Көмеш кыңгырау

Инша

Татар теле дәресе бара. Класс тып-тын. Һәркем дәфтәренә текәлеп уйга калган.

Бүген алар «Киләчәктә мин кем булырга телим» дигән темага инша язалар. Һәммәсе дә хыялларын матур итеп дәфтәр битендә сурәтләргә тели.

Илнур гына инша турында бөтенләй уйламый. Аның уйлары башкада. Менә ул арткы партада утыручы Рузиләгә күз кысты. Кызый да җавап йөзеннән елмаеп куйды. Шул бер елмаюдан малайның күңеле булды. «Их-х... Ничек кенә Рузиләне үземә каратырга икән?.. Әһә! Мөгаен, аңа хат язасы булыр...»

– Гарифуллин! Нигә язмыйсың? Дәфтәр битең ап-ак ләбаса!

Үзенә эндәшкән кырыс тавыштан Илнур сискәнеп китте. Укытучы апасы аның янәшәсенә үк килеп баскан иде.

–Тагын бер кабатлап әйтәм, чирек билгегезне шушы инша хәл итәчәк. Ә синең, Гарифуллин, әле койрыкларың да бар!..

– Язам, апа, язам, – диде малай, гаепле төстә.

Үзе, эченнән генә: «Инша кайгысымыни әле монда! – дип уйлады. –Монда мәхәббәт проблемалары хәл ителергә тора, понимаешь... Инша, имеш...»

«Тә-ә-к, Рузилә миңа елмайды, димәк, ул мине ярата...»

Мәхәббәт җөмләләре белән чуарланган, тышына кызыл фломастер белән йөрәк рәсеме ясаган записка-хат Рузилә партасына очты. Йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә Илнур кызның хатны укуын көтте. Җавап елмаюы озак көттермәде. Димәк, кыз да аңа битараф түгел. Их!..

– Гарифуллин! Чирегеңә икеле чыга бит!

– Язам, апа, язам...

«Тә-әк... Рузилә – класстагы иң чибәр кыз. Бер генә килмәгән җире дә юк. Бер елмаюы гына да ни тора! Әгәр эшләр шулай уңышлы гына барса...» Хәер, эшләр уңышлы барса нәрсә булачагын Илнур әле үзе дә юньләп белеп бетерми иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: