Ютәлеңә дару бар
Дәрес вакытында кинәт кенә ютәлли башладым...
Дәрес вакытында кинәт кенә ютәлли башладым. Авырмый да идем, каян килеп чыкты бу ютәл? Туктый алмыйм, буылып-буылып ютәллим.
Дәреснең иң җаваплы урынында — укытучы өй эшләрен тикшерә башлагач. Ир балаларга җиңел бирелә дисәләр дә, физика — минем өчен түгел. Бик күп формула белергә кирәк. Шул формулаларны кулланып, катлаулы мәсьәләләр эшләргә. Ә күпме телдән сөйләү! Ә моның өчен бик күп укырга кирәк. Кыскасы, дус түгел мин физика белән. Физика үзе дә минем белән дуслашырга атлыгып тормый. Наилә апаны әйткән дә юк — бик таләпчән.
Дәрес дәвам итә, туктый алмыйм. Кех-кех, эһем-эһем — ютәлләпме ютәллим. Наилә апа хәлемә керде:
— Бар, Илшат, бүлмәдән чык, ютәлеңне бетереп кер, — диде ул.
Мин, шатланып, коридорга чыктым. Ни гаҗәп, ютәл шундук бетте дә. Ләкин шулай да, керергә ашыкмадым. Мин класска кергәндә укытучы өй эшләрен тикшереп бетергән иде.
Ютәл ярдәм итте, икеледән котылдым, дип уйлап куйдым. Ни өчен дисездер: мин дәрескә әзер түгел идем. Ә Наилә апа: «Билгеләрең бик аз, әзерләнеп йөр!» — дип кисәткән иде мине.
Көн арты көн үтә торды. Физика атнасына ике тапкыр керә. Менә тагын килеп тә җиткән. Физикага әзерләнергә вакытым да булмады шул. Кичтән югары оч малайлары белән хоккей уйнадык. Ул турыда сөйлисем түгел, уйлыйсым да килми! Уен уңышсыз булды — 5:0 исәбе белән оттырдык. Менә шуннан соң физика китабын кулыма аламмы? Әлбәттә, юк! Бик кәефсез идем, бүлмәмдә бик озак компьютерда утырдым.
— Дәресләреңне кара, улым! — диде әни, бүлмә ишегемнән башын тыгып.
— Ә мин нишлим соң? — дип кыска гына җавап бирдем.
Ышанды шул әни миңа, ышанды.
Дәрестә чебен очкан тавыш ишетелерлек тынлык.
— Китапларыгызны ябып куюыгыз сорала, — диде Наилә апа кырыс итеп.
Беренче сорауны бирде дә, журналга төбәлде. Дәреснең иң газаплы мизгелләре. Кем башына төшәр икән инде бу «күсәк»?
Шул минутта мин ютәлли башладым. Кех-кех, эһем-эһем...Никтер апа гүя ютәлемне ишетми, әһәмият бирми, аның күзләре журнал битен айкый. Тимерне кызуында сук, сүзне кызуында әйт дип өйрәтә бит әби. Ятып калганчы атып кал дигән мәкальне дә еш ишетәм. Югалып кала торган егет түгел әле мин! Торып бастым да, авызны кулым белән каплабрак:
— Апа, ютәлләп бетереп кериммме? — дип сорадым.
Шулчак укытучы миңа күтәрелеп карады да:
— Юк, Илшат, ютәлеңә дару бар миндә, — дип елмайды. —Әйдә, такта алдына чык әле.
Хәйләгә каршы хәйлә бар, китмәнгә каршы кәйлә бар диләр. Менә шушы буладыр инде ул!
Укытучы миңа ярты бит кәгазь кисәге сузды. Кәгазь битләрендә мәсьәләләр әзерләп килә ул безгә. Карточка дип атыйбыз ул кәгазь кисәген. Апаның карточкасын кулга алдым да укып чыктым. Мәсьәләсе бик авырга ошап тора. Минем баш җитә торган түгел. Ни гаҗәп, ютәлем шундук бетте. И көлештеләр дә соң сабакташлар. Шулай ярыймы инде? Дуслар имеш! Шуннан ниләр булганын сөйлисем түгел, уйлыйсым да килми!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев