Көмеш кыңгырау

Илһамлы үтүк

Гап-гади үтүк дигән нәрсә илһам чишмәсенә әйләнә ала икән!

Бүгенге көндә Америкада яшәүче талантлы шагыйрә Нурия Измайлованы искә алып.

Замананың иң олы чире — вакыт җитмәү. Кайларга китә икән бу вакыт? Әле генә таң ата, шул арада кич була. Кайчагында дуслар белән очрашу түгел, сөйләшергә форсат тапмый, сөйлисе сүзләреңне сөйли алмый иза чигәсең. Ярый әле, Ходай Тәгалә биргән телефон дигән нәрсә бар дөньяда. Ул да булмаса, белмим, нәрсә эшлә­гән булыр идек бу зур шәһәрдә. Дуслар таралыр иде, дөнья таркалыр иде, ә инде үзең бер урында мүкләнеп, ахырзаманны көтеп утырырга калыр иде. Әнә шулай инде. Дуслар белән араны өзмим дисәң, телефонга килеп ябышасың.

—  Нихәл, дустым!

—  Әй, сорама да! Ул хәлләрне сөйли башласаң... ник туганыңа үкенерсең...

Әгәр дә Нурия сүзен шулай дип башладымы, көт тә тор, бик күңелле, бик матур, бик йөрәккә ятышлы хәбәре бар, димәк. Ул гел шулай итә, беләм мин аны! Ләкин мин дә аныңча уйныйм, аның хәленә керәм, шулай кы­зыграк сөйләшүе.

—  Нәрсә булды тагын?!

—  И-и, бу балалар белән! Бәләкәе хәлләнеп килә иде, инде олысы юеш борын белән кайткан.

—  Синекеләр үсеп бетте хәзер, алай дисәң дә була. (Әллә хәле чынлап та мөшкел инде?!) Менә без үскән чакта, бөтен малайлар да мышык-мышык борын тар­та иделәр. Бер генәсе дә мин чирле дип тормый иде. Ә хәзер? Әгәр дә ул юеш борынлы малай синең олы улың булса, йөрәк сыкрый икән, чукынмыш. Арыдым, чистый җек күрдем бу балалар белән.

—  Нинди дару бирәсең соң?

—  Әллә нинди дарулар әйтеп киткән иде инде табибә. Алары да пычагым да белми. Дару дип сөйләшәсең! Дарулатамыни алар! Каравыл кычкыртып, сабынлап, җылы су белән юасың да шытырдатып сөртәсең — менә шул инде дару!

—  Кара әле, дустым, кызыл чөгендерне кырып, суын сыгып, бал кушып тамызып кара әле борынына, файда­сы булмасмы?

—  Ничек, ничек дидең? Тукта әле, язып алам. Әй, кайсыгыз алды ручканы? Һәрвакыт шул хәл! Телефон кырыена сүс бау белән бәйләми булмый инде. Монысы язмый икән... Хәзер, хәзер, менә булды. Ничек дидең әле? Чөгендерме, кишерме?

—  Чөгендер...

—  Үзеңнең тәҗрибәңнән чыгып әйтәсеңме, әллә кеше киңәшеме?

— Үзең беләсең бит инде, без киңәш бирергә генә оста. Дәваласаң — җиде көндә, дәваламасаң, бер атнада бетә инде ул томау дип ишеткәнем бар. Нишләтсәң дә, шул бер эзгә килеп төшә инде ул.

—  Син әйт әле, мин языйм. Җиде көнме, бер атнамы, ичмасам, җиңелрәк үтәр. Сулыш та ала алмый, пыркылдап утыра.

—  Иҗат эшләрең кай тирәдә, яза аласыңмы?

—  Ниткән язу?! Ни сөйлисең син?! Баланың берсе гыжлый, икенчесеме — менә анысын ни белән чагышты­рырга да белмәссең! Буржуйка миченең ничек янганын ишеткәнең бармы синең — әнә шулай! Ә ир дигән — чир анысы, гел мырлый... Уффф үләмләр икән!..

—  Нәрсә булды тагын?

—  Бәләкәе тәрәзә төбеннән гөл чүлмәген тартып тө­шерде, кит!

—  Бар, йөгер, алай булса, куям трубканы...

—  Әй, төшерде инде... барыбер җыясы. Бер сөйләшә башлагач сөйләшик әле. Мин телефонга килдемме, гел шулай итә. Үз янында гына тотар иде. Энекәем! Ташла!

—  Нишли?

— Чүлмәктәге балчыкны баш түбәсенә өйде дә, өстенә гөлен куеп, көзге янына чыгып китте.

— Ярый, бар инде, йөгер!

—  Әй, барыбер җыясы, игътибар итмә... Малай, дим! Кит!

—  Нәрсә эшли?

—  Теге гөл балчыкларын аяк киемнәре эченә тутыра башлады бит!

—  Дустым, безнең сөйләшү кыйбатка төшә бит болай булгач, бар, йөгер инде янына!

—   Азрак тәрбияләргә кирәк, игътибар итмә. Ул гына дөнья кендеге түгел. Өйрәнгән! Көне буе аның артыннан йөгереп, гомерем үтә. Уф, ташла! Тфү! Үләм икән!

—  Нишли тагын?

—  Гөлне ашый башлады!

—  Бар инде, тартып ал кулыннан!

— Кактус түгел әле. Ашаса, витамин булыр. Игътибар итмә. Үзеңдә ничек?

—  Ярый, озакка сузмый гына әйтәсе килгән сүзем...

—  Тукта, тукта, бер генә минут!

—  Нәрсә булды, туктамадымыни әле?

—  Гөлнең сабагын гына түгел, тамырын да чәйни баш­лады. Күрәсекәйләрең булса бу хикмәтне! Театр да кирәк түгел! Нәрсә әйтә башлаган идең?

—  Мин әйтәм, Казаннан газеталар алдым, синең ту­рында язганнар! Укыдыңмы, дим?

—  Әй, ничек-ничек? Тагын бер мәртәбә әйт әле! Уф, туктап тор булмаса, бу бәләкәйне бүлмәсенә ябып куям әле! Ничек дидең, кабатла!

—  Мин әйтәм, синең турыда республика газетасына язганнар, дим!

—  Кит! Кем язган? Шулай дип ишеткән идем, дөрес икән! Нинди сүзләр бар, тагын бер тапкыр укы әле бул­маса...

—  Сине җитлегеп җиткән шагыйрь дигәннәр!

—  Җитлегә торгач өзелеп төшәм инде. Җитлегерсең болар белән! Чыкма, чыкма, яп ишекне!

—  Шигырьләреңне Мәскәү газетасында да басканнар. Анысын укыдыңмы? Рәсемең дә бар.

— Уфадан шылтыратып әйттеләр анысын. Ул гәҗитне каян гына табарга инде! Синдә юкмы?

—  Синең шигырьләр булгач, безнең кулга эләгәме соң инде ул! Шунда ук талашып алып бетергәннәр!

—  Сөйлә инде, сөйлә...

—  Китабың ни хәлләрдә, нәшрияттан хәбәрләр бар­мы?

—  Бар ди сиңа! Бернинди хәбәр юк! Главныйны та­бып сөйләшкән идем, телефоннан гына инде... Казанның үзендә яшәмәгәч, моннан торып кына ни кыйрата аласың, үзең дә беләсең бит инде!

—  Нәрсә диде соң? (Нурия шулай искитмәгән булып кылана белә шул ул. Талантлы бу яктан да.)

—   Китабың иң югары биеклектә булса, ничек тә икенче ел планына кертергә тырышырбыз, дигән иде... Җитмәсә, бик янап сөйләште.

—  Ничек инде янап?

—  Чамала аны, шедевр булса гына ди бит!

—  Соң, шуннан ни белән бетте?

— Кергән бугай планга... әле редактор белән сөйләшкән идем. Киләсе ел планына керттек дигәч, һаман да утым­ны җыя алмый утырам әле, безнең авыллар әйтмешли. Уш китте. Уш китмәслек тә түгел бит! Шедевр бул­са гына планга кертәм дигән сүздән соң планга керде дигән хәбәрне ишетеп кара әле син! Шул хәбәр аяктан ега язды! Бүген иртәдән бирле иләс-миләс йөрим. Бер эшкә кул бармый. Барысы да шул көе тора. Кер дә юа алмыйм. Кулъязмам һич башымнан чыкмый, шулай ук шедевр булды микәнни? Ике бала ике якта ашарга сорап утыра, ир сөйләшми дә инде, колагыма да элмим ай-вай-ларын, әйкәем. Баш буталды. Йөге белән үтүкләнмәгән керем ята. Хәзер тотынырга илһамым юк. Ә бит бар иде шундый чаклар, китапны язганда, үтүккә барып тоты­нуым була, шунда ук башыма менә дигән шигырь юл­лары килә генә бит, әйкәем! Беләсеңме, бер ниндидер сихер шикелле! Бу үтүк дигән нәрсә минем өчен илһам чишмәсенә әйләнде бит әле! Бер генә тапкыр сыдырып алам, башкача булдыра алмыйм, «Сүндерегез үтүкне!» — дим дә йөгерәм генә кәгазьләрем янына. Хәзер инде үтүкләтми дә башладылар. «Беләбез синең нигә үтүккә тотынганыңны», — диләр. «Башта ашарга әзерлә, аннан соң үтүгеңә тотынырсың», — ди ир дә. Хәзер инде ике малай әтиләре белән үтүкне саклап кына торалар. Әйтсәм ышанмассың да — бөгәрләнгән кием белән йөрергә риза­лар, тик мин генә алар янында булыйм. Ә син язасыңмы дип сорыйсың. Язарсың болар белән! Бикләп куялар үтүкне, бикләп!

Беркөнне өчесен дә, чаналар тоттырып, тау шуар­га җибәрдем. Болар югында үтүксез дә булыр әле дип, өстәлем янына барып утырдым. Энекәем! Ышанасыңмы! Ник бер юл языйм! Кысам, сытам йөрәкне, юк! Нишлисең, киттем үтүкне эзләп. Тегеләрнең яшергән җирләреннән табып алып тотындым үтүкләргә. Бер күлмәк, ике күлмәк, майка, ыштан, тагын күлмәк... Үләм дип торам, үтүкләп бетерә яздым, илһам килми генә бит! Менә, мин әйтәм, тоткынлыкта ятып, үтүкнең дә илһам чишмәсе корыган, дим, көлгән булам әле. Ә бит хәлләр бер дә көләрлек түгел. Өметләнә-өметләнә, ай буе мине көтеп яткан керләрне үтүкләп өйдем. Хәл бетте тәмам. Юк, бу юлы йөгертмәде ургылган шигырьләр, йә Хода! Шулай ук илһамсыз калдыммыни дип, йөрәгем дерт итеп китте! Әгәр дә бер генә юл да шигырь яза алмасам, ничек итеп яшәргә кирәк! Кухняга чыгып, кәстрүлләргә ябыштым. Шатыр-шотыр — әйтерсең бер башым түгел, биш Нурия кухняда. Бер кәстрүлгә аш салдым, икенчесенә ит куй­дым. Нечкә генә итеп, токмач кистем. Чәйгә дип, төчедән генә коймак пешереп алдым. Шулай әвәрә килә торгач, өч сәгатъ вакыт узып та киткән.

Берзаман шаулашып гөрләшеп, кызарынып, карга ман­чылып, ике малаен ике якка асып, ир дә кайтып керде.

Берсен берсе бүлеп, алар таудагы хәлләрен сөйләргә тотындылар:

—  Их, син генә бармадың, әнкәсе!

—  Тау ясадык, әни! Сикәлтәле тау! Андагы рәхәтлек!

—  Әни! Әти ике тапкыр егылды, мин бер генә тап­кыр!

—  Әни! Солтан бер генә дә еламады, борыны да ко ры!!

Олы улым шулай дигәч,   кыяфәтләренә карап,   кү­ңелләрем дә нечкәреп китте. Күпме кирәк безгә, боры­ны коры дигәнгә дә дөньялар икенче булып күренә башлый.

—  Ярый, ярый, бик шәп булган. Итекләрне корыга, ә үзегез марш өстәл артына, аш суына.

—  Әтисе, балаларны ашат та берсен йокларга сал, икенчесен дәрескә утырт, яме. Ә мин тиз генә өстәлемнең, язмаларымның хәлен белим әле...

—   Бар, карчык, бар... Малайлар! Т-сс... Әниебез шигырь яза... — дигән булды әтиләре, беркайчан андый сүзне әйтмәгәнне.

Мин һәр гаилә өчен гадәти булган хәлләрне Нурия авызыннан рәхәтләнеп, бер маҗара кебек тыңладым. Та­лантлы кеше белән аралашканда, күңелдә ниндидер рәхәт бер күтәренке тойгылар уяна икән. Шулай инде, иҗат иткән әниләргә беркайда да җиңел түгелдер дигән уй йөгереп узды башымнан. Минем уйларымны ишеткәндәй, Нурия сүзләрен тәмамлап болай диде:

—  Менә шулай, дустым. Җиңел түгел шагыйрь булу­лары. Тик менә шагыйрь булмаганнар ничек яши икән дисең дә, малайлар да алай ук елак булып тоелмый, ир дә сөйкемле күренә: бәхет шушыдыр дисең. Ярый, сау булып тор, яме. Теге җен малаен табыйм әле. Ул почмак­та торган арада, берәр шигырь язып булмасмы...

—  Сау бул, Нурия... Уңышлар сиңа!

Шагыйрь кеше өчен ике бала үстерү ничә китапка тора икән? Малайларың да китапларың кебек талантлы, миһербанлы булсыннар... Нурия дустым.

Нәзифә Кәримова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: