Көмеш кыңгырау

Исәнмесез, апа!

Кечкенә малай түгел Айдар, беренче класста укый. Ул инде өлкәннәр белән исәнләшергә кирәген бик яхшы белә.

Йокысыннан торуга әби­се белән дә, әти-әнисе белән дә исәнләшә. Ишек алдына чыккач әле:

—  Исәнмесез, казлар! — дип тә әйткәли.

—   Га-га-га-га! — дип җавап бирәләр казлар үз телләрендә.

Ә беркөнне әтисе ат җигеп кайтты, урманга бара икән.

—  Әйдә, утыр, — диде ул Айдарга. Малайның ял көне, кышкы урманны күрепкайту кызык кына булыр. Капканы чыгуга ат юр­тып алып китте. Ат тоягы астыннан бәләкәй буран күтәрелде, биткә суык җил бәрелде...

Кирәк бит шундый чакта... Әнә, юл читендә укытучы апасы басып калды. Боларга юл бирүедер инде. Выжылдап узып киттеләр. Исәнләшү нишләп онытылды соң әле? Ә исәнләшергә кирәк.

—   Өлкәннәр белән дә, бер-берегез белән дә исәнләшеп йөрегез! — дип ул өйрәтте бит.

Күп уйлап тормады Айдар, чанадан сикереп төшеп калды. Йомшак кар өстенә тәгәрәп китте, җиң эченә кар тулды. Менә апасы килеп тә җит­те. Айдарны елмаюлы карашы белән иркәләп ал­ды.

—  Исәнмесез, апа! — диде Айдар, бик тә шат­ланып.

Апасы сәламне алып, Айдарга тагын да елма­ебрак карады, аның кар сырган аркасын какты. Озак торырга вакыт юк. Әтисенең аты әнә әллә кая, Фәйзуллалар таллыгы янына җитеп бара.

– Сау бул, апа! — диде Айдар һәм кош кебек шул якка очты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: