Исемсез хат
Хат язсаң, исемеңне куярга кирәк икән шулай да, әйеме? Югыйсә әллә нинди аңлашылмаган хәлләрдә калуың бар.
Йомарланган кечкенә генә хат кисәге партадан партага таба сәяхәт итте. Ике малай игътибар белән аны күзәттеләр.
– Зерә син исемеңне язмыйсың, – диде Карпухин, – Болай ул хатның кемнән икәнен белмәячәк бит!
– Белер, – диде Марочкин. – Хатны алгач, ул, әйтте диярсең, болайга таба борылачак. Ә мин аңа матур итеп караячакмын!
Дустының «матур» күз карашын күргәч, Карпухин аптырап иңнәрен сикертте.
– Мондый караштан мин берни дә аңламас идем, – диде ул.
Марочкинның хатка исемен дә язасы килә иде, билгеле. Тик хаты укытучы яисә (Алла сакласын!) классташлары кулына эләгер дип бик курка иде ул. Көләрләр иде бугай!
Ниһаять, хат адресатына барып җитте. Миронова, укытучыга сиздермәскә тырышып, кәгазь кисәген ачып укыды.
– Ну нәрсә анда? – дип түземсезләнеп сорады Люба, дус кызының җилкәсе аша хаттагы сүзләрне укырга тырышып.
– Шул ук инде, – дип пышылдады Миронова.
Хатка йөрәк ясалган һәм «Мин сине яратам, ә син?» дип язылган иде.
Кызлар хатны кем язганын белергә теләп, икесе бер юлы артка борылып карадылар. Бу инде «записка»ларның унынчысы иде.
– Бигрәк каты күңелле син, – диде Люба. – Миңа бу кадәр мәхәббәт хаты килсә, мин үзем дә ярата башлаган булыр идем!
– Мин бит кем язганын белмим, – дип акланды Миронова.
– Ничек инде белмисең? Йә Карпухин, йә Марочкин – әнә бит, күзләрен дә алмый карап утыралар! Ә нигә син җавап хаты язып карамыйсың?
Укытучы яңа тема аңлата башлаган иде. Аның тактага таба борылуыннан файдаланып, Миронова җавап язарга тотынды. «Мин дә яратам!» – диде ул һәм бик килештереп йөрәк рәсеме ясап куйды.
– Исемемне языйммы? – дип киңәш сорады Миронова дустыннан.
– Кирәк түгел, синнән икәнен ул болай да аңлаячак, – дип тынычландырды Люба.
– Шулай да, кемгә дип языйм?
– Кая бир әле, кайчаннан бирле йоклап утырасың! – Люба кәгазьне алып, үзе дә нәрсәдер өстәде дә, хатны йомарлап, укытучы күрмәгәндә, рәтләр буйлап җибәрде.
Көтелгән хат, ниһаять, малайлар утырган партага килеп җитте.
– Ач, – диде Карпухин.
– Хат сиңа бит, үзең ач! – диде Марочкин.
Ни гаҗәп, хат, чыннан да Карпухинга дип язылган иде. Карпухин аптырап кызларга карады. Миронова кызарып, партага капланды, ә Марочкин, үпкәләп, тәрәзәгә таба борылды. Карпухин белән Люба гына елмаеп бер-берсенә караштылар. Нәрсә дип уйладылар икән алар бу минутта?
Хат язсаң, исемеңне куярга кирәк икән шулай да, әйеме?
Ирина Антонова.
Ризидә Гасыймова тәрҗемәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев