Реклама
Мәктәпкә китү алдыннан иртән иртүк мәҗбүри аш ашыйбыз.
Бу кагыйдәне әтием урнаштырды. Билгеле, аш - аның иң яраткан ризыгы бит.
Аның уе буенча, безнең ашказаннарыбыз бозылмасын, мәктәптә ашыйсыбыз килмәсен өчен аш ашап кую кирәк. Ашы ярый инде, әле аш ашау алдыннан, үрнәккә, үзе бер аш кашыгы, ә безгә бер чәй калагы балык мае каптыра. Монысы да мәҗбүри. Тик әтием мәрхүм белмичә калды инде, аштагы итләрне без кабып та карамыйча, өстәл почмагына тутырып китә идек. Әни бу хакта белсә дә, әтигә белгертмәгән икән. Ә элек агач өстәлләрнең дүрт аяк тоташкан өлешенә почмак ясалып куя иде. Ул почмакның ягы бер ун сантиметр тәшкил итә.
Ә кайчакта үзең белән тамак ялгарга мәктәпкә ризык алып барасың. Тәнәфес вакыты, бишенче класста укыган чак. Мин тәмләп ашап утырам. Класска бер классташым килеп керү белән, ишектән үк мине: «Абажур!» - дип үртәгәне истә калган. «Абжора» белән «абажур» сүзен татар малае каян аера белсен инде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз