Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Тамчылар тамар чаклар...» (җырның язылу тарихы)

Язучы Шәүкәт Галиевның җырчы Илһам Шакиров белән бәйле хатирәсе.

Илһам Шакиров истәлегенә

Өч студент Мәскәүдән кайтып киләбез. Илһам Шакиров белән Фасил Әхмәтовның консерваториядә, минем Югары әдәби курсларда укыган чагым. Тукай клубында иҗат кичәм буласы, шул чакыру белән кайтам.

«Художество бүлеге»н ничек оештырырга?» Дуслар-юлдашлар шул хакта кайгырта.

- «Утыр әле яннарыма», «Шалт, Мөхәммәтҗан»... Болар янына өр-яңа җыр да кирәк бу көнгә! - диде Илһам. Фасил дә күтәреп алды:
-  Кызык булыр!
- Син музыкасын язасың, мин җырлыйм! - дип рольләрне бүлеп куйды Илһам.- Хәзер бер шигырь табып бирәм!
-  Ничә генә көн калды, син нәрсә, Илһам, шаяртасыңмы?
-  Кызык дигәнең шул булыр - өлгертәсең, Фасил! Язмасаң, мин җырлый алмыйм бит! - дип рәхәтләнеп көлде дә, эзләгәнен тапты:
-  Менә «Тамчылар тамар чаклар», бигрәк туры килеп тора! - дип, тамчылар сыланган поезд тәрәзәсенә ымлады.
1960 елның 28 апрелендә булды минем кичә. Истә калганы шул: Фасилнең яңа җырын Илһам беренче тапкыр сәхнәдән халыкка җиткерде:
Тамчылар тамар чаклар, Ташулар агар чаклар, Бергә булган вакытларны Сәгатьләп санар чаклар...

Моңлы халыкның илһамлы баласы (Илһам Шакиров тормышының кайбер сәхифәләре)

Тамчылар тамар чаклар,
Ташулар агар чаклар;
Бергә булган вакытларны
Сәгатьләп санар чаклар.

Кама буйлары тал-тирәк,
Тирәксез җирләр сирәк.
Яшьлек яздай шаулар, китәр,
Сөеп калырга кирәк.

Таллар уйлана инде,
Бөре уяна инде;
Язларында ялгыз йөрсәң,
Йөрәкләр яна инде…

Тамчылар тамар чаклар,
Ташулар агар чаклар;
Кадерен белгән кешегә
Минутлап санар чаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???