Көмеш кыңгырау

Исемсез күл

Агачтан агачка бәрелеп, шартлау авазы яң­гырады... Рөстәм күл өстенә карады, куркудан тигезле-тигезсез хәрәкәтләр ясап, ике якка ике кыр үрдәге күтәрелде...

Октябрь башлары...

Кичәге яңгырның болытлары һаман авыл өстендә. Дымлы, караңгы көн, яланаяк басып булмаслык салкын җир өсте, яфраклары си­рәгәйгән агачлар, кояшның сүрән яктысы — барысы бергә җәйнең үтеп киткәненә тагын да ныграк ышандыра. Төньяк-көнбатыштан чыккан җил, җәяүле буран кебек, түбәннән генә исә бугай. Җил үләннәрне тузгыта, ка­мышлар арасына үтеп керә — сәфәр чыгасы кошларны ашыктыра, ояларын какшата: «ашы-гыгыз-зз, ашыгыгыз-зз!» Үрдәкләр генә ашык­мыйлар, нидер көтәләр.

Авылны чыгып, өч чакрымлап юл үткәч, калын катнаш урман башлана. Ерактан кара кучкыл зәңгәр булып күренеп торгангамы, аның исеме Карурман...

Сүзендә тора белә икән Нәгыйм абый, Рөс­тәмнең мәктәптән кайтканын көтеп торган. Карурманга барырга күптән хыялланып йөри иде Рөстәм. Аучы башы белән шушындый кы­зыклы ауга ияртеп алып чыккач, дус димичә, кем дисең инде Нәгыйм абыйны?!

Алар, «Сәфәри умарталыгы»н сул якта кал­дырып, ат юлы белән кереп киттеләр.

—  Нәгыйм абый, мылтыгыңны күтәреп ба­рыйм әле бераз гына?

—  Патронсыз мылтык — күсәк бит ул. Ну, мә, күтәр инде, алай бик теләгәч.

Агач кәүсәләре туннеле аларны «Үрдәкле күл»гә алып чыкты.

«Үрдәкле күл»...

Аны чикләвек, миләш, балан куаклары бе­лән аралашып үскән биек имән, юкә, карама­лар камап алган. Бу күл — җиргә уелып кер­гән зур түгәрәк көзге сыман. Өслегендә, ко­яш нурларын үзләренә ияртеп, кәрәкәләр си­керешә. Язгы гөрләвекләр күлне тирәнәйтә, ә яңгырлар саегудан саклый. Күл янында син үзеңне хыялый бер дөньяда дип хис итәсең. Рөстәм монда җае чыккан саен килергә ты­рыша. Йә җир җиләге җыючыларга, йә ба­лан, чикләвеккә килүчеләргә иярә. Ә бүген ул — күршесе Нәгыйм абый белән. Көз җит­теме, Нәгыйм абый ике көпшәле ау мылты­гын кулына ала. Санап карасаң, аның мылты­гы ничәмә-ничә тапкыр атылгандыр инде бу якларда. Карурман — бай урман бит ул. «Үр­дәкле күл» кебек күлләре дә берәү генә түгел.

Аучы этсез йөрми. Актырнак та — хуҗасының аерылмас дусты. Атылган үрдәкләрне ташырга аңа гына куш: җитез башкара, ауга еш йөргәне әллә каян билгеле.

Күлгә санаулы адымнар гына калгач, Рөс­тәм белән Актырнакны калдырып, Нәгыйм абый үзе китте. Алпамшадай зур гәүдәсе, озын балтырлы итекләре белән салам сынган та­выш та чыгармыйча ничек атлый беләдер ул?! Урыныннан да кузгалмый кебек, ә үзе инде к камышлар арасына кереп югалды.

Агачтан агачка бәрелеп, шартлау авазы яң­гырады... Рөстәм күл өстенә карады, куркудан тигезле-тигезсез хәрәкәтләр ясап, ике якка ике кыр үрдәге күтәрелде. Тагын шартлау...

Куркынган үрдәкләр ике яклап күлне әй­ләнеп үттеләр дә, кайдадыр еракта-еракта оч­рашып, бер ноктага әйләнделәр.

Шартлау авазы камышлар арасына кереп югалгач, кинәт кенә тынлык урнашты. Әй­терсең бу тынлык Нәгыйм абыйга, Рөстәмгә, хәтта Актырнакка да уйланыр өчен бирелгән иде.

— Кул калтырый, юкса мылтыгым төзәл­гән җан иясенә котылу юк иде. Яшьрәк ча­гымда мылтыксыз-нисез әсир ала идем мин киек кошларны.

Мактану — җиңелүнең бер төре, диләр. Хәер, Рөстәмне уйландырганы монысы түгел.

Кайтыр юлның зарыктыргыч бер мину­тында Нәгыйм абыйсы зарланырга кереште:

- Әзәйде үрдәкләр. Элек, ичмасам, ау ди­сәң дә ау иде... Нәрсә бүселеп барасың, мә, хет мылтыкны тотып кайт. Күнегә тор, син бит аучы буласы кеше.

Рөстәм мылтыкны алмады. Бер уй тынгы бирми иде аңа: бу күл элек «Торна күле» дип аталган, хәзер исә анда торнаның каурые да юк. Инде «Үрдәкле күл» диләр. Тора-бара «Кә­рәкәле күл» диярләр. Ә кәрәкәләрен дә то­тып бетергәч... «Исемсез күл» булып калыр микән?..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: