Каеннар шаулый
Озакламый, урта мәктәпне тәмамлап, төрлебез-төрле якка таралдык та куйдык. Бездән соң мәктәп янында каен агачлары гына утырып калды.
Менә тагын без көткән яз килде. Күк күкрәгән тавышлар чыгарып, елгада боз кузгалды. Өй кыекларына, колга башларына куелган сыерчык ояларында кошларның дәртләнеп-дәртләнеп сайраулары ишетелә башлады. Бик сагынганнар сыерчыклар туган якларны! Без дә бик сагындык шул алар-ны. Әнә кошлар кайтуга күпме оялар ясап, мәктәп янындагы зур имәнгә элеп куйдык. Тик әле аларын сыерчыклар күрмәде, ахры. Ләкин борчылуыбыз озакка бармады. Озын тәнәфес вакытында бер малай сөрән салды:
— Безнең ояларга да сыерчыклар килде! Барыбыз да сыерчыкларны күрергә чыгып чаптык.
— Әнә карагыз, иң башлап мин ясаган ояга кунды! — дип кычкырды Ринат, шатлыгыннан нишләргә белмичә.
— Минекенә кара син, минекенә! — дип бүлдерде аны Халидә.
Ләкин шулчак кемдер сыерчыклар өстенә йомарланган кар ыргыта башлады. Их, әнә сыерчыклар очып киттеләр инде! Без, нәрсә әйтергә белмичә, кар атучыга борылып карадык. Җәмил икән, безнең класс малае.
— Нишлисең?! — дип, бөтенебез бертавыштан кычкырып җибәрдек.
— Сезнекенә куналар, минекенә юк,— диде ул, үпкәләгән тавыш белән.
— Синекенә дә кунар. Нигә ашыгасың? Бүген булмаса, иртәгә килер.
— Юньле-башлы итеп ясарга кирәк иде аны.
— Ояңны ялкауланып кына ясавыңны сыерчыклар да сизгәннәр әнә.
Ә берничә атнадан безнең класста шундый сөйләшү булып алды. Дәресләр бетеп, класс җитәкчебез Наҗия апа килеп кергәч булды ул сөйләшү.
— Укулар ничек бара? — диде укытучыбыз.
— Ярыйсы! — дигән булдык беа
— Тиз дә уза инде гомерләр,— диде Наҗия апа, көрсенеп,— озакламый сезнең белән дә аерылабыз. Киләсе көздән күрше мәктәпкә йөри башларсыз.
Бер мәлгә тынып калдык. Тынлыкны Зәбирә бүлде
— Әйдәгез, җыелышып мәктәп янына агач утыртып калдырабыз. Истәлек итеп.
— Әйе шул. Дөрес әйтәсең! — дип кычкырдык без, төрлебез төрле яктан.
Шау-гөр килеп, мәктәп бакчасына чыктык. Мәктәп каршындагы койма буена каен үсентеләре утырттык. Эшләр төгәлләнгәч, кемдер:
— Ә Җәмил кая соң? — дип куйды. Карашларыбыз Наҗия апага төбәлде. «Ул кайсыбызны да
булса Җәмилне дәшеп килергә җибәрәчәк, безнең алда ачуланачак... » дип уйладык.
Тик укытучыбыз алай итмәде. Бары:
— Ул ялгызы килеп утыртачак,— диде.
Әмма Җәмил агач утыртырга өлгермәде, имтиханнар башланды, яз үтеп тә китте...
Без, сигезенчене тәмамлагач, күрше авыл мәктәбенә йөри башладык. Ә Җәмил шәһәргә, абыйсы янына эшкә китте. Хак булса, ул да анда укуын кичке мәктәптә дәвам итә, диләр.
Озакламый, урта мәктәпне тәмамлап, төрлебез-төрле якка таралдык та куйдык. Бездән соң мәктәп янында каен агачлары гына утырып калды.
Туган якларга кайткан саен, аяклар никтер үзләреннән-үзләре мәктәп ягына, үзебез утырткан агачлар янына алып китә.
Бүген мин дә монда килдем. Үзебез укыган мәктәпне, каеннарны сагынып килдем, һәм аптырап калдым. Безнең каеннар янына тагын бер каен агачы утыртылган. Янымнан үтеп баручы бер кызны туктатып:
— Сеңелем, син белмисеңме, бу агачны кем утыртты икән? — дип сорадым. Кызчык бераз гына сүзсез торды да сузып кына:
— Беләм,— дип куйды.— Узган яз түбән оч Гаптерәүфләрнең шәһәрдән кайткан абыйлары килеп утыртты аны. Иске сыерчык ояларын да чистартып төште әле. Җәмил исемле абый ул.
Үзебез утырткан каеннар арасында йөрим. Алар инде зур булып үскәннәр. Әйтерсең лә без, сигезенчеләр, Наҗия апа кергәнне көтеп, класста пышылдашып утырабыа..
Ә бу агач башкалардан аерылып тора. Кечкенә дә, зәгыйфь тә әле ул.
Койма буендагы мичкәдән алып, кәрлә каен төбенә су салдым. Туфрагы шактый коргаксыган икән, бер чиләк су күз ачып йомганчы сеңеп тә бетте. Чиләкне тагын мичкәгә батырдым. Суны күбрәк сипкән саен, каен тураебрак баса, янәшәдәге иптәшләре кебек булырга тырыша сыман иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев