Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кайсы кошның оясы матуррак?

Кайсыбер кошлар бер үк ояны ел саен яңартып, җайлап файдаланалар.

Русланның кызыксынмаган нәрсәсе юк. Язның бер көнендә ул, бабасы янына килеп:

-  Бабай, кайсы кошның оясы матуррак икән? -ди. Аннан соң өстәп куя: - Кошлар ояларын ничек итеп ясыйлар, ә?

-  Әйдә соң, улым, кошларның ничек итеп өй-оя коруын икәү бергәләп күзәтик, - ди бабасы.

-  Әйдә, бабай!

Менә бабасы белән Руслан карлыгачларны кү­зәтәләр. Карлыгачлар аларның өй кыегына оя ясый башлаган инде. Алар шундый матурлар, җитезләр, акробатлар кебек очалар. Үзләре чем-кара, корса­клары аксыл, койрыклары ике җәпле озын. Томшы­клары кыска гына.

Елга ярында ак балчык бар, үзле балчык. Рус­лан дуслары белән ул балчыктан сыбызгы ясый. Карлыгачлар да шул балчыкны эзләп тапканнар икән. Яр буенда яхшы, үзле ак балчык барын каян белгәннәр диген. Томшыклары белән балчык та­шыйлар. Иң элек, шәп иттереп, агачка ябышты­рып, оя нигезен ясыйлар. Балчыкка балчыкны ябыштырып баралар. Тиз-тиз эшлиләр, ару-талуны белмиләр. Ничә кат барып кайтканнарын санап бе­тереп булмый. Ашыгалар алар, яз тиз үтә бит. Оя, цемент белән катырган кебек, нык итеп эшләнгән. Ул өй кыегында ярымшар кебек тора. Кереп-чыгып йөрергә тишек тә калдырганнар. Русланның баба­сы, елмаеп:

-  Йә, ничек, улым, - дип куя.

-  Шә-әп оялары, бик шәп. Чын осталар, - ди Руслан.

- Әйе шул, улым, ояла­рын бик матур итеп эшлә­гәннәр. Оя өчен урынны да белеп сайлаганнар. Әле, улым, алар оялары эченә мамык, кипкән, коры үлән­нәр дә җыялар. Һәм аны оя төбенә түшиләр. Оя эчендә оя була. Шуннан соң инде күкәй дә сала башларлар... Карлыгачлар бит, улым, чебен-черкиләр белән ту­еналар. Черкиләр булма-са, карлыгачларга ризык та булмас иде, - дип өсти ба­басы.

Русланның күзләре саес­канга төшә. Алардан ерак та түгел саескан оя ясый. Ничек ясый икән ул оясын? Бабасының да күзе саес­канда.

Оясы әлләни биектә тү­гел, агач ботаклары җәп­ләнгән урында. Менә ул, сайлап,  чыбык эләктереп алды. Анда-монда каранып алгач, оя ясый баш­лаган җиренә очты. Ботакка утырып, авызында­гы чыбыкны уңайлы итеп урнаштырды. Чыбыклар, агачтан бура бурагандай, уңайлы итеп куелган. Берсе өстенә берсе тәртипле урнаштырылган. Чыбык очлары төрлесе төрле якка карый. Кайсы озын, кайсы кыска. Агачны матурлап тора. Агач яфрак яргач, аның оясы күренмәс тә кебек. Ме­нә шулчак көчле җил исеп куйды. Яшь ботаклар җиргә чаклы бөгелделәр. Әмма саескан оясы сел­кенмәде дә. Бабасы:

-  Күрдеңме, улым, нинди җилдә оя шылт та ит­мәде, әйеме? - ди.

-  Әйе, бабай. Оя төбенә кипкән үлән, мамык, йон кебек әйберләр җәйгәч, күкәй дә сала баш­лар... - ди Руслан.

-  Әнә елга буенда, тал агачында, бер көтү кар­га оясы. Оялары саесканныкыннан зуррак, тавыш­лары да «кар-кар, кар-кар» колакны тондырып бетерәләр, ә саесканның тавышы да ишетелми, -ди бабасы.

-  Чынлап та, бабай, каргалар көтү кебек инде, күмәк яшиләр. Ник алай икән, бабай? - ди Руслан.

-  Бик дөрес, улым, күмәк яшәгәнгә көчле алар. Әгәр аларга һөҗүм итүче булса, күмәкләшеп дошманга каршы чыгалар. Дошманны куркытып куалап җибәрәләр. Күмәклектә көч.

Елганың текә ярында Руслан яр карлыгачлары оялаганны белә инде. Бүген ул ояларга беренче мәртәбә күргәндәй карады. Өч рәт тезелеп киткән ояларны санап бетергесез. Ә менә алар, яр кар­лыгачлары, ояларын ничек ясыйлар икән соң?

-  Бабай, алар шулкадәр каты җирне ничек ка­зыйлар икән? Ә үзләре көчсез, кечкенә, нәфис кошлар.

- Хикмәт тә шунда: алар шул каты җирне кечкенә томшыклары һәм кечкенә аяклары белән казыйлар.

Оя ясар өчен, җирне кайчак бер метрдан артык эчкә казып керәләр.

-  Нинди көч кирәк бит, ә, бабай?

-  Шулай шул, улым, алар бала чыгару өчен шулай тырышалар. Халык әйтә: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», - ди. Үзең уйлап кара, шул каты җирне томшыгы һәм нәни аяклары белән казып керергә кирәк бит. Менә син, тырнакларың белән генә бул­са да, җирне казып кара әле. Булдырырсың микән?

Шуннан Руслан уйлап-уйлап тора да, бабасына карап:

-  Мин яр карлыгачларының серенә төшендем шикелле.

-  Нинди сер ул, улым?

-  Мин болай уйлыйм, яр карлыгачлары томшык­ларына елгадан су кабып килеп, чукый торган җирләрен су белән йомшарталар. Сулары якында гына бит, бабай.

-   Бу бит дөреслеккә туры килә, улым. Ярны бер метрдан артык эчкә казып керү өчен сусыз булмас, - ди бабасы, оныгының акыллы фикер әйтүенә сокланып.

Чыпчыкларның да оялары бик уңайлы җирдә икән. Тәрәз өстендә җайлы урын табып, шунда оя ясаганнар. Оялары коры үлән, каз мамыгыннан түшәлгән. Мәче дә менә алмый, ерткыч кошлар да күрми аларны. Оялары ышыкта. Җил-давыл да ка­гылмый. Карлыгачлар кебек балчык ташыйсы юк, каргалар кебек чыбык-чабык та кирәкми.

- Бабай, әйдә, урманга барып кайтыйк әле, - ди Руслан. - Урман кошларының да ояларын күрәсе килә.

Менә алар, җитәкләшеп, урманга юнәләләр. Ур­ман ерак түгел. Русланның песнәк - сары түш -оясын күрәсе килә. Кышларын сары түш аның тәрәзәсен шакый. Малай аңа туң май бирә. Туң майны агач ботагына бәй­ләп элеп куя. Йә булмаса көнбагыш белән сыйлый. Сары түшләр матур бит алар. Русланның алар яса­ган ояны да күрәсе килә.

Менә алар урман читенә, черегән каен янына ки­леп җиттеләр. Каядыр тук-тук иткән тавыш ишетелә. Тукранга охшамаган. Икәү сак кына баралар, күзләре тавыш килгән якта. Күп тә үтмәде, черегән каен кәүсәсендә оя ясаган са­ры  түшкә  тап  булдылар.

Кечкенә томшыклары белән черек йомшагын чукый икән. Сары түш, аларны күреп, ялт-йолт итеп кара­нып алды да очып китте. Бабасы да, гаҗәпләнеп:

-  Кара әле, улым, менә кайда яши икән алар. Черегән агач җылырак та була әле ул.

Әкрен генә урманнан чыгып барганда, аяк астын­нан диярлек бер кош очып чыкты. Аның канат кагу­ыннан Руслан сискәнеп китте. Бабасы, елмаеп:

-  Боҗыр, - диде.

-  Боҗыр?

-  Әйе. Күргәнең юк идеме? Чуар кошлар инде алар. Әтиләренең какуле дә бар. Кашлары кызыл. Тамагында кара тамгасы да бар аның. Ата белән ана кош көздән үк парлашып куялар.

-  Беренче күрүем. Аның оясы нинди икән?

-  Шушы тирәдә генә булырга тиеш.

Бераз эзләгәч, шул очып чыккан җирдә генә оясын да күреп алды Руслан. Юан агач төбенең күтәрелеп тора торган тамырлары арасын­да икән.

-  Бабай, менә оясын тап­тым, - дип, бабасына күр­сәтте.

Ояда тугыз күкәй. Көрән тимгелле саргылт күкәйләр. Тиздән алар борынлый баш­лар. Оя төбенә коры үлән җәелгән. Берничә үз каурые да бар. Оясы күзгә дә таш­ланмый.

-  Күкәйдән чыккан чеби­ләр хәлсез була. Бөтенесе дә күкәйдән чыгып кипкәч, әниләре аларны вак куак­лар   арасына   алып   китә.

Күченгәндә, әниләре туктап-туктап аларны канат­лары астына җыеп ял иттерә, җылыта. Канатлары чыга башлагач, ерткыч күренсә, боҗыр балалары якындагы ботакларга кунып, ботак кебек булыр­га тырышып тынып кала. Ә әниләре, юри яралы кебек аксап, янтая төшеп, икенче якка ашыга, ерткычның игътибарын җәлеп итә.

-  Кышны ничек чыгалар?

-  Кышын тал, каен бөреләре белән туклана­лар. Төннәрен, туңмас өчен, кар астына кереп чумалар. Кайда чумса, шунда оя. Ерткыч хайван­нар эзләренә төшсә, алар кар астыннан дәррәү очып чыгалар. Мина шартлагандай була, кар ту­заны күтәрелә. Ерткыч җанвар куркып качарга да мөмкин. Кыр тавыклары да шулай көн күрә. Оя­лары да боҗырныкы кебек. Кышын кайчак арба­дан төшеп калган бодай, арыш, солы бөртекләрен эзләргә юлга ук чыгалар. Үземнең дә аларны оч­ратканым бар, улым.

- Табигатьтә яшәү кызык та, катлаулы да икән, -ди Руслан.

Тәрәзә аша сыерчык оясы күренеп тора. Сыер­чык оясын Руслан әтисе белән ясады. Сыерчык­лар - затлы кошлар, сайрап, йортка ямь бирәләр. Җәй буена бакчага зыян салучы әллә никадәр корт­ны, бөҗәкләрне юк итәләр. Бабасы, Русланның күз карашын тотып алып, сыерчык оясы ясаганыңны исеңә төшердең мәллә дип елмая.

-  Юк, бабай, сыерчыкның сандугач булып сай­равы искә төште. Беркөнне капка төбендә утыр­ганда, сандугач сайравын ишеттем. Карасам, сы­ерчык җилпенеп-җилпенеп сайрап утыра.

-  Ә минем көтү көткәндә сыерчыкның сыер ке­бек мөгрәгәнен ишеткәнем бар. Күрәсең, сыерчы­клар көтүлек җирендә үзләренә җим таба. Сыер­лар өстендә гел сыерчык инде. Ишетәм, чын менә, ялганламыйм, сыер мөгрәгәндәй тавыш ишетәм.

Бу сыер нигә мөгри дип әйләнеп карасам: өстендә­ге сыерчык сыер тавышы чыгарып утыра.

-  Бабай, күрәсеңме, әнә сыерчыклар без ясаган ояны яраттылар, хуҗа булдылар. Беләсеңме, ба­бай, мин бит лапас астында күгәрчен оясын күрдем. Баскыч белән менеп карадым үзләрен, балалары йонлач, җиңелләр, авызларын ачып, әниләре алып кайткан җимне көтеп утыралар.

Шулай дигәч, бабасы:

-  Кайсы кошның оясы матуррак соң? - ди. Руслан уйлап-уйлап тора да:

- Бабай, миңа барысы да ошады, - ди. - Һәрбер кош үзенә уңайлы булырлык итеп ясаган.

-  Әйе, эш матурлыкта гына түгел әле, син әйт­кәнчә, ояның җайлы, куркынычсыз, ныклы булуын­да. Кайсыбер кошлар бер үк ояны ел саен яңартып, җайлап файдаланалар. Җылы яктан кайтучы кош­лар үз ояларына ашыгалар. Үткән елны калды­рып киткән ояларын сагынып кайталар. Шуңа да аларның оясын сакларга, бозмаска, җимермәскә кирәк. Кешеләр дә, кошлар кебек үк, үзләренә оя-йорт төзиләр. Безнең халыкта: «Ир заты үз гомерендә йорт салырга тиеш» дигән матур мәкаль бар. Гаилә корып яшәрлек яхшы, ныклы йорт. Һәм ул шулай да, ир кеше йорт салмыйча калмый. Әмма кайсыбер кешенең өенә керсәң җылылык, эчке матурлык җитми, түшәмнәре тәбәнәк, яктылык җитми. Ә өй-оя, кошларныкы кебек, чиста, саф һавалы бу­лырга тиеш, әтиең салган йорт кебек булсын ул: тыштан гына түгел, эченнән дә сокланырлык бу­лырга тиеш. Түшәме җитәрлек дәрәҗәдә югары, якты, иркен, һавалы булсын. Җиһазлары да таман гына, артык әйбер булмасын. Тыштан карасаң, ул зәвыклы, эченә керсәң, уңайлы, җайлы, бөтен нәрсә үз урынында булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев