Исәнме, яз!
Айсылу Имамиева хикәясе.
— Исәнме, Яз!
Бүген иртән тәрәзәгә карагач, мин шушы сүзләрне әйттем.
— Яз! Үзең белән шаян сыерчыкларны, җитез гөрләвекләрне алып килдеңме соң?
- Әлбәттә, алар бит минем якын дусларым. Минем әле яраткан хәбәрчеләрем дә бар. Аларны беләсеңме соң? — диде Яз шаян гына.
Бераз уйга калдым. Аптырадым. Шулчак битемә, күзләремә кояш нурлары төште.
- Беләм, беләм! Кояш нурлары! Синең безгә якынлашуың турында беренче алар хәбәр итә ләбаса. Әле ташу төшми, сыерчыклар кайтып та өлгерми. Ә кояш нурлары бөтен табигатькә ямь өсти.
Яз белән без көне буе сөйләшеп йөрдек. Хәтта көннең узганын сизми дә калдым. Бер дә гаҗәпләнмәгез. Яз белән сез үзегез дә сөйләшә аласыз. Бары тик табигать телен аңларга гына кирәк.
Яз
Кайчакта тик торганнан гына өйгә кайтасы килә башлый. Бигрәк тә яз көне авыр.
Авылда әти-әни, безнең өй, анда кояш та яктырак кебек. Ишегалдындагы бәләкәй генә ерганак та күңелгә якын. Гөрләвек, кар суы булса да, саф һәм чиста. Ул кырда яткан кардан, койма башларында, алмагачларыбызның иңнәрендә яшәгән кар бөртекләреннән барлыкка килгән, шуңа чиста да. Шул бәләкәй ташу буйлап агып барган сап-сары салам бөртекләренә карап, шаян күзләрен ялтыратып утырган песи дә чиста күңелле ул мизгелдә.
Эх, кайтасы иде хәзер өйгә. Әни үстергән гөлләргә карап сокланасы, сөйләшә-сөйләшә, әни пешергән тәмле балан бәлеше белән чәй эчәсе иде. Кыш буе сакланган баланнардан да яз кояшы тәме килә авылда. Әти киң итеп ачкан капкадан ургылып кояш нурлары керәдер. Кара җиргә кунган матур сыерчыкларга җим сибәсе иде.
Рәхәт инде авылда!
Рәхәт тә соң авылда!
Болыт артынарак качып тор әле, кояш, авылга кайтасым килә бит!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев