Кабаклар
Шаярсаң, ахырын уйлап шаяр икән!
Кем уйлап тапты икән? Бүтән уеннар беткән идемени? Санасаң, уеннан күбе юк, күпме уен бар. Кем уйлап тапсын, әлбәттә, Айдар үзе. Чөнки күрше Маһирә әбинең бакчасында нәрсә үскәнен, нәрсә үсмәгәнен ул гына белә, ул гына күрә. Быел әби бәрәңге арасына кабак орлыгы чәчкән иде. Әрсез дә икән бу кабаклар, и уңды, и уңды, берсе-берсе футбол тубы кадәр булды. Этсәң, беләгеңнең, төртсәң, йөрәгеңнең көче җитмәс иде. Кайбер наяннары ызанны бар дип тә белмичә Айдарлар бакчасына да тәгәрәп төште. Шунда инде... Шунда тиктормас малай әбине кызык итәргә уйлады да инде. Ялгызы гына башкарып чыгарлык эш түгел иде бу, ул, малайларны җыеп, серен чиште.
— Безнең әти яшь чакта шаярырга яраткан, — диде Айдар, борынын тарта-тарта. — Үзе сөйләде: без, ди, клубтан кайтышлый төрле әкәмәтләр ясый идек, ди. Берсенең бурасын сүтеп куябыз, берсенең печән чүмәләсен күчерәбез, ди. Беләсегез килсә, бабай аңардан да уздырган. Бер төнне алар Карун байның капкасын куптарып алалар да ярлы абзыйга илтеп куялар. Иртә белән бай йокыдан уянса, капка юк, ди! Әйдәгез, без дә берәрсен кызык итәбез.
— Әйдәгез! — Маҗаралар эзләп алҗыган малайлар шунда ук риза булды. — Кемне кызык итәбез соң?
Айдар башын кашып куйды. Сәлмән абыйның мунча бурасы капка төбендә генә дә... Аңа көч җитмәс шул. Аннан соң Сәлмән абыйның кулы да каты. Эләктерсә, кәҗә маеңны чыгарыр. Капка мәсьәләсе дә авыррак. Хәзер һәркемнең үз капкасы бар. Уйлагач-уйлагач, әкәмәт нәрсә уйлыйсы иде ул. Ишеткәч, бөтен авыл егылып китәрлек булсын иде.
— Таптым, таптым, — диде Айдар, һәм шатлыгыннан мәтәлчек атынып алды.
— Йә, йә, сөйлә, — диделәр малайлар.
— Маһирә әбинең кабакларын күчереп утыртабыз. Имеш, бакча мина кыры, ди. Без аны минадан чистартабыз, ди.
— Миналарны кая илтәбез соң? — диде берсе.
— Кая дисезме?—Айдар тагын башын кашып куйды. Аңа озак уйларга туры килмәде, төрле яктан тәкъдимнәр ява башлады:
— Кукуруз арасына!
— Кыяр түтәленә!
— Чөгендер басуына!
— Юк, юк, — диде Айдар, алай ерак бармыйбыз, әбинең ишегалдына күчереп куябыз. Иртәгесен ике күзе шар булсын. Бу шайтаннар эше дисен, әфсен укып як-ягына төкеренсен. Шулай бит, малайлар! Маһирә әби тиз чаба ул, күршеләрен дә чакырып кертер әле. Без бер күзне кысып ярыктан гына карап торырбыз. Тик көлештән түгел, бу хәрби сер! Кем дә кем хәрби бурычны үтәргә теләми, ике адым алга атласын!
Кайсы малай ике адым атларга теләсен инде, кайберләре, киресенчә, әз генә артка да чигенеп куйды әле.
Эңгер-меңгер җитте. Башта Айдар Сәетне разведкага җибәрде.
— Бар, дошман тылын белеп кил!
Бераздан Сәет әйләнеп кайтты. «Дошман тылы» тыныч, әби, утын сүндереп, йокларга яткан иде.
— Буразна арасыннан шуышып барыгыз, — дип команда бирде Айдар, — миналарны ватмаска, аның бәлеше тәмле була.
Аңламаса да аңламас икән бу Хәйдәр! Бер кабак тапкан да, шыңшып утыра.
— Зу-ул, ялтысын киси-ик, Айдал абый, — ди, булдыксыз.
Айдарга берьюлы аныкын да, үзенекен дә тәгәрәтергә туры килде. Шулай инде, бәләкәйләргә йомышың төшмәсен.
Эшләсә, әкияттәге җеннәр генә эшләр иде моны — ишегалды эреле-ваклы кабаклар белән тулды...
— Сугышчан бурыч үтәлде, — диде Айдар мышный-мышный. — Бакча миналардан чистартылды. Барыгызга дә рәхмәт белдерәм һәм йокларга таралырга боерам!
...Малайны самавыр җыры уятты. Әтисе белән әнисе чәй эчәләр.
— Коймак туглап куйдым әле, Маһирә әбигә пешереп кертермен, — диде әнисе, — авырып ята, билем чәнчи, урынымнан кузгала да алмыйм, ди.
— Авыр әйбер күтәргәндер, — диде әтисе.
— Үзеннән сорарга яхшысынмадым. Йорт тулы яшел кабак, — диде әнисе, — өлгертмичә нигә җыеп алды икән? Карчык саташамы әллә?
- Зиһене таралгандыр, — диде әтисе. — Бер зиһен таралса, кабакның яшелме, сарымы икәнен аерып булмый башлый.
Айдар юрган астынарак чумды. Абау, нинди куркыныч сүз әйтте әтисе! Быел Айдар беренче класска бара. Әгәр зиһене таралып «икеле»не «бишле»дән аермый башласа? Әгәр балалар аны үртәп «зиһенсез» дип кычкырсалар? Кабакларны улы йолкыганны белсә, әнисе үзе үк Айдарны мәктәпкә илтмәс: «Өлгермәгән кабакны өлгергән кабактан аера алмагач, ничу йөрергә», — дияр. Әллә сиздермичә генә кабакларны кире бакчага ташырга микән? Өлгергәнче тик шунда ятсыннар...
Әнисе Айдарны эзли-эзли Маһирә әбиләр бакчасыннан тапты.
— Улым, нишлисең?!
— Кабак ташыйм, — диде малай, күзләрен яшереп..
— Дөресен генә әйт әле, кем өзде аларны?
— Без, — диде Айдар, еларга җитешеп. — Борчылма,, әнием, мин аларны урыннарына куям, сап-сары булып өлгерсеннәр, яме!
— Их сине, башсыз малай. Сабагыннан бер өзгәч, ничек өлгерә инде ул!
— Алайса, җилем белән ябыштырырмын.
— Менә синең колагыңны өзеп алсыннар да аннан сон җилем белән ябыштырсыннар, — диде әнисе, — ялганыр микән?
Айдар, гаебен сизеп, башын түбән иде. Шаярсаң, ахырын уйлап шаяр икән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев