Ирек, Алмас һәм Җәлил
Ирек комлыкта уйнап ята иде. Үзе генә уйный.
Аның кечкенә автомашинасы бар. Автомашинага ком тутыра да бер җирдән икенче җиргә илтеп аудара. Комны бушаткач, кире килә, тагын ком тутыра, тагын илтеп аудара. Ул үзенчә чокырлар казый, юллар сала, буалар буа. Шулай уйнап ятканда, аның янына Алмас белән Җәлил килде. Малайлар Ирекнең күңелле итеп уйнавын күрделәр дә кызыктылар. Аларның да юллар салып, чокырлар казып уйныйсылары килде.
- Ирек, әйдә бергә уйныйбыз? - диде Алмас.
- Мин синең машинаңа ком төярмен, син шофер булырсың, - диде Җәлил. Ләкин Ирекнең аларны уенга катыштырасы килмәде.
- Кирәкми, мин үзем генә уйныйм, - диде ул.
Малайлар аның сүзенә карамадылар, шунда комлыкта уйнарга да керештеләр. Комнан юллар салдылар, буалар будылар, таулар өйделәр. Ләкин алар комны куллары белән ташыдылар, чөнки машиналары юк иде.
Ә Ирек машинасын малайларга бирмәде, һаман үзе генә уйнады. Алай гына да түгел, Алмас белән Җәлил килгәч, аңа комлыкта урын тар булып күренде.
- Минем комны алмагыз! - диде ул, шыңшып.
- Синекен алмыйбыз бит! - диде Алмас. Ирек барыбер тынычланмады.
- Минем юлны таптамагыз! Минем чокырны бозмагыз! - диде ул, бәйләнчекләнеп.
- Синеке түгел, үзебезнеке! - диде Җәлил.
- Юк, минеке! Бу минем юл, минем буа! - диде Ирек.
Ул шулай диде дә иптәшләре ясаган юлны аягы белән бозып та ташлады. Алмас белән Җәлилнең моңа ачулары килде. Шулай итеп, малайлар әйткәләшеп киттеләр.
Ирек еларга тотынды. Автомашинасын күтәрде дә, «әни!» дип кычкыра-кычкыра, өйләренә йөгерде. Ләкин Ирек өйләренә кайтып җитә алмады. Тыкрыкта көтмәгәндә аңа сары эт очрады. Юлга аркылы баскан да тик тора карап! Үзе зу-ур, бозау чаклы. Авызы ачылган. Ачык авызыннан очлы тешләре күренә, очлы тешләре арасыннан озын теле салынып тора. Котың алыныр! Чыннан да, Ирекнең коты алынды. Ул шундый курыкты: куркуыннан кулындагы машинасы да төшеп китте. Елавыннан да шундук туктады.
Нишләргә хәзер? Эт янына барып булмый. Барсаң кабар да йотар! Аны читләтеп үтәргә дә мөмкин түгел, ике якта биек коймалар.
Малай нишләргә белмичә карап торды-торды да кирегә йөгерде. Ул, тыны бетеп, Алмас белән Җәлил янына килде.
- Ник килдең, елак? - диде Алмас. Ирек рәтләп сүзен дә сөйли алмады.
- Э-эт... э-эт бар! - диде ул, тотлыгып.
Җәлил белән Алмас уйнауларыннан туктап калдылар, Ирек янына килделәр.
- Кайда ул? Кайда? - диделәр алар.
- Те... те... тегендә... тыкрыкта, - диде Ирек.
- Әйдәле! - диде Алмас, Ирекне үз артыннан ияртеп.
Малайлар тыкрыкка таба китеп бардылар. Карасалар, сары эт һаман шунда басып тора, ә юл уртасында Ирекнең автомашинасы аунап ята.
Батыр Алмас кулына таяк алды һәм, кыюланып, эткә таба атлады. Хәзер инде Ирек тә курыкмады. Өчәү булгач, нишләп куркып торырга!
Эткә якынлашкач, Алмас таягын ыргытты. Ирек белән Җәлил этне куркытып кычкырырга тотындылар.
Сары эт малайларга гаҗәпләнеп бер карады да койрыгын болгап алды, башын иде һәм иренеп кенә китеп барды. Тыкрык бушап калды.
- Кайтасыңмыни? Бар инде, алайса, кит, - диде Алмас Иреккә.
- Юк, мин сезнең белән уйныйм, - диде Ирек.
Малайлар юлдагы автомашинаны алдылар да өчәүләшеп яңадан комлыкка йөгерделәр.
Нурихан Фәттах, (1928-2004).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев