Ир-ат
«ИР-АТ» булу өчен, дөньяда, атланып, иярләп, курыкмый яшәргә өйрәнергә кирәк. Ат кебек арымый-талмый эшләргә өйрәнергә...
Ел саен көтүгә яллана торган, күрше Чуаш авылыннан, быел, беркем дә көтүгә ялланмады. Авылдан да «көтүче»
булырга теләк белдергән кеше табылмады. «Көтүче юк» дип, яз җиткәч тә малларны ябып асрап булмый бит инде... Колхоз җыелышында «Көтүне чиратка куябыз» дигән карарга килгәннәр.
«Чират» дигәне ул бүген күршең, иртәгә — син, аннан бүтән... Һәрбер хуҗалык, үз чиратында «көтүче» булып алачак, дигән сүз. Бу чираттан колхоз председателе дә, фельдшер, укытучылар да, берсе дә читтә кала алмый. Хуҗалыгыңда мал бар икән, берни эшли алмыйсың, көтүгә чыгасың…
Шулай итеп, көтү чираты безгә дә килеп җитте. Көтү көтәсе булгач, алдан ук хәстәрләндек. Әти миңа: «Иртәгә, улым, без синең белән, ике ИР-АТ, көтүгә чыгарбыз» дип куйгач, минем баш күккә тиде, берчә үсеп киткәндәй хис иттем үземне. Шулай булмыйча...Мин әле беренче классны гына тәмамладым. «Көтү көтү» кебек бәхет, минем кебекләрнең төшләренә дә керми.
Аякка уңайлы аяк киеме, өскә җиңел дә, җылы да киемнәр сайлап, «яңгыр-фәлән булса» дип, юка плащ, тагын әллә ниләр җыеп, мине дә көтүгә әзерләделәр.
Әби кабартмалар пешерде. Тагын ниләр җыйганнардыр, ризык букчасы да хәлле генә күренә. Иртәгә бик иртә торасы булгач, без йокларга иртәрәк яттык.
Иртән, әти мине уятканда, мин әле яңа гына яткан кебек идем, кай арада торыр вакыт та җиткән... Карышып-нитеп тормадым, әти бер әйтү белән «шалт» сикереп торып утырдым. Юынып алдым да, кичлектән әзерләп куйган киемнәрне киенеп, өстәл янына килеп утырдым. Ашыйсым бер дә килмәсә дә, яңа сауган сөт, коймак белән , ике йомырканы ашап куйдым. Тагын нәрсәләрдер капкаладым да, урамга чыктым.
Таң атып килә иде. Караңгының яктылык белән буталып алган чоры. Тик инде, сизелеп, күренеп яктырып килә. Төнге салкын әле бетмәгән.
«Әйдә, улым! Аллага тапшырдык» — диде әти. Капка төбенә чыксак, анда Кашка ат бәйләнгән. Иярендә, без кичә «көтүгә» дип әзерләгән ризык букчасы, әйберләр эленгән.
— Әллә ат белән көтәбез? — дидем мин, күзләрем янып.
— Мәле, авыл буйлап малларны җыеп чыкканчы , атны җитәкләп бар, аннан, басу юлына чыккач күз күрер, — диде дә, әти атның иярен миңа тоттырды.
Мин, урам буйлап, олы кеше кебек, ат җитәкләп барам.
«Таптап китмәгәе» — дигәндәй артыма әйләнеп-әйләнеп карап алам. Әти моны сизеп, «курыкма, улым, Кашка акыллы ат. Курыксаң да, курыкканыңны сиздермә, Иярен нык тот, ат ул нык куллы ирләрне ярата, — диде.
Очраган авыл кешеләре дә миңа төрле мактау сүзләре әйткәләделәр. Мин — берчә үсеп киткәндәй булдым. Эх, безнең малайлар күрсен иде менә хәзер мине…
Бу минутларның рәхәте өчен, мин көне буе сыер артыннан чабарга да әзер идем.
Авылны чыккач, әти ат менде, миңа көтүнең артыннан барырга кушып, үзе юлның иген басуы ягыннан барды. Игенгә сыерларны кертмәскә. Шулай, сыер адымы белән әкерен генә «Чәүкә чокырына» да җиттек. Монда җиткәч, әти көтүне иреккә җибәрде. Ә сыерларның, таралырга, качарга исәпләрендә дә юк, алар, «тизрәк ашап калыйк» — дигәндәй, чыклы үлән ашарга керештеләр. Әти аттан төште. Мин, әле бер, әле икенче сыерны уртагарак куа-куа, һаман арлы-бирле чабып йөрим. «Юкка алганмын бу малайны» — димәсен әле әти.
— Кил улым, хәзер 1-2 сәгать беркая да китмиләр инде алар, ашыйлар. Без дә тамак ялгап алыйк, — диде әти.
Мин килсәм, ул әни җибәргән, тукыган ашьяулыкны җәеп, табын корган. Монда-а ни генә юк... Тәмле көлчә дә, яшел суган да, помидор-кыяр да, пешкән күкәй дә, шешә белән сөт тә... аеруча, борынны кытыклап, тәгәрәткән бәрәңге исе килә…
Шул вакыттагы кебек тәмле итеп, белмим, тагын берәр кат ашаганым булды микән…
Кояш шундый иркәли, җылыта... «Чәүкә» чокырының матурлыгына хәйран калырлык. Әгәр мин рәссам булсам, бу кадәр матурлыкны рәсемгә төшереп, кешеләргә күрсәтер идем, алар да күрсеннәр иде, безнең яклардагы бу искиткеч матурлык дөньясын.
— Тамагың туйдымы? — диде әти.
— Әйе.
— Алайса, әйдәле, менәле «Кашка» өстенә.
Әти мине «Кашка» атка күтәреп утыртты, иярен минем кулыма тоттырды. Башта атны үзе җитәкләп йөртте. Аннары, атның муенын сыпыргалап, колагына нидер пышылдагандай итте дә, җибәрде. Минем котым очты.
Тик, әтинең: «Курыксаң да, курыкканыңны атка сиздермә!» — дигән сүзләре исемә төште дә, иярне ныгытып тоттым.
— Ияреңне бушат, тартма, улым. Ат ул акыллы хайван, аз гына тартып җибәрсәң дә, кая барасың килгәнен аңлап ала…
Акырынлап, куркуым басылды. Мин «Кашка» өстендә, гәүдәмне төз тотарга тырышып йөрим. Ат, әкерен генә атлый да атлый. Миңа ат өстендә йөрү ошап ките, Йөгәнне кагып, аякларым белән атка тибеп алдым. Кашка атым юыртып китте. Мин, чак ат өстендә эләгеп калдым. Атның ялларына чытырдап ябыштым, үзем дәшмим. Ә Кашка чаба да чаба. Әти , моны күреп, «Тр — р — р, Кашка...» дип әйткәч кенә туктады. «Хәзер мине әти орышыр инде», дип торган идем.
— Синнән менә дигән ир-ат чыгачак, улым, Алла теләсә. Ошадымы ат өстендә менү?
Мин «ыхы», дип баш кактым. Шул көнне мине әти ат өстендә йөрергә өйрәтте.
Безнең татарда гына «Ир» сүзе янына «Ат» сүзе кушып әйтәләр. Һәр дөньяга килгән малай «ИР-АТ» булалмый әле ул. «ИР-АТ» булу өчен, дөньяда, атланып, иярләп, курыкмый яшәргә өйрәнергә кирәк. Ат кебек арымый-талмый эшләргә өйрәнергә... Тормышның йөгәне синең кулда булсын. Егылсаң да, тор! Тор да, тагын мен атка!
Менмәсәң — тапталасың. Йөгәнне нык тот, кирәк-кирәкмәгәнгә тарткалама! Менгән атыңны — үзеңнән җүләрерәк дип исәпләмә! Ат — бик акыллы хайван ул, аңа хуҗа булырга түгел, дус булырга кирәк. Икегез бер юнәлештә барсын өчен. Атны яратырга, ашатырга-тәрбияләргә кирәк.
— Менә шулай... Менә шулай...
Шулай итеп, көтү тынган арада, әти мине атта йөрергә өйрәтте. Көтүне су эчәргә алып төшкәндә дә, авылга алып кергәндә дә, мин ат өстендә идем. Әти, иген басуы кырыннан үткәндә генә үзе утырды.
Авыл башына көтү каршыларга килгән малайлар, бала-чагалар, минем, ышанычлы итеп ат өстендә көтү алып кайтуымны күреп ни эшләгәннәрдер, белмим, әмма мин үземне җиде кат күккә менгән кебек тойдым.
Менә шул көннән соң, ат җене кагылды миңа. Гел, өченче класстан соң Сабан туенда ярыштым. Беренче килмәсәм дә, соңгы да түгел. Дүртенче булып килде атым.
Менә бүген, еллар үткәч, күкрәгемә орден кадап торганда, әнә шул, беренче кат ат менгән чак, әти әйткән сүзләр искә төште. «Безнең татарда гына, чын ирләргә «ИР-АТ» дип әйтәләр. Ир-ат булу өчен атланып, иярләп, курыкмый, курыксаң да курыкканыңны беркемгә дә сиздермичә яшәргә кирәк. Ат кебек, арымый-талмый эшләргә…
Хәер, тормыш көткәндә, минем ул сүзләрне онытканым булдымы икән?..
«Ир» сүзе янына «Ат» сүзен
Кушалар тик безнең татарда.
Малайлар «Ир» булып җитешә
Иярләп, атланып атларга.
Дөньяга килгән һәр малай да
«Ир-ат» ук булалмый шул әле...
Яшә син курыкмый, сынатмый,
Кулларда нык тотып йөгәнне.
Егылсаң — тор кабат!
Мен атка!
Менмәсәң — сыталар, таптыйлар...
Малайлар
Әверелеп "Ир-ат"ка,
Милләт һәм ил данын саклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев