Җил һәм Кадыйр
Кадыйр бүген җил белән узышырга булды. Нигә җил белән дисезме? Чөнки авылда Кадыйр уза алмаган малай инде калмады.
Җилне узу җиңел булмасын белә Кадыйр. Шуңа күрә чаңгысын яхшылап майлады, җиңелчә киемнәр сайлады. Курткасы өстеннән ни өчендер әнисенең ишегалдында киеп йөри торган халатын да элде.
Халат озын иде, итәге кардан сөйрәлә. Җил моны күреп куанды. «Кадыйр болай озак баралмас, итәгенә абынып егылыр», — дип уйлады.
Авылны чыкканчы, алар тигез бардылар. Тигез дип, җил малайның, әле алдына, әле артына төшеп, аякларын кыздырды. Ярыш башында ук узасы, бу кызыкны тиз генә бетерәсе килмәде бугай аның.
Тау менгәндә, Кадыйр калышты. Ул тау итәгеннән күтәрелгәндә, җил, сызгыра-сызгыра, тау башына менеп җитте, көтеп арыгач, кабат төште, кабат урап менде. Ниһаять, тирләп-пешеп, Кадыйр да тау башына җитте. «Хәзер ул ял итеп алыр, көрткә утырыр, ә мин аны кар белән күмәрмен», — дип уйлады җил һәм куанычыннан бөтерелеп алды.
Ял итү Кадыйрның уенда да юк иде: тауның түбәсенә менеп җитүгә, икенче очыннан выжт итеп төшеп тә китте. Җил аның артыннан йөгереп тә, сикереп тә, мәтәлчек атып та карады тик куып җитә алмады.
Авылның икенче башына терәлгән тау итәгендә генә тигезләштеләр. Инде урамга барып керергә дә күп калмады. «Хәзер юл тигез, күз ачып йомганчы узам», — дип уйлады җил һәм алга ыргылды. Кадыйр, шуны гына көткәндәй, халатын салып җилкән ясады да беренче булып авылга керде.
— Хәрәмләште! — дип выжылдады җил. Мине җилкәненә җигеп җиңде!
Әмма Кадыйрны күккә чөйгән малайлар аны ишетмиләр иде инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев