Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Юлбарыс үче

Урманчылар сөйләвенчә, юлбарыс кеше белән күзгә-күз очрашмаска тырыша. Аңа начарлык кылмасаң, тимәсәң, кагылмасаң, ул сине читләтеп үтә.

Тайгада урманчыга юлбарыс һөҗүм иткән дигән хәбәр тарала.
Урманчылар сөйләвенчә, юлбарыс кеше белән күзгә-күз очрашмаска тырыша. Аңа начарлык кылмасаң, тимәсәң, кагылмасаң, ул сине читләтеп үтә. Сукмаклары кисешсә дә, юлбарыс, кешене урап, икенче сукмакка чыгып китә. Кеше ерткыч җанварның үзен урап үткәнен сизми дә, белми дә кала. Менә шул җанвар урман каравылчысына һөҗүм иткән диләр.
Шул вакытта тайгада эшләгән урман кисүчеләр дә очрата бу юлбарысны. Машинага төялеп, урман аланы яныннан үткәндә күреп алалар. Шофер машинасын әкренәйтә. Буй-буй тиреле юлбарыс горур гына, ике баласын ияртеп, күлгә су эчәргә төшеп бара. Урман кисүчеләр аларны күзәтә, бер-берсенә:
— Карагыз әле, егетләр, юлбарыс бара, ике баласын да иярткән, — диешеп, аларга сокланалар.
Юлбарыс, ашыкмый гына, балаларын ияртеп, күлгә су эчәргә бара. Урман кисүчеләрне күреп борчылмый, тыныч кына юлын дәвам итә. Таный ул аларны. Шулай да юлбарысның борчуы да юк түгел. Урманчының күз карашы ошамый аңа. Мәкерле күз карашы. Урманчының явыз ниятен ул сизә, аңа күренмәскә тырыша... Шуңа күрә аның күзенә чалынмаска тырышып, сукмакларын да гел үзгәртеп тора. Сизә ул урманчының тозак корганын. Ә урман кисүчеләрдән шикләнми. Алар эш белән мәшгуль, юлбарыс алардан курыкмый. Юлбарыс аларны таный. Аның биредә үзенә генә таныш булган сукмаклары бар, бер сукмагы урман кисүчеләр яныннан да үтә.
Нәкъ шул вакытта, урманчы, машинасына утырып, урман кисүчеләр янына барырга чыга. Бүген аның нияте зурдан. Биредә яшәүче юлбарыс гаиләсен аулау.
Юлбарыс тиресен сатып акча эшлисе килә аның. Моны кешегә сиздерергә ярамый, чөнки юлбарысларны аулау катгый тыела.
Ул урманының һәр почмагын белә. Тавышсыз ата торган оптик прицеллы ау винтовкасын үзе белән йөртә ул. Атканын ишетмисең дә. Тавышы ишетелмәгәч, юлбарыс исенә килгәнче, балаларын да атып алырга өлгерер.
Урманчы юлбарысларны бик тиз эзләп таба. Машинасын юлда калдырып, агачларга ышыклана-ышыклана, аларга якынрак килә. Юлбарыслар ял итеп яталар. Балалары бер-берсе белән уйный. Урманчы, агачка сөялеп, оптик прицелы белән мушкага алып, нәни юлбарысларның башта берсенә, аннары икенчесенә атып җибәрә. Алар шунда ук егыла. Өченче атуы ана юлбарысны җәрәхәтли. Юлбарыс аучыны күреп ала, ул тагын бер атканчы, агачлар арасына сикереп, кереп тә югала. Урманчы, винтовкасын әзер тотып, юлбарыс балаларының гәүдәләрен берәм-берәм машинасының йөк бүлегенә ыргыта. Аннан соң ана юлбарыс эзеннән китә. Юлбарыс үзе дә качарга ашыкмый. Урманчының үзен эзләячәген сизә ул. Менә ул җил уңаена чыга һәм урманчыны һәрдаим сизеп тора башлый. Җил аңа урман каравылчысы турында хәбәр китерә тора. Урманчы, ашыга-ашыга, аның эзеннән бара. Урманчы тирләп пешә, маңгаеннан тир тама. Ашыга. Кеше-кара күргәнче эшен бетереп, эз яшерергә кирәк. Биредә юлбарыс гаиләсе яшәгәнне белеп торалар ич. Менә ул юлбарысны куып җитә кебек, юлбарыс аны үзенә якынайта. Шулай ашыга-ашыга юлбарыс артыннан барып, үзе дә сизмәстән, машинасы янына ук килеп чыга,..
Урман кисүчеләр, эшләрен тәмамлап, төялеп кайтырга чыгалар. Эш вакытлары бетмәгән булса да, иртәрәк кузгалалар, ник дисәң җил чыга, урман эче караңгылана. Күк йөзен кара-кучкыл болытлар каплап ала. Араларыннан берсе:
— Егетләр, урманчы көн дә безнең янга килеп бер күренеп китә иде, ә бүген никтер күренмәде, -дип, дусларына карый.
— Эше булгандыр, көн саен безнең янга килеп китүдән ни рәхәт аңа, — дип куя икенчесе.
Шулай урман кисүчеләр үзара сөйләшеп кайталар. Машиналары алга бара, шоферлары да — үз кешеләре. Шулай күңелле генә кайтканда, юлларындагы зур булмаган борылышка җитеп бераз гына баргач, шофер кинәт машинасын әкренәйтеп:
— Карагыз әле, егетләр, әнә урманчының машинасы тора, — ди.
Килеп җитүгә, алар машинадан дәррәү төшәләр. Ник дисәң, юл тар — үтеп китеп булмый. Карасалар, машинасыннан ерак та түгел гайре табигый хәлдә урман каравылчысы ята. Винтовкасы да аңардан ерак түгел, алгарак чәчрәп, юлга аркылы төшкән. Полициягә хәбәр җибәрәләр. Кайтып та китә алмыйлар әле болар, бәхетсезлек шаһитлары бит. Полиция килгәнче, бернәрсәгә дә кагылмыйлар да. Урман кисүчеләрнең берсе:
— Гаҗәп, ә без ник урманчы килмәде икән дибез, ә аңа кемдер һөҗүм иткән. Берәр браконьердыр инде, — дип куя. Аның сүзен ялгап, икенчесе:
— Мөмкин, хәзер бит җиңел генә баерга теләүчеләр аз түгел, — дип кушыла.
Озак көттерми, полиция дә килеп җитә. Икәү килгәннәр. Берсе — судмедэксперт, җәрәхәтләрне тикшерә. Җәрәхәтне нинди ысул һәм нинди корал белән ясаганнарын төгәл әйтеп бирә ул. Доктор әйтүенчә, һөҗүм итүче ерткыч җанвар булган. Ерткыч көтмәгәндә генә арттан килеп ташлангач, урманчының винтовкасы алга очып киткән. Ерткыч аңа тирән җәрәхәт ясаган да киткән. Бәлки, килүчеләрне күреп качкандыр.
Урман каравылчысының һәлак булуына бер-ике сәгать вакыт үткәндер. Полиция хезмәткәре урман кисүчеләрдән:
— Сез бирегә килеп җиткәндә, бу тирәдә ерткыч җанварлар күренмәдеме? - дип сорый. Урман кисүчеләрнең берсе:
— Юк, әле без килгәнгә ярты сәгать чамасы гына, — ди. — Бүген иртән, эшкә барганда, урманда ике баласын иярткән юлбарыс күрдек күрүен. Алар, гадәттә, су эчәргә күлгә барганда, шушы урман аланыннан үтәләр. Әмма юлбарысның кешегә ташлануы турында әлегә кадәр ишеткәнебез юк иде. Очраштыргалап тора алар безгә.
Полиция хезмәткәре урманчы янында эшләрен төгәлләгәч, машинаның йөк салу бүлеген ачып карыйлар. Карасалар, ни күрсеннәр: анда юлбарыс балаларының үле гәүдәләре ята. Урман кисүчеләр дә бу хәлне күреп гаҗәпләнә. Менә кайда икән ул браконьер дип уйлап куялар... Урманчы әле аларның тиресен салдырып алырга өлгермәгән. Күрәсең, аналарын ауларга ашыккан. Урман кисүченең берсе:
— Карагыз әле, биредә кан эзләре бар. Бәлки, ул ана юлбарысны да җәрәхәтләгән булгандыр. Бу — юлбарыс эзләре, менә туфракта итек эзләре дә бар, — ди.
Полиция хезмәткәре белән башкалар да шул эздән бераз баралар. Икенче җирдә изелгән чирәм, ә арырак кына сынган агач чыбыклары күренә, сирәк кенә урман каравылчысының да эзләре бар. Һәммәсе дә аңлый: урман каравылчысы җәрәхәтләнгән юлбарысны эзәрлекләп барган, юлбарыс, үз чиратында аңардан үч алу өчен, аны үз артыннан йөрткән. Машина янындагы куе ботаклы агачлар астыннан шуып кереп, урманчы машинасы янына үткәч, юлбарыс аның артына шуышып чыккан. Аннары урманчының өстенә сикергән. Ул сикергән чакта, урманчы, кайсы якка китте икән дип, ерткыч эзен эзләгән булса кирәк. Ырлаганын ишетеп атарга өлгермәгән. Юлбарыс, ярсып, аңа ташланган. Урманчыга сакланырга, каршы торырга мөмкинлек калдырмаган. Юлбарыс, явызны үз машинасы янына алып чыгып, җәзасын биргән.
Тикшерүләр, эзләнүләр тәмам булгач, полиция хезмәткәре башын күтәреп юлга караса, ни күрсен: юл уртасында юлбарыс утырган, аларга карап тора. Ул:
— Карагыз әле, юлда юлбарыс! — дип гаҗәпләнеп куя. Кулын кесәсе янына китерә, пистолетын алырга тели. Әмма пистолетына кагылмый... Барысы да юлбарыска карый. Тик берсенә дә винтовка алырга, юлбарыска атарга дигән уй килми. Гүя ул: «Карынымнан чыккан балаларым, аларның гомерен өзгәне өчен үч алдым», — дип әйтә. Бер минут чамасы шулай карашып торгач, юлбарыс акрын гына урманга кереп китә. Бәлки, ул шулай итеп балалары белән дә хушлашкандыр...
Полиция хезмәткәре озак кына юлбарыс киткән якка карап тора. Карап тора да:
— Явызлык эшләгән кешегә явызлык әйләнеп кайта, дип әйтә иде әби. Ышанмый идем ул чакта. Дөрес икән, — дип әйтеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев