Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Исемең Ләйсән булыр

Язучы Фаил Шәфигуллинның кызы Раушаниягә багышланган хикәясе.

Аның янында тезелешеп торган башка курчакларның да исемнәре юк иде. Шулай да ал арны сатып алып бетер­деләр.

Иртәнге якта кибеткә, әнисенә ияреп, коңгырт чәчлә­ренә сары тасма кушып үргән кызчык керде. Прилавка янына килүгә, энҗе тешләрен җемелдәтеп:

—  Әни, күр әле, нинди матур курчак! — диде. Сатучы апа курчакны кызның әнисенә сузды.

— Фи, — диде кызчыкның әнисе, кызыл тырнаклары белән курчакның сандалларына чирткәләп караганнан соң. — Күбәләк канат җилпегәнгә дә сүтелергә тора. Сан­даллары әйбәт булса, күптән алып китәрләр иде аны.

Курчакка каерылып-каерылып караган кызын әнисе ишеккә әйдәде.

Курчак тагын чыга алмады урамга. Кояшлы күк гөм­бәзен тагын күрә алмады. Сатылмый яткан китаплар ара­сында янә берьялгызы басып калды.

Төш җитәрәк кулына портфель тоткан күзлекле аб­зый, курчакка ымлап, сатучы апага эндәште:

—  Нишләп курчакларыгыз китаплар янында? Сатучы апаның йөзенә кызыллык йөгерде.

—  Курчаклар түгел, курчак кына, — диде ул уңайсызланып, — сандалларын матур текмәгәннәр, шуңа кү­рә алучы юк, уенчыклар янына куясым килмәгән иде...

Калын портфельле абзый артыннан ишек ябылгач, са­тучы апа курчакны прилавка астына ташлады.

Нәрсә дә нәрсә, әмма монысын көтмәгән иде курчак. Уйныйсы бар ич әле аның. Берәр нәни кызның көлгәнен күрәсе бар. Курчак үзе көлә белми, кибеткә кергәч тә көлеп җибәргән кызларга кызыгып карый, ә елак кыз­ларны бик кызгана иде. Инде көләч кызларны да, елак­ларын да күрмәс микәнни курчак? Исеме дә юк бит әле аның. Ә бит, уйлап карасаң, барысы да шул ямьсез сан­даллар аркасында.

Җыештыручы апаның елтыр күзле йөнтәс маэмае бар иде. Менә шул шаян маэмай кичкырын иснәнә-иснәнә прилавка астына керде дә курчакны, күлмәк итәгеннән эләктереп, идән уртасына күтәреп чыкты.

Сатучы апа белән җыештыручы апа бер-берсенә ка­рап көлештеләр. Аннары акрын-акрын йөнтәс маэмайга таба килә башладылар. Бик тә шаян иде шул йөнтәс маэ­май. Тегеләрнең ниятләрен сизгәч үк, төймәдәй түгәрәк күзләрен хәйләле елтыратып, башын чайкады һәм кур­чакны күлмәк итәгеннән тешләп капкан көе ачык ишек­тән урамга атылды.

Курчак бөртек тә курыкмады йөнтәс маэмайдан. Ки­ресенчә, сөенде генә. Сөенми ни, күз аллары бердән як­тырып китте аның. Зәңгәр бишектә тирбәлә-тирбәлә, офыкка төшеп барган алтынсу кояшны күрде ул, яшел ябалдашлары белән кояш бишеген күтәреп торган мәһа­бәт агачларны күрде.

Йөнтәс маэмай, үз күләгәсен үзе узарга тырышкан­дай, тимер рәшәткәле бакча буенча алдына-артына кара­мыйча чапты-чапты да курчакны сирень куагы төбендә калдырып китте.

Әле көзгә ерак, көннәр генә түгел, төннәр дә җылы иде. Исемсез курчак көндез сирень яфракларының ко­яшны алкышлавын, ә төнлә карасу-зәңгәр биеклектә исәп-сез-хисапсыз йолдызларның серле җиһанга моңсу нур си­бүләрен күзәтеп ятты.

Җилле иртәләрнең берсендә курчак сирень ботакла­ры арасыннан биек ак стена, шунда якты тәрәзә күреп алды. Бераздан тәрәзә ачылды, бакчага тузган чәчле нә­ни кыз сузылып карады. Күзләре төнге йолдызлар кебек моңсу иде кызчыкның. Елак кыз икән дип уйлады кур­чак.

Ак стена буенда шәмәхә яулыклы мөлаем апа пәйда булды. — Нигә урамга чыкмыйсың, үскәнем, көн җылы бит, — диде ул тәрәзә төбенә яңагын куйган моңсу кызчыкка.

— Аякларым авырта минем, — диде кызчык, күз яшь­ләренә төелеп.

—  Ә син елама, төзәлә ул, врач әйткән киңәшләрне тотсаң, һичшиксез, терелерсең, елама, — дип юатып узды шәмәхә яулыклы апа моңсу кызны.

Ачык тәрәзә каршына чал сакаллы, хәтфә түбәтәйле бабай килеп туктады.

—  Нихәл, Ландыш кызым!

Курчакның керфекләре дерелдәп куйды. Димәк, бәлә­кәй кызчыкның исеме бар икән, исеме Ландыш икән.

—  Бабай, минем урамга чыгасым килә, — диде Лан­дыш еламсырап.

—  Сабыр иткән — морадына җиткән, бәбкәм. Тиздән терелерсең дә менә... урамга да чыгарсың. Бакчаларда, су буйларында йөгереп йөрерсең. Ә мин аңарчы сиңа тә­ти сандаллар тегеп өлгертермен.

Сандал турында сүз чыккач, курчакның кәефе кырыл­ды. Үзенең ямьсез сандаллы курчак булуын оныта язган иде инде ул. Нигә шушы ягымлы тавышлы бабайга тек­термәделәр икән соң курчакның да сандалларын? Моңар­чы өе булыр иде инде аның, исеме булыр иде. Ландышка охшаган йомшак күңелле кыз җылы кочагында тирбә­тер иде аны.

Шул чагында чал сакаллы бабай, сирень куакларын аралап, курчак өстенә иелде, зәңгәре уңган күзләрен челт-челт йомгалап, курчакны кулына алды.

—  Ландыш кызым, карале бирегә...

—  Бабай, курчак!— дип шатланып кычкырды Лан­дыш. — Бабай, китер тизрәк, җирдә ята-ята туңып бет­кәндер ул... Эл-лә-ли, бабай, нинди сөйкемле курчак!

— Ашыкма, бәбкәм, — диде чал сакаллы карт, дерел­декле тавыш белән. — Мин аны менә синең каршыңа, тәрәзә төбенә утыртып куям. Югалткан булсалар, шуннан күреп алырлар. Эзләп килүче булмаса, үзең уйнарсың.

Ландыш курчакка сузылды. Ләкин бабай курчакны аның кулы җитәрлек урынга куймаган иде.

—  Исемең ничек синең? — диде Ландыш һәм, башын нәни куллары өстенә салып, курчакка текәлде, елмая би­реп дәвам итте: — Исемең дә юкмыни әле? Синең исемең Ләйсән булыр, яме. Син минем янда кал, эзләп килсәләр дә, минем янда кал, яме, Ләйсән. Бабай сиңа тәти сандал­лар тегеп бирер. Минем аякларым төзәлгәч, без икәү бер­гә бакчада уйнарбыз, су буйларында йөгереп йөрербез. Кал, яме, Ләйсән...

Курчак Ландышның куенына атылырга теләде. Тик шунда ук мондый теләгеннән оялып китте. Әгәр дә Лан­дыш яңа сандал өчен шулай шатлана икән бу дип уйла­са, нишләрсең? Һәй, сандалларның нигә кирәге бар соң әле аңа? Шундый килешле исемең, шундый әйбәт дустың булганда, ялантәпи дә яшәргә мөмкин ич дөньяда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев