Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Иште ишәк чумарын

Илдус Кашфразыев хикәясе. Илдус Кашфразыев 1963 елның 4 февралендә, Актаныш районының Яңа Кормаш авылында туган

Илнур белән Илсур, ике күрше, үзләрен белә белгәннән бергә уйнап үстеләр, бер класста укыдылар, аерылмас дуслар булдылар. Илнур, укуга хәвәс булса, Илсур, төрле оештыру эшләрендә алдыра иде. Мәктәпне бетергәч, Илнур университетның химия факультетын кызыл дипломга бетереп, аспирантурада калды. Илсур себер якларына эшкә чыгып китте. Чыгарылыш кичәсендә аерылышканнан бирле очрашканнары булмады.

Тыныч, гадәти көннәрнең берсендә, бу ике дус тагын очрашты. Илсур, зур гына бер оешмада эшләп, шактый уңышларга ирешкән, тагы да яхшырак урынга үрмәләү өчен югары белем таләп ителә икән. Илнур яшәгән шәһәргә килүе дә шуның белән бәйле ди. Алар укуны тәмамлаган чорда, ЕГЭ булмау сәбәпле, имтихан тапшырып керәсе. Ике имтихан тапшырылган, химиядән генә тапшырасы калган. Мәктәптә укыган чорда да, химия белән дуслыгы булмаган Илсур өчен, бу шактый зур проблема. Шуңа күрә, яшьлек дустына визитының сәбәбе тиз ачыклана. Паспортларын чагыштырып карыйлар, сигез ел элек төшкән фото буенча, икесе дә бер чама күренә. Илсурда акча, Илнурда белем җитәрлек, уртак телне табалар.

Химиядән кабул итү имтиханы алучы профессор, яшьлегендә амбициоз идеяләр белән яшәгән, ләкин, ул чорда, идеяларын тормышка ашыру өчен, лаборатория мөмкинлекләре булмау сәбәпле, үкенечкә калган хыялларга ия кеше. Читтән торып укырга керүчеләргә хөрмәт белән карый, җитештерү тармагында тәҗрибә туплаганнар, әзме-күпме химия белән танышлар дип саный. Шуңа күрә, Илнурны тыңламады да диярлек, үз уйларына батып утырды да, җавап беткәч:

Яхшы, дүртле,дип куйды. Бу сүзләр, бүген-иртәгә кадидатлык диссертациясе яклыйсы егетнең мин-минлегенә тиде.

Ничек дүртле? Мин риза түгел!!!

Соң ярый, менә бу реакция булсын өчен, нинди катализатор кулланасы,дип, профессор, кәгазьгә формула язып бирде. Кәгазьдә, диссертантның темасына кагылган формула булгач, Илнур, бу реакцияне тизләтү өчен кализатор урынына протонның шәхси тирбәлешләре резонансын элекртромагнит кыры ярдәмендә булдыру, шул чакта реакция тизрәк тә барачак, очсызрак та булачак һәм барлыкка килгән мәтданең чистарак килеп чыгачагы турында, канатланып сөйли башлады. Йокымсырап утырган профессор уянып китте. Шулай булмыйча соң, бу яшь кеше, аның тормышка ашмый калган хыялын сөйли бит. Имтихан бирүче белән, имтихан алучы, сәгатькә якын рәхәтләнеп сөйләштеләр, күңелләре булганчы аралаштылар.

Егеткәем,диде, ахырдан профессор,сез бу инстетутка керереп әрәм буласыз бит! Безнең институтта, химия төп фән түгел, химия буенча төшенчә генә бирелә. Сезнең урын, махсус химия уку йортында! Ююююк, мин мондый талантны җирли алмыйм. Кая ведомостьны,дип, билге куеласы документны алды да, «кәнәгатьләнмәслек» дип тамга салды.

Я, ничек, булдымы?дип, каршы алды аны ишек төбендә, дусты.

Булды, брысы да яхшы. Сиңа гына, кире китү өчен билет аласы була,диде Илнур...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X