булырга кирәк­леген дә күптән түгел генә ачыклады ул. Үзенең көч чамасын да билгеләде. Әнә теге, җим чүпләүче күгәр­ченнәрдән көчлерәк ул. Ачуы килсә, чаптырып куып китә ул аларны. Күгәрченнәр котлары алынып, шундук һавага күтәреләләр. Шаян исә, купшы койрыгын болгый-болгый, хуҗасы янына килә дә, башын кыегайтып, аңа карый, «Мин көчле янәсе, өркеттем күгәрченнәрне». Хуҗасы Шаянның «телен» бик яхшы аңлый. «Әйе, әйе, син бик көчле, бик батыр көчек!»—дип аның сыр­тыннан сыйпый. Көчеккә шул гына кирәк тә: «Менә, күрегез абзагызны!»—дип, шатланып сикергәли-сикергәли ишегалдындагы кош-кортларга мактангандай итә. Аларга ни, алар Шаянның үзләреннән өстенлеген таныр­га мәҗбүр.

Шаян үзен гел көчлегә генә саный иде. Җир яшәреп, бәбкә үләннәр борын төртә башлаган бер иртәдә Шаян белән хуҗасы шәһәр читенә чыктылар. Барыр юллары сөзәк ярлы тирән чокыр буеннан уза иде. Калкулыклар инде кардан әрчелгән. Чокырның кояшка каршы  ярында  бик эшлекле  кыяфәттә  кара каргалар чемченә. Күбәү алар, яр битен кара яу булып басканнар. Шаянның кара каргаларны беренче генә күрүе иде. Ул йөгереп барган җиреннән туктап, бер каргаларга, бер хуҗасына карады:  «Бу нинди җан ияләре,  янәсе, мин аларны җиңәмме?»

Хуҗасы көлемсерәде: «Җиңәсеңме, юкмы, үзең бел!» Шаян батыраеп, каргаларга таба ташланды. Көчек­нең якынаюы булды, каргалар, «кар-кар» килеп, хәвеф турында бер-берләренә хәбәр сала-сала кисәк кенә һа­вага күтәрелделәр дә очып та киттеләр. Хәтта ике чып­чык та Шаянны үртәгәндәй нәкъ аның борын төбеннән генә очып узды.

Көчек каргалар артыннан һавага күтәрелергә омты­лып, ике-өч тапкыр талпынып куйды. Юк, булмый. Ша­янның чын-чынлап кәефе кырылды. Ничек инде ул, бәп-бәләкәй кара нәрсәләр, үзләре Шаяннан куркалар да, үзләре оча да беләләр. Ул шундый батыр булса да оча белми.

Һәрчак хуҗасының ярдәменә өйрәнгән көчек шундук аның янына килде. «Миңа да канатлар кирәк, мин дә шул кошлар кебек очыйм!» — дигән сыман ялварып ху­җасының аягына сарылды.

Хуҗа, тездән бөгелмәс протезлы аягын алга сузып, зур таш өстенә җайлап кына утырды да кулын этнең башына куйды. Үзе, аны юатып, ашыкмый гына сөй­ләнә иде: «Теләгәндә оча алсаң икән ул, туган! Юк шул, сиңа гына түгел, миңа да куелмаган ул канатлар! Хәер, ник аңа кәефең китә? Аякларың—синең канатларың! Сугыш афәте шул булган канатларыңны каермасын!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев