Көмеш кыңгырау

Инша

Класс инша яза. Әкрәм генә язмый. Руч­касын чәйни. Чәйнәмәс иде — ни язарга бел­ми.

«Мин кибетче булам, — дип сырлый партадашы Ләлә. — Рәхәт эш ул». Арткы партадагы Кави сарык фермасында әтисе кебек мөдир булырга тели. «Иртән эшкә кил­гәндә бөдрә йонлы бәрәннәр күзеңә карап көтеп торалар. Аларга көрпә сибеп чи бәрәңге бирсәң, бернәрсә кирәкми», — дип яза. Шул ук партадан Озын Сабир йә капитан, йә майор булам дип җенләнә. «Уйлап карагыз, каршың­да — бер көтү солдат. Погоннарыңдагы йол­дызларны балкытып яннарына килеп баса­сың. «Смирно!» — дип акырасың. Безнеңчә «Үрә кат!» инде. Тегеләр катып кала», — дип тезә.

Әкрәм авызыннан ручкасын ала. Алак-ялак карана. Ятып калганчы, атып кал дигән­дәй, әле теге күршесеннән, әле монысыннан (кайсы күчертә бит!) күчерергә тотына. Тәнәфескә чыкканда укытучыга менә мондый инша тапшыра: «Мин кибетче булам. Рәхәт эш ул. Фрукты кибетенә эләксәң, кавын белән карбызны сыпыртасың гына. Ке­шеләргә дә сатасың. Иртән эшкә килгәндә бөдрә йонлы бәрәннәр күзеңә карап көтеп торалар. Аларга көрпә сибеп чи бәрәңге бирсәң, бернәрсә кирәкми. Күп бирәсе түгел түлке. Хәзер азрак биреп, күбрәк алганны мактыйлар. Акча дигәнең янга да калсын. Азрак табыш та булмагач, ничу йөрергә ул бәрәннәр арасында. Сарык фермасын­да эшләве бик кызык. Погоннарыңдагы йол­дызларыңны балкытып яннарына килеп басасың. «Смирно!» — дип акырасың. Ба­рысы да үрә ката. Катмый калганы йол­дызыңа кызыгып карап торган була. Отставить!» дисең. Тагын үрә катарга ку­шасың. Барысы да катып бетә. Шуның белән минем инша да бетә».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: