Җиләк кыйссасы
Җиләклеккә килеп чыгу белән чиләгемне бер читкә куеп, җиргә капланып диярлек, җиләк ашый башладым.
Минем иң яраткан ризыгым — токмач ашы. Әнием бик тәмле пешерә шул. Әни пешергән өчпочмак, бәлеш, кыстыбыйны да бик яратып ашыйм. Бәлешкә, өчпочмакка бәрәңге дә әрчеп куям. Мин әнинең бердәнбер булышчысы бит. Сеңелкәшем әле бик кечкенә. Аны тәрбияләргә дә, елаганда юатырга да өлгерәм. Ә инде җиләк-җимешкә килгәндә урман аланында, тау итәгендә үскән җир җиләген яратам. Җәй көне җир җиләгенә әти белән йөрибез. Арып-талып, туйганчы җиләк ашап кайтам мин әрәмәнең тау итәгеннән. Җиләклекләрне күз йомып та таба алам. Менә быел да әти белән җиләккә барырга җыендык.
Быел җир җиләге бик күп дип сөйлиләр. Әни дә, шуны әйтеп, безне канатландырып җибәрде.
— Илшат, син зур егет бит инде, әтиеңнән калышма, тырышып җый, — диде әни чиләк биргәндә.
Пар чиләкләрне машинага урнаштырып, әти белән җиләккә киттек. Бик иртә иде әле, кояшның ал нурлары тау артыннан сызылып-сызылып күренә. Кояш үзе дә тау артыннан чыгыйммы, юкмы дип икеләнеп тора кебек. Хыяллар зурдан. Бала-чага түгел, егет күрке, исәп, әтидән дә уздырып җиләк җыю. Планым шундый зурдан иде. Тау битенә килеп җиткәндә ул план каядыр очып, юкка чыкты. Җиләклеккә килеп чыгу белән чиләгемне бер читкә куеп, җиргә капланып диярлек, җиләк ашый башладым. Ашыйм да ашыйм, үзем туйган да кебек — күз туймый. Күр, нинди эреләр, сусыллар, берсеннән берсе тәмлерәк! Яныма әти килеп чыккач, айнып киткәндәй булдым. Чиләгемнең төбе дә күмелмәгән иде. Кай арада әти шулкадәр җиләк җыйгандыр, башка сыймый! Нинди җитез ул!
— Ашап туеп булмыймы, улым? —дип сорап куйды әти.
— Туеп киләм. Хәзер сине куып җитәм, узып та китәм, — дип әтине көлдереп алдым.
Ә соң нишләргә иде миңа? Чиләгем буш дип елап утырып булмый. Җиләкне хәзер карынга түгел, чиләккә җыям. Ничек кенә тырышсам да, әтигә җитеп булмаячак.
— Кайтырга вакыт, — диде әти бераздан, кояшка карап. — Бик кыздыра башлады, башка эссе сукмасын.
Минем җиләк чиләкнең яртысына да җитмәгән, ләкин әтигә каршы сүз әйтмәдем. Җиләк җыю теләге юк иде инде. Тизрәк, кызу башка сукканчы, кайтып китәргә. Әти белми әйтмидер. Шулчак, шаярган булып :
— Минем җиләк бигрәк аз, әллә җиләгеңнең беразын минекенә авыштырабызмы? — дидем, елмаеп.
— Юк инде, улым, алдашу була ул, — диде әти.
Мин әти белән килештем: чынлап та алдашу була. Мин ялганчы түгел бит. Әни дә: «Ялганчыдан кояш та бизә», — дип гел искәртеп тора.
Ничек бар, шулай калсын. Әти белән килешсәм дә, кәефем төште. Әнигә ни диярмен? Бик оят иде миңа. Әнисе, егетең җиләкне ашый гына белә, җыя белми, дияр инде әти. Баш эшләмәде, башта чиләккә җыясы булган. Шундый уйлар белән өйгә кайтып җиткәнне сизми дә калганмын. Әти машинадан үзенең чиләген алды да миңа сузды.
— Бар, әниеңә бир, улым, — диде ул.
Үзе минем чиләкне кулына алды. Әни безне сүзсез дә аңлады булса кирәк. Алар бер-берсенә карап бик серле елмаештылар. Әти миңа күз кысып куйды. Җиләк тулы чиләкне күтәреп керү рәхәт иде миңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев